Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Усинск белән Ухтада татар һәм башкортларның яңа милли-мәдәни автономияләре оешты

Коми Республикасының Усинск һәм Ухта шәһәрләрендә татар һәм башкортларның яңа милли-мәдәни автономияләре оешты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.Усинскидагы автономиягә «Болга...

Коми Республикасының Усинск һәм Ухта шәһәрләрендә татар һәм башкортларның яңа милли-мәдәни автономияләре оешты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Усинскидагы автономиягә «Болгар» (татар оешмасы) һәм «Курай» (башкорт оешмасы), ә Ухтадагы мохтарияткә «Бердәмлек» һәм «Курай» дигән исемнәр бирделәр.
Усинск татар милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп Гөлфирә Бәдретдинова билгеләнде. Ул бер үк вакытта Коми Республикасы татар һәм башкорт милли-мәдәни мохтарияте Советын да җитәкли. Рәсимә Заһретдинованы башкорт милли-мәдәни мохтарияте рәисе итеп сайладылар.
Ухтада исә Ләлә Потапова – татар, ә Зөһрә Галимова башкорт милли-мәдәни мохтарияте рәисе итеп билгеләнде.
«Усинск белән Ухтада җирле автономияләр оештыру татар һәм башкорт халыкларының милли гореф-гадәтләрен үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк, республикада яшәүче төрле халыкларның үзара бәйләнешен ныгытуга өлеш кертәчәк», - диде төбәкнең милли сәясәт министры Галина Габушева.
2010 елгы мәгълүматлар буенча, Коми Республикасында 10779 татар һәм 2333 башкорт яши.
 
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: