Урып-җыю эшләре иң күп мәйданда башкарылган районнар билгеле — исемлек
Республикада кайбер районнарда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Мисал өчен, 6 снтябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Чистай районында тиешле мәйданның – 82 проценты, Лениногорск, Сабада – 81әр пр...
Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, быел районда комбайн парклары яңартылмаган диярлек. Әмма табигать шартлары уңай булганда, һәр көнне тиешенчә файдалансаң, эш бара, ди идарә җитәкчесе. Аның фаразлавынча, яңгыр яумаган очракта, Сабада 10 сентябрьләргә урак тәмамланачак.
Сабалар уракны тәмамларга җыенса, Бөгелмә һәм Менделеевскида күрсәткечләр 67шәр процент кына тәшкил итә. Яшел Үзәндә тиешле мәйданның 66 процентында урып-җыю эшләре азагына якынлашкан. Югары Осланда – 59 процент, иң азы Кама Тамагында – 55 процент территориядә эш тәмам.
Республика буенча барлыгы 1554,1 мең гектар мәйланда урып-җыю эшләре башкару планлаштырылган иде. Тиешле мәйданның 74 процентында ашлык җыеп алынган.
“Татар-информ”
Добавить комментарий