Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Үзара салым буенча референдум авыл халкының тормышын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк

Үзара салым буенча референдум Татарстан авылларында яшәүчеләргә инде 2019 елда ук үзләрен борчыган проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин...

Үзара салым буенча референдум Татарстан авылларында яшәүчеләргә инде 2019 елда ук үзләрен борчыган проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Референдум гражданнарга барыннан да элек үз позициясен белдерергә, авылда яшәү шартларын яхшырту өчен беренче чиратта нәрсәләр эшләргә кирәклеге турындагы сорауга җавап табарга мөмкинлек бирә», - дип искәртте Гобәйдуллин.
Аның сүзләренчә, үзара салым ярдәмендә республика авылларында юллар ремонтланган, парклар, балалар мәйданчыклары һәм тротуарлар тәртипкә китерелгән, су белән тәэмин итү яхшыртылган һ.б. күп кенә эшләр башкарылган.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера