Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Васил Шәйхразиев: Татарстанның уңыш нигезенә таянып, алга барырга кирәк

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Казанның 3нче гимназиясендә урнашкан 54нче сайлау участогында тавыш бирде. ТР вице-премьеры инануынча, булган «уңыш нигезенә» таянырга кирә...

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Казанның 3нче гимназиясендә урнашкан 54нче сайлау участогында тавыш бирде. ТР вице-премьеры инануынча, булган «уңыш нигезенә» таянырга кирәк.
«Һәрбер сайлау – ул күпмедер дәрәҗәдә узган вакытка бәя бирү дә. Һәм иң мөһиме – перспектива. Республиканың булган базасы, уңыш нигезенә таянып алга барырга һәм лидерлар рәтендә булырга кирәк», - диде Шәйхразиев.

Вице-премьер 2015 елда ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башлануын искәртте. «Бәйрәмгә әзерләнгән вакытта төзелеш эшләрен башкардык, объектларны ремонтладык. Боларның барысы да халык мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләнде. Киләсе биш елга безнең план билгеле, өстәвенә хәзер барысы да халык тыңлаулары аша уза», - дип өстәде ул.
Шәйхразиев фикеренчә, республика Президентын сайлау Татарстан өчен генә түгел, «бөтен татар дөньясы өчен» зур әһәмияткә ия. «Иң мөһиме – битараф булмаска кирәк», - дип сүзен йомгаклады ул.
Сайлауларда 11, 12 һәм 13 сентябрь көннәрендә тавыш бирергә мөмкин. Татарстанда республика Президенты һәм муниципаль депутатлар өчен тавыш бирү, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар уза.
"Татар-информ"
Фото: Салават Камалетдинов
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: