Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионаты ноябрьдә була

Татарстанда "Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)" төбәк чемпионаты ярышлары 14–16 ноябрьдә була. Бу турыда  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.Чемпионат олы яшьтәге...

Татарстанда "Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)" төбәк чемпионаты ярышлары 14–16 ноябрьдә була. Бу турыда  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чемпионат олы яшьтәгеләр категориясендә 83 компетенция буенча һәм "WorldSkills Junior" категориясендә 51 компетенция буенча узачак.
2018/2019 чемпионат циклында "Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)" төбәк чемпионатын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов уздырган.
Казан педагогия көллиятенә республиканың министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, WorldSkills хәрәкәте үсешендә катнашучылар,  WorldSkills төбәк координация үзәге вәкилләре төбәк чемпионатының төп экспертлары һ.б. җыелды, диелгән әлеге хәбәрдә.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: