Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Зәйнең атказанган агрономына автомобиль һәм «ТАССРның 100 еллыгы» медале тапшырдылар

Атказанган агроном Раиф Вәлиев 59 ел үсемлекчелек тармагында эләгән.Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының атказанган агрономы Раиф Вәлиев дәүләт бүләге — «Фидакарь хезмәт өчен» мед...

Атказанган агроном Раиф Вәлиев 59 ел үсемлекчелек тармагында эләгән.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының атказанган агрономы Раиф Вәлиев дәүләт бүләге — «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Ул шулай ук «ТАССРның 100 еллыгы» медаленә лаек булды һәм «Рено Дастер» автомобиле белән бүләкләнде. Аңа бүләкләрне Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов тапшырды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матубагт хезмәте хәбәр итә.
Раиф Вәлиев искиткеч оештыру сәләтенә ия. Аның җитәкчелегендә җәмгыятьтә яңа технологияләр кертелә, бөртекле культураларның перспективалы яңа сортлары, чәчүлекләрне химик яклау чаралары, органик һәм минераль ашламалар киң кулланыла. «Аксарино» җитештерү комплексы район агрофирмалары арасында алдынгылар рәтендә, диелә министрлык хәбәрендә.
Раиф Вәлиев эшли торган хуҗалык ел саен югары күрсәткечләргә ирешә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, соңгы елларда бөртекле культураларның уңдырышлылыгы 56 ц/га тәшкил итә, ә шикәр чөгендере 608 ц/га, 93 215 тонна ашлык җитештерелгән.
Раиф Вәлиев үз эшенең остасы гына түгел, ә югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаганнан соң агрофирмада эшләүче яшь белгечләр өчен остаз да ул.
Раиф Вәлиев 1940 елның 28 сентябрендә Татарстан АССРның Зәй районы Түбән Лоҗы авылында туган. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге туган районының авыл хуҗалыгына бәйле. 16 яшеннән «Илшат» колхозында төрле эшче булып эшли башлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, «Алга» колхозы бригадиры була. 1971 елдан бүгенге көнгә кадәр район хуҗалыкларында агроном булып эшли.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/13-07-2020/z-yne-atkazangan-agronomyna-avtomobil-m-tassrny-100-ellygy-medale-tapshyrdylar-5756084

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: