Татарстанда чуаш халык иҗаты фестиваленә заявкалар кабул ителә
Фестивальдә катнашучыларга чуаш халык җырларын, такмакларын, авторлык композицияләрен башкарырга тәкъдим итәләр.Татарстанда 9 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында узачак чуаш халык иҗаты фестиваленә за...
Татарстанда 9 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында узачак чуаш халык иҗаты фестиваленә заявкалар кабул итү башланды. Фестивальдә катнашучыларга чуаш халык җырларын, такмакларын, шулай ук авторлык композицияләрен башкарырга тәкъдим итәләр, дип хәбәр итә Халыклар дуслыгы йортының матбугат хезмәте.
Оештыручылар фестивальдә теләге булган төрле милләт халкы катнаша ала, дип белдерәләр. Аерым башкаручылар да, халык уен кораллары оркестрлары да, катнаш ансамбльләр дә, шулай ук такмакчы солистлар һәм халык иҗаты вокаль группалары да фестивальдә үз осталыкларын күрсәтә ала.
Добавить комментарий