Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда Путин белән Медведевның WorldSkills чемпионатына килүен көтәләр

WorldSkills Kazan чемпионатына Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев киләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгы стратегик сес...

WorldSkills Kazan чемпионатына Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев киләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгы стратегик сессиясендә шулай дип белдерде.
«Дмитрий Анатольевич Медведев – ярышларны ачу, Владимир Владимирович Путин чемпионатны ябу тантанасында катнашырга тиеш. Моннан тыш, башка күп кенә министрлар киләчәк», - дип искәртте Миңнеханов.
ТР Президенты шулай ук чарада катнашучыларны һөнәри осталык ярышларына чакырды.
«Форсаттан файдаланып, сезне WorldSkills стандартлары буенча 45нче халыкара чемпионатка чакырасым килә. Эшче һөнәрләрен әзерләү һәм хезмәт кешесе статусы – зур әһәмияткә ия. Россия Президенты моңа гаять зур игътибар бирә», - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов чарада катнашучыларга.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: