Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда “Хәтер вахтасы” ачылды

Мәңгелек утка чәчәкләр кую алдыннан яшьләр агитбригадасы бөтен республиканы урап чыккан.Казанның Җиңү паркында республикакүләм “Хәтер вахтасы” ачылды. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыл...

Мәңгелек утка чәчәкләр кую алдыннан яшьләр агитбригадасы бөтен республиканы урап чыккан.Казанның Җиңү паркында республикакүләм “Хәтер вахтасы” ачылды. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә шәһәр яшьләре Мәңгелек утка чәчәкләр куйды. Акция алдыннан республика буйлап агитбригадалар узган.
Февраль башыннан Татарстан районнарының күпчелегендә әдәби-музыкаль кичәләр, тарихи реконструкция һәм күргәзмәләр уза. Кайбыч, Апас, Буа һәм Тәтеш муниципалитет җирлекләрендә Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм күрсәтү җәмгыятенә (ДОСААФ) 90 ел туу уңаеннан “Хәтер маршы” уздырылган. Бүген “Хәтер вахтасы”нда бөтен Россиядән эзләнүчеләр ─ Россиянең беренче илкүләм студент эзләү отрядларының кырыктан артык катнашучысы ─ җыелды.
"Без бүген Татарстан Республикасының, төп мәйданы, төп паркы ─ Җиңү паркында ─ басып торабыз. Бү искиткеч исем безгә тиздән яз башланачагын, димәк, бөек бәйрәм ─9 май бәйрәме ─ җитәчәген әйтеп тора. Без барыбызда аны экспедициядән соң бәйрәм итәчәгебезне беләбез. Бик тиздән без ирешкән уңышларыбыз белән горурланачакбыз. Торгызылган солдат, табылган медальон белән, төзекләндерелгән һәйкәл белән горурланачакбыз. Безнең өстә зур җаваплылык ята, һәм мин бүген монда басып торган һәркем бу җаваплылыкны аңлый һәм аны үзенә алырга әзер икәненә ышанам”,─ дип сөйләде Казанга әлеге чарага кайткан “Россиянең эзләнү хәрәкәте”нең җитәкчесе Елена Цунаева.
"Бүген без традиция буенча нәкъ менә монда ─ Советлар Союзы Каһарманнары арасында ─ республиканың “Хәтер вахтасы”на старт бирәбез. Бу матур традициягә әйләнде, монда бөтен республикадан эзләнү отрядлары киләләр, бу көн шактый авыр, әмма бик кирәкле эзләнү эшләренә башлангыч булып тора. Сезнең бихисап экспедицияләр планлаштырылган, сезнең хезмәт, сезнең түземлек һәм профессионаллыктан тагын күпме сугышта катнашканнарның исемнәрен тергезүебез тора”,─ дип мөрәҗәгать итте акциядә катнашучыларга Россия Федерациясенең Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев.
Республикада тантаналы җыелышларның төп “этәргечләре” булып традицион рәвештәТатарстанның эзләнү хәрәкәте тора. Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Аксубай милләтпәрвәр клублары тырышлыгы белән үрнәк чыгышлар һәм эзләнү экспедицияләре салоннары ачылуы дәвам итә.
Автор: Ольга Голыжбина
Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера