Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ураза бәйрәме көнендә Казанда җәмәгать транспорты иртәнге 5.00 сәгатьтә эшли башлаячак

Иртәгә, 4-нче июнь көнне, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу көнне бәйрәм чаралары иртәнге 6.30 сәгатьтә шәһәр мәчетләрендә вәгазь белән башланачак. Мәчетләр аша узучы җәмәгать транспорты...

Иртәгә, 4-нче июнь көнне, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу көнне бәйрәм чаралары иртәнге 6.30 сәгатьтә шәһәр мәчетләрендә вәгазь белән башланачак. Мәчетләр аша узучы җәмәгать транспорты маршрутлары 5.00 сәгатьтән эшли башлаячак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров.
Бүген мөселманнар өчен изге Рамазан аеның соңгы көне җитте, ай дәвамында мөселманнар ураза тота. Ай ахырында дин тотучыларны исламда иң төп һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме көтә. ТР Президенты Указы нигезендә, республикада 4-нче июнь бәйрәм ял көне булып тора, дип искәртте И.Шакиров.
«ТР мөселманнары Диния Нәзарәте шәһәр мәчетләрендә бәйрәм чаралары иртәнге 6.30 сәгатьтә вәгазь белән башланачагын билгеләде, - дип сөйләде И.Шакиров. - Хокук саклау органнары бәйрәм үткәрү урыннарында җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны да кабул итәчәк».
Исегезгә төшерәбез, Казанда бәйрәмнең төп мәйданчыгы Галиев мәчете булачак. Биредә 6.30 сәгатьтә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында бәйрәм вәгазе башланачак. Шулай ук Ураза бәйрәме көнендә Казанның Горький исемендәге паркында «Рамазан Фест» гаилә бәйрәме узачак.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: