Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алдынгы районнар – исемлек

Бөртеклекләрнең иң зур уңышы – Буада.2017 елда үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алдынгы районнар мәгълүм. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте әзерл...


Татарстанда үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алдынгы районнар – исемлекБөртеклекләрнең иң зур уңышы – Буада.





Зәй районы – уртача уңыш гектарыннан 49,9 центнер, 190 мең тонна ашлык җыеп алынган; сөт җитештерү күләменең актив үсеше күзәтелә;
Буа районы – бөртеклекләрне иң күп күләмдә суктыручылар – 200 мең тоннадан артык, уртача уңыш гектарыннан 37 центнер;
Сарман районы – 190 мең тоннан икмәк җыеп алынган, гектар уңышы – 44,4 центнер;
Тәтеш районы – 172 мең тонна ашлык җыеп алынган, гектар уңышы – 40,3 центнер;
Актаныш районы – 172 мең тонна икмәк, гектар уңышы – 39,1 центнер;
Нурлат районы – 145 мең тоннан икмәк, гектар уңышы – 46,1 центнер;
Балык Бистәсе районы – яхшы динамика – 156 мең тонна. Бу иң югары күрсәткечле 1997 елдан 11 мең тоннага артык;
Кукмара районы – районнар арасында сөтнең тулай җыемы буенча лидер;
Әтнә районы – савым көтүенең югары нәтиҗәлелеге;
Саба районы – сөт терлекчелеге тармагында югары инновацион активлык;
Балтач районы – нәселле хуҗалыклар саны буенча лидер – 18 берәмлек;
Мамадыш районы – мөгезле эре терлек итен җитештерү күләме арту тизлеге зур булуы белән аерылып тора;
Әлки районы – сөт җитештерү югары тизлек белән арта.
“Татар-информ”
Фото: Рамиль Гали

Добавить комментарий

Тема номера