Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Владимир Путин: Казан 2028 елгы Олимпия уеннарын кабул итәргә дәгъва кылырга мөмкин

"Россиянең Олимпиаданы кабул итү өчен көрәшкә кушылу ихтималын кире какмыйм", – диде Россия Федерациясе Президенты.Россия шәһәрләре Мәскәү, Сочи, Санкт-Петербург, Казан 2028 елгы Олимпия уеннарын кабу...

"Россиянең Олимпиаданы кабул итү өчен көрәшкә кушылу ихтималын кире какмыйм", – диде Россия Федерациясе Президенты.


"Мин Мәскәү генә түгел, гомумән, Россия турында сөйләр идем. Илнең башкаласы гына түгел, ә берничә шәһәре җәйге Олимпиаданы кабул итеп алырга әзер. Сочи бар, әлбәттә, ләкин әле Санкт-Петербург та бар, Казанның да Олимпиада уздыруы ихтимал. Әлегә бернинди дә тәгаен гариза белән чыгарга җыенмыйбыз, – дип әйткән Владимир Путин. – Шул ук вакытта Россиянең Олимпиаданы кабул итү өчен көрәшкә кушылу ихтималын кире какмый".

Исегезгә төшерәбез, Казан 2017 елда футбол буенча Конфедерацияләр кубогы, ә 2018 елның җәендә дөнья чемпионаты матчларын кабул итә.



«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера