Татарстанда спорт мәктәпләре үз эшләрен яңарталар
Татарстанда бүгенге көннән барлык спорт мәктәпләре дә яңадан эшли. Бу хакта Чирәмдәге хоккей үзәгендә узган күчмә брифингта ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.Спорт мәктәпләрен ачу турындагы...
Спорт мәктәпләрен ачу турындагы документка бүген имза салынды. «Бүгенге көннән республиканың барлык спорт мәктәпләре, барлык таләпләрне үтәп, үз эшләрен башлап җибәрә. Бу күптән көтелгән яңалык, яшь буын өчен бик мөһим. Ата-аналар без бу карарны кайчан кабул итәрбез дип кызыксынды», - дип сөйләде Владимир Леонов.
Министр сүзләренчә, спорт мәктәпләрен ачу турындагы карар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән килештерелгән, барлык учреждениеләр тикшерү узган.
KZN.RU
Добавить комментарий