Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда сайлауда онлайн һәм почта аша тавыш бирү булмый

Татарстанда сентябрьдә узачак сайлауда электрон рәвештә һәм почта аша тавыш бирү ысулы кулланылмаячак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Т...



Татарстанда сентябрьдә узачак сайлауда электрон рәвештә һәм почта аша тавыш бирү ысулы кулланылмаячак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.




«Электрон тавыш бирүгә карата бәхәс бара. Бүген бу тәҗрибә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе территориясендә генә кулланылуын расладылар», — дип сөйләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.




Андрей Кондратьев фикеренчә, Татарстанга киләчәктә дистанцион электрон тавыш бирүне үткәрү мөмкинлегенә әзерләнергә кирәк. «Без электрон тавыш бирүдән баш тарта алмыйбыз. Бу сайлау системасының киләчәге. Ягъни мондый мөмкинлек каралырга тиеш. Бу хәзерге эпидемиологик хәлгә бәйле, ул тавыш бирүнең куркынычсыз ысулы», — дип ачыклык кертте ул.




Бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын һәм җирле советлар депутатларын сайлаулар узарга тиеш. Шулай ук Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар планлаштырылган.



"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: