Төбәкләрдә хрущевкаларны юк итү дәвам итәчәк
Түрәләр авария хәлендәге тораклардан кешеләрне күчерү буенча яңа программа әзерли.Мәскәүдә алдан игълан ителгән биш һәм тугыз катлы хрущевкаларны җимерү программасы Россиянең башка төбәкләренә дә тара...
Яңа программаны башлау идеясен хөкүмәт тә хуплаган. Вице-премьер Дмитрий Козакның матбугат сәркатибе Илья Джус белдерүенчә, хәзер төбәкләрдә авария хәлендәге тораклардан халыкны күчерү программасын дәвам итү мәсьәләсен караячаклар.
— Төрле вариантлар карала, ләкин соңгы карар кабул ителмәде әле, - дип ачыклык керткән ул.
Кешеләрне икенчел базардагы торакка яки коммерцияле булмаган найм буенча фатирларга күчерү ихтималы карала. Бу мәсьәлә күптән түгел төзелгән эшче төркем тарафыннан хәл ителәчәк.
Игорь Шпектор аңлатуынча, программаны дәвам итү буенча соңгы карарны, 4 майда Дәүләт Советында, 2012 елда башланган авария хәлендәге тораклардан кешеләрне күчерү программасына йомгак ясаганда, России президенты Владимир Путин кабул итәчәк.
«Татар-информ»
Добавить комментарий