Татарстанда полилингваль белем бирү комплекслары бюджет акчасына төзеләчәк
Татарстанда булдырылачак алты полилингваль белем бирү комплексы республика бюджеты хисабына төзеләчәк. Бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтиме...
“Бу бюджет акчалары булачак. Һәр комплекс буенча суммалар исәпләнә. Болгар белән Зөяне торгызганда, безгә зур компанияләр дә ярдәм итте. Үз теләге белән булышырга теләүчеләрдән ярдәм кабул ителәчәк”, - диде Минтимер Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, ничек кенә булмасын, бу “оттырышсыз вариант”. Яңа белем бирү системасын төзегәндә, моңа кадәр җитмәгән корылмалар сафка басачак. Комплекста балалар бакчасы җитмәсә, я мәктәпкә капиталь ремонт кирәк булса – беррәттән шушы мәсьәләләр дә хәл ителә.
Казанның 165 нче мәктәбе базасында булдырылачак система “Адымнар – к знаниям и согласию” дип исемләнгән. Башлангыч сыйныфлар өчен биредә тагын өстәмә 800 урынлык янкорма төзелеше ниятләнә. Бондаренко урамында исә, интернат белән бергә урта сыйныфлар өчен уку бинасы сафка бастырылачак.
Яңа биналар Казанда төзелгән яңа мәктәпләр проекты нигезендә салыначак. Минтимер Шәймиев узган елда ачылган 183 мәктәп проекты белән танышкан.
Минтимер Шәймиев, шулай ук, полилингваль белем бирү системасы буенча эшләячәк биш балалар бакчасы билгеләнгәнен әйтте.
"Татар-информ"
Добавить комментарий