V Республика ифтары 15 июньдә Казан теннис академиясендә узачак
Бу көнне бирегә 10 000 мөселман килүе ниятләнә.Республика ифтарының традицион үткәрү мәйданы булган 15 мең кеше сыйдырышлы “Казан- Арена” стадионы июнь аенда Конфедерацияләр кубогын кабул итә һәм бу м...
Бу көнне бирегә 10 000 мөселман килүе ниятләнә.
Шунлыктан, быел V Республика ифтары 15 июньдә Казан теннис академиясендә оештырылачак. Бу көнне бирегә 10 000 мөселман килүе ниятләнә. Дини чараны Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе оештыра. Программада мөнәҗәтләр башкару белән концерт, күмәк намаз каралган.
Искәртеп үтик, 2013 елдан Татарстан зыялылары һәм дин кардәшләр өчен масштаблы ифтар үткәрү традицион чара булып тора. Ифтарда күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятимнәр, мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм социаль яклау тиешле башка кешеләр катнаша.
“Татар-информ”
Добавить комментарий