Татарстанда җәмәгать транспортында QR-кодларны ничек тикшерәчәкләр?
Татарстанның җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү башлана. Шәһәр, шәһәр яны һәм муниципальара транспорт тикшереләчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Covid-19га каршы көрәш буе...
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, пассажирлар җәмәгать транспортына керү өчен кәгазь яки электрон QR-код яки медицина күрсәтмәләре булу турында QR-код куллага ала, аны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хэзерше вакытты әзерли.
Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, җәмәгать транспортына керү өчен, кәгазь QR-кодлар да, электрон кодлар да ярарга тиеш. Пассажирлар КФҮ аша кәгазь белешмәләр ала алалар, шуңа күрә татарстанлылар транспортка кергән вакытта кыенлыклар белән очрашырга тиеш түгел.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов, кирәк булса, пассажир ташучыларга QR-кодларны тикшерү өчен техник чаралар сатып алу өчен субсидияләр биреләчәк, дип белдерде. Ә оператив штаб хәбәр иткәнчә, пассажирлар агымы кимү очрагында, ташучылар өчен субсидияләр каралган.
QR-кодларны пассажирлар җәмәгать транспортына утырыр алдыннан пассажир йөртүчеләр үзләре тикшерәчәк.
Шулай ук хәзерге вакытта РЖД һәм Росавиация адресына төбәкара ташуларга QR-кодларны кертү мөмкинлеге турында мөрәҗәгать әзерләнгән.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-11-2021/tatarstanda-m-gat-transportynda-qr-kodlarny-nichek-tiksher-ch-kl-ren-s-yl-del-r-5842932
Добавить комментарий