Төсле моң
Айгөл Әхмәтгалиева — язучы, драматург, журналист, мөхәррир. Саҗидә Сөләйманова һәм Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Әсәрләре «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә» һ.б. журналларда, «Мәдәни җомга» газетасында басыла. «Болытта җиләк үсә», «Синең өчен яшим», «Мин гашыйк булдым», «Баланнарда бал тәме» дип аталган китаплары басылган. Пьесалары татар һәм башкорт театрлары сәхнәләрендә куела. Хикәяләре мәктәп дәреслекләренә, «Яңа базар», «Балачак энциклопедиясе» җыентыкларына кертелгән, рус һәм төрек телләренә тәрҗемә ителгән.