Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татфондбанк банкрот дип танылды

Вакытлы администрация исәпләвенчә, Татфондбанкның бурычы 189 миллиард сумны тәшкил итә.Татарстанның Арбитраж судында Татфондбанкны банкрот итеп тану эшен карау узды. Россия Банкы дәгъвачы буларак чыгы...

Вакытлы администрация исәпләвенчә, Татфондбанкның бурычы 189 миллиард сумны тәшкил итә.


Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы судка үз вәкилләрен җибәрмәгән, алар югында эшне карауны үтенеч язуы җибәреп чикләнгән. Эшкә өченче зат буларак катнашу гаризасын Үзәк Банк вәкилләре кире каккан, чөнки закон нигезендә, бер якта да өченче затлар булу каралмаган.
Россия Банкы вәкиле үз чыгышында банкның лицензиясе законны бозу сәбәпле алынганын белдерде. Вакытлы администрация тикшерүләр уздырган һәм идарәнең хәлсезлек билгеләрен ачыклаган. Вакытлы администрация исәпләвенчә, Татфондбанкның бурычы 189 миллиард сумны тәшкил итә. Җитешмәгән милек 118 миллиард сум, банк активларының чын бәясе 27 миллиард 784 миллионны тәшкил итә, дип сөйләделәр Үзәк Банк вәкилләре.
Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы, Россиянең Үзәк банкы һәм банкның вакытлы администрациясе Татфондбанкны бердәм карар белән банкрот дип таныдылар һәм Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгын конкурс идарәчесе итеп билгеләделәр.
«Бурычлыны банкрот итеп танырга һәм конкурс производствосы ачарга», диелә суд карарында.
Татфондбанкны банкрот итеп тану Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы иминиятенә кермәгән кредиторлар, закон нигезендә, чират буенча акчаларын алачак дигәнне аңлата. Исегезгә төшерәбез, Россия Үзәк Банкы 30 мартта банк кредиторларына таләпләр кабул итүне башлау турында игълан итте.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: