Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанның иң яхшы экогаиләсенә Кырымга юллама тапшырачаклар

Татарстанда санитар-экологик икеайлык һәм «Экоязщ – 2021» республика акциясе старт ала. Кыш буена тупланган чүп-чардан территорияләрне чистарту көчәйтелгән режимда үткәреләчәк. Быелгы сезон яңалыгы бу...

Татарстанда санитар-экологик икеайлык һәм «Экоязщ – 2021» республика акциясе старт ала. Кыш буена тупланган чүп-чардан территорияләрне чистарту көчәйтелгән режимда үткәреләчәк. Быелгы сезон яңалыгы булып республика югары уку йортлары тулай торакларында калдыкларны аерым җыю буенча конкурс һәм «Иң яхшы экоишегалды» номинациясе торачак. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Ел саен үткәрелә торган «Экояз» конкурсы ике этапта – район этабы, 1-нче апрельдән 14-нче майга кадәр, республика этабы 15-31-нче майда узачак. Аңа гади кешеләр, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләр кушылырга мөмкин.
Татарстанда экологик акция нәтиҗәләре буенча табигатьне саклау чараларында барысыннан да актив катнашкан балалар бакчасы, мәктәп, гаилә, предприятие, муниципаль берәмлек һәм беренче тапкыр ишегалды билгеләнәчәк. Моннан тыш, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен «Халык контроле» системасы ярдәмендә законсыз чүплекләрне фотофиксацияләү буенча акция башлап җибәрәчәкләр.
Район һәм республика этапларында җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, алар арасында – акустик колонкалар, химик һәм туристик җыелмалар, теннис өстәле, уен модуле. Иң яхшы экогаиләгә Кырымга юллама тапшырачаклар. Конкурсның барлык нечкәлекләре ТР Экология министрлыгы сайтында 1-нче апрельдә бастырылачак.
Ике айлык чорында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе СанПинның контейнер мәйданчыкларын төзекләндерүгә һәм карап тотуга, каты көнкүреш калдыкларын чыгару ешлыгына, җитештерү калдыкларын эш итүгә, гомуми файдалану территорияләрен карап тотуга, урамнарны кышкы җыештырудан барлыкка килгән калдыкларны (кар) эш итүгә, каты көнкүреш калдыклары полигоннарын төзекләндерүгә һәм эксплуатацияләүгә, аларга якын территорияләрне карап тотуга карата актуальләштерелгән таләпләрен куллана башлаячак.
Александр Шадриков искә төшергәнчә, 2020 елда Татарстанда санитар-экологик икеайлык вакытында 3 меңнән артык хокук бозу ачыкланган һәм бетерелгән, административ хокук бозулар турында 1 меңнән артык беркетмә төзелгән. 5 млн сумнан артык суммага штрафлар салынды. 1 меңгә якын рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган, ике айлык ахырына аларның 96%-ы юкка чыгарылган. Узган ел җыештыруда 156 мең кеше катнашты, чаралар гражданнар күпләп җыелмыйча үткәрелде. Каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 500 мең куб метрдан артык калдыклар чыгарылган, 1 миллионнан артык агач һәм куак утыртылган.
«Республиканың бай табигый мирасы бар - бездә 1 млн гектардан артык урман, 500 мең гектар махсус саклана торган табигать территорияләре, 36 меңнән артык су объекты бар. Бу безгә ял итү өчен уңайлы шартлар тудыра, – дип билгеләде Александр Шадриков. – Әлбәттә, комфорт кешенең даими булу урыннарында – шәһәрләрдә һәм авылларда да булырга тиеш. Көн саен 40 мең км озынлыктагы тармакланган юлларның гаять зур челтәре буйлап хәрәкәт итәбез. Болар барысы да сезнең белән безнең уртак йортыбыз, анда без чисталыкны сакларга тиеш».
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: