Зилә Вәлиева: “Бәхесле очракларда күзәтүчеләр ярдәмгә килде”
Бүген көн дәвамында Татмедиа бинасына, журналистлар белән очрашуга, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча сайлауларга теге яки бу катнашы булган кешеләр килә торды. Шуларның берсе – Татарстан Иҗтимагы...
- Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча сайлауларда 16 мең 500дән артык күзәтүче катнашты. Башка сайлауларга белән чагыштырганда, күзәтүче булырга теләүчеләр күбрәк булды. Алар арасында партия әгъзалары, гади гражданнар да бар иде. Без аларны, сайлау участогының мәйданына карап, тигез бүлергә тырыштык.
Атна дәвамында барган сайлаулардан Татарстан Иҗтимагый палатасына бик күп видеолар килгән. Сейф пакет белән ничек эшлиләр, сәламәтлек саклау чаралары – видеолар төрле булган.
- Бәхәсле очракларда да күзәтүчеләр ярдәмгә килде, - диде Зилә Рәхимҗановна. – Махсус конфликтлы ситуацияләр тудырырга тырышучылар булды. Андый вакытта күзәтүчеләр булышты: эшнең барышын алар видеога төшереп торган.
Зилә Вәлиева үзе дә сайлауларда бик теләп катнашкан.
Руфия Фазылова
Фото: Владимир Васильев
Добавить комментарий