Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

WorldSkills Juniors бәйгесендә Татарстан егете алтын медаль яулады

WorldSkills Kazan чемпионаты кысаларында узган WorldSkills Juniors бәйгесендә Татарстаннан Ренат Əхмәтшәрипов алтын медаль яулады. Ул "Композитлар технологияләре" компетенциясендә җиңде.Ренат Əхмәтшәр...

WorldSkills Kazan чемпионаты кысаларында узган WorldSkills Juniors бәйгесендә Татарстаннан Ренат Əхмәтшәрипов алтын медаль яулады. Ул "Композитлар технологияләре" компетенциясендә җиңде.
WorldSkills Juniors бәйгесендә Татарстан егете алтын медаль яулады
Ренат Əхмәтшәрипов Казан тикшеренү техник милли университеты студенты. Ул үз компетенциясендә башта вузара, соңыннан региональ этапта җиңү яулап, Россияне халыкара чемпионатта тәкъдим итү хокукына ирешкән иде.
Мәктәп укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирүне максат итеп куйган WorldSkills Juniors юниорлар бәйгесендә 13 илдән 14-16 яшьлек конкурсантлар катнашты.
FutureSkills яшь профессионаллар бәйгесе исә WorldSkills Russia хәрәкәте инициативасы белән үткәрелде, анда 17 ил һәм регионнан, шул исәптән Австрия, Бельгия, Белоруссия, Германия, Һиндстан, Кытай, Сингапур, Россия, АКШ һ.б илләрдән конкурсантлар катнашты.

"Татар-информ"

Фото: Владимир Васильев


Добавить комментарий

Тема номера