Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Саба районы WorldSkills әләмен кабул итте

Быелгы Саба районы Сабан туе WorldSkills һәм WorldSkills Kazan-2019 әләмнәрен кабул итте.“Хөрмәтле сабалылар!. Бүген сезгә WorldSkills әләмен олылау тантанасында катнашу өчен уникаль мөмкинлек бирелә....

Быелгы Саба районы Сабан туе WorldSkills һәм WorldSkills Kazan-2019 әләмнәрен кабул итте.
“Хөрмәтле сабалылар!. Бүген сезгә WorldSkills әләмен олылау тантанасында катнашу өчен уникаль мөмкинлек бирелә. Алкышлыйк әле барыбыз да”,– диде бәйрәмне алып баручы.
Чараны оештыру комитеты вәкилләрен район чигендә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, “Яшьлек” мәдәни-спорт үзәге директоры Динар Маканов каршы алды. Әләмнәр исә шунда ук WorldSkills чемпионатында катнашкан Саба аграр көллияте студентлары кулына күчте.
Сабантуй мәйданына кергәч, флаглар һәр оешма-предприятиедән билгеләнгән вәкилләр эстафетасыннан үтте.
Район башлыгы Рәис Миңнеханов милли бәйрәмдә WorldSkills әләме эстафетасы узуын зур дәрәҗә, киләчәктә дә олы ышаныч буларак бәяләде.
“Һөнәрле кеше – ул бай кеше. WorldSkills кысаларында һөнәрле кешегә игътибар нык арта. Бу өлкәдә районыбызда зур эшләр башкарылды. Казанда 22-27 август көннәрендә узачак 45 нче WorldSkills Эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын исә мөмкинлек булганда барып күрергә кирәк. Бигрәк тә моны киләчәгебез булган балалар күрергә тиеш”, – диде ул һәм WorldSkills Kazan 2019 әләменә Саба гербын беркетте.
Оештыру комитеты тарафыннан аңа чемпионат флаглары эстафетасында катнашучы сертификаты тапшырылды.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: