“Җәлил укулары” бәйгесе җиңүчеләре 13 февральдә Чулпан Җәлилова белән очрашачак
I Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесе җиңүчеләре 13 февральдә Чулпан Җәлилова белән очрашачак. Бу хакта әлеге бәйгене оештыручы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Нургалиев “Татар-информ” хәбәрчесен...
“Бәйге җиңүчеләрен, ягъни финалистларны, 13 февраль көнне шагыйрь кызы Чулпан Җәлилова һәм Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу көтә”, - диде Алмаз Нургалиев.
Әдәби бәйге кичәсендә җырлы, театраль күренеш күрсәтеләчәк.
Аның сүзләренчә, йомгаклау кичәсе ике өлештән торачак. Беренче өлештә җиңүчеләрне бүләклиячәкләр. Анда Илүсә Хуҗина, Айгөл Гардисламова, Рөстәм Нәсыйбуллин, Флорит Гыйздатуллин кебек җырчыларның чыгышлары көтелә. Алар классик җырларны башкарачак. Икенче өлештә Муса Җәлил иҗаты белән бәйле театраль күренеш куелачак.
Әдәби бәйгенең финалы 13 февраль көнне Казанда Татарстан язучылар берлеге бинасының “Тукай” клубында оештырылачак. Йомгаклау кичәсе 14 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узачак.
"Татар-информ"
Добавить комментарий