Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Үзбәкстан татарлары – Казанда

Үзбәкстан татарлары – Казанда

Бүген Казанга Үзбәкстаннан 17 милләттәшебез килде. Алар атна дәвамында Татарстан белән танышып, халыкка концертлар күрсәтәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев...

18 октября 2016

Бүген Казанга Үзбәкстаннан 17 милләттәшебез килде. Алар атна дәвамында Татарстан белән танышып, халыкка концертлар күрсәтәчәк.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев сөйләвенчә, соңгы елларда конгресс төрле төбәкләрдә, илләрдә яшәп иҗат итүче сәнгать коллективларын Казанга китертеп, аларны Татарстан тамашачысы белән очраштыру өлкәсендә дә эшчәнлек алып бара.
Үзбәкстан татарларының иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин сөйләвенчә, аларда 300 мең татар яши, шуларның 70 проценты – өлкәннәр, калганнары – яшьләр. Әмма яшь буын татар телен, кирәксез дип, өйрәнергә әллә ни ашкынып тормый. Шуңа да карамастан Үзбәкстанның дәүләт радиосында атнага өч тапкыр ярты сәгатьлек “Бәллүр чишмә” тапшыруы эфирга чыга. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйхан Мәннапова әзерли. Ул журналистларга җырлы күчтәнәчен дә ирештерде.
Үзбәкстаннан килгән милләттәшләребез үз чыгышлары белән Арча, Әтнә халкын сөендерәчәк. Казанлылар тамашаны 21 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә К.Тинчурин театрында күрә ала.
Автор: Линар Закиров

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: