Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Хәләл индустрия югары тизлектә үсеш кичерә – Линар Якупов

Чуваш Республикасы Батыр районының Шыгырдан авылында җитештерелгән хәләл продукция әлеге индустриядә үзенең ныклы урынын булдырган һәм ул илнең башка төбәк сәүдә киштәләредә пәйда булырга мөмкин. Кичә...

Чуваш Республикасы Батыр районының Шыгырдан авылында җитештерелгән хәләл продукция әлеге индустриядә үзенең ныклы урынын булдырган һәм ул илнең башка төбәк сәүдә киштәләредә пәйда булырга мөмкин. Кичә республиканың Батыр районында “Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары” темасына уздырылган “Шыгырдан сөйләшүе” VII авыл икътисад форумында Хәләл индустрия милли ассоциациясе рәисе Линар Якупов шундый фикер җиткерде.
“Хәләл индустрия югары тизлектә үсеш кичерә. Узган ел базарны өйрәнү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Россиядә хәләл продукция җитештерү белән шөгыльләнгән 500дән артык җитештерүченең махсус сертификация узуы мәгълүм. Аларның саны арта бара. Һәм без продукция илнең һәр төбәгенә дә барып җитсен өчен, масус “чылбыр” булдыру өстендә эшлибез”, – дип сөйләде Линар Якупов.
Аның сүзләренчә, хәләл продукция җитештерүне үстерү юнәлешендә әле беренче адымнар гына ясала. Шуңа да карамастан, бүген бу тармак белән кызыксына торган партнерлар күп, продукциягә ихтыяҗ арта.
“Азия, Якын Көнчыгыш, хәтта Кытай белән элемтәләр ныгыды. Үзләрендә генә түгел, күрше-тирә төбәкләрдә дә актив эш алып барган сәүдәгәрләре белән танылган Шыгырдан авылы шушы юнәлештә, халыкара сәүдә коридорында үз урынын булдырып, актив үсеш позициясе алу мөмкинлегенә ия. Әлеге төбәктә җитештерелгән хәләл продукция үзенең ныклы урынын булдырган һәм аның илнең башка төбәк сәүдә киштәләредә пәйда булу мөмкинлеге бар”, – диде Линар Якупов.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера