Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Туган тел ул – безнең әманәт

Туган тел ул – безнең әманәт

Илсөяр Иксанова, шагыйрә:- 90нчы елларда Республикабызның мөстәкыйльлеген саклап калуга ирешкәч, инде безнең балаларыбызга да туган телен яклап көрәшергә туры килер, дип уйламаган да идек. Мәскәүнең б...

26 октября 2017

Илсөяр Иксанова, шагыйрә:
- 90нчы елларда Республикабызның мөстәкыйльлеген саклап калуга ирешкәч, инде безнең балаларыбызга да туган телен яклап көрәшергә туры килер, дип уйламаган да идек. Мәскәүнең бу коточкыч мәкерле сәясәте. Федераль дип саналган дәүләттә халык саны ягыннан икенче урында торган милләтнең телен юк итүгә керешүне берничек тә аңлап булмый. Чынлыкта, әгәр Россия федератив дәүләт икән, татар теле Россиядә дәүләт теле булырга тиеш. Ә монда үзебезнең Татарстанда да ана телен укытуны тыймакчылар. Ата-ананың ризалыгы белән, дигән абсурд тәкъдим. Нигә башка предметларны да ата-ана сайлау хокукына куймыйлар? Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен киметү һ.б. ташламаларга бару – туган телебезне икенче сортлы дип тануны аңлата. Рус булмаган милләтләргә каршы коточкыч сәясәт бара. Төп законнарны, РФ һәм РТ Конституцияләрен бозып. Башта – телен, аннан республикаларны бетерәчәкләр, аннан инде – үзегез беләсез – 500 ел элек без аны күрдек... Бер дәүләт, бер тел, бер дин – максатлары анык.
Шуңа күрә бүген чигенергә ярамый. Бирмик телебезне!
%d0%bd%d0%b0-%d1%81%d0%b0%d0%b9%d1%82
***
Урамнарга чыгар юлыбыз юк,
Урамнарны безнең алдылар.
Мәйданнарга чыгып сүз әйтергә
Хакыбыз юк. Табу салдылар.
Инде телебезне алмакчылар.
Дәшми калырбызмы тагын да.
Тукаебыз ялгыз калырмыни
Туган телебезнең сагында?
Йә, кем Тукай яклы?
Кил бу якка!
Бас син чыгып Тукай ягына!
Ана телен яклыйк! –
Кеше булып
Калырбыз без тик шул чагында.
Туган тел ул – безгә әманәт.
Әманәткә итмик хыянәт!

Добавить комментарий

Тема номера