Афиша
Басмабызның Казан мәдәни мәйданчыкларында барган чаралар белән таныша аласыз. Сезне кызыклы күргәзмәләр, музыка кичәләре көтә.
28 декабря 2023
БАЛАЧАККА КИРЕ КАЙТУ? БУЛМАС ДИМӘ! (0+)
Аккургаштан ясалган солдат, йомшак аю баласы яки керфекләрен гел ачып‑йомып тора торган курчак... Әлеге бәхетле балачагыбыз персонаж‑ ларын хәтерлисезме? Кайсыбыз бу самими дөньяга бер мизгелгә генә булса да кайтырга хыялланмаган? Казанда ачылган күргәзмә шундый могҗиза эшләргә сәләтле кебек тоела. Экспозициядә – XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр уртасындагы борынгы курчаклар һәм уенчыклар, алар Россия империя‑ сендә, Германиядә, Франциядә, АКШта, ГДРда һәм СССРда ясалган. Карна‑ вал костюмнарындагы курчаклар, фарфордан «кесә» курчаклары һәм чүпрәк курчаклар... Программаның үзенчәлеге – атказанган совет курчаклары һәм полиэтилен, целлулоид, мамык, тукыма һәм хәтта агач‑пычкы чүбе мас‑ сасыннан ясалган уенчыклар. Ә бәхетле балачак кайту тәэсирлерәк булсын өчен, монда 1960–1970 нче елларны хәтерләткән балалар бүлмәсе дә ясалган.
Көн саен 10:00 дән 18:00 сәгатькә
кадәр (җомга – 11:00-20:00 сәг.), дүшәмбе – ял көне
«Эрмитаж-Казан» үзәге, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
«КЫШКЫ ТЫЛСЫМ» ЧАГЫ ҖИТТЕ... (6+)
Бүгенге балалар бик кызыксынучан, аларны гадәти Яңа ел бәйрәме белән шаккатырып булмый. Күңелсез диячәкләр. Ә менә маҗаралы да, тылсымлы да квест – монысы бөтенләй башка! «Шәрык клубы» командасы һәм Камал театры артистлары балалар өчен театр‑ лаштырылган Яңа ел квесты әзерләде. Монда кызыклы яңа ел биремнәре, уеннар көтә. Һәр биремдә кечкенә катнашучылар үзләренең фанта‑ зия, логика һәм иҗади осталыкларын раслый алачак. Барлык биремнәр дә үтәлгәч, балалар, Кыш бабай белән очрашып, үз сәләтләрен күрсәтәчәк.
23-30 декабрь, 3–7 гыйнвар
«Шәрык клубы», Казан, Татарстан ур., 8
КАЗАН БАСМАСЫ ХОЗУРЫНДА (16+)
Казан – беренче басма Коръән дөнья күргән шәһәр. Ул «Казан басмасы» дип телгә кереп калган. Алга таба шәһәребездә мөселманнарның изге китабы гасырлар дәвамында меңләгән ти‑ раж белән бастырылып килгән. Казан басмасы киләчәктә изге китапны нәшер итүдә үрнәк бу‑ лып торган. Ислам мәдәнияте музеенда оештырылган күргәзмәдә КФУ Фәнни китапханәсе коллек‑ циясеннән уникаль экспонатлар тәкъдим ителә. Алар арасында 1803 елгы беренче басма Коръән, XVIII гасырда кулланылган Коръәннең татарча кулъязмалары, Шиһаб Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Муса Бигиев кебек татар дин әһел‑ ләренең Коръәнне тикшерүгә караган кулъязма хезмәтләре һәм китаплары бар. Күргәзмәгә килүчеләр Татарстанда иң зур Коръән коллек‑ цияләренең берсенә ия булган «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында сакланган сирәк басмаларны да күрә ала. Экспозициядә совет Россиясендә басылып чыккан һәм Япониядә (1934) һәм Финляндиядә (1969) татар эмигрант‑ лары тарафыннан нәшер ителгән Коръәннәр дә тәкъдим ителә.
2024 елның 29 февраленә кадәр көн саен
9:00-19:30 сәг., дүшәмбе – ял көне
Ислам мәдәнияте музее, «Казан Кремле»
музей-тыюлыгы
АТА ТОРГАН БҮЛӘКЛӘР(16+)
Совет лидеры Леонид Брежневка Финляндия Президенты Урхо Кекконен бүләк иткән ау мылтыгын күрергә телисезме? Ә безнең генераль секретарьга Монголия халык-революцион партиясенең Генераль секретаре Юмжагин Цеденбал бүләк иткән мылтыкны? Яки Куба Республикасы оборона министры Рауль Кастроның СССР маршалы Родион Малиновскийга бүләк иткән пистолет-пулеметын? Әлеге һәм башка уникаль экспонатларны Казанда РФ Кораллы көчләре Үзәк музее фондларыннан «Күренекле Россия һәм совет хәрби эшлеклеләренең бүләк кораллары» күргәзмәсендә күрергә була. Биредә шулай ук илебезнең күренекле хәрби җитәкчеләренең исемле пистолетлары, мылтыклары, салкын кораллары, шулай ук аларның шәхси әйберләре тәкъдим ителгән.
Көн саен 10:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр (җомга – 11:00 – 20:00 сәг.)
Дүшәмбе – ял көне
Туп ишегалды музее, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
«ТЫЛСЫМЛЫ АРЕНА»ДА НИЛӘР БАР? (12+)
Көннәрнең берендә талантлы цирк җанварлары тормышында зур үзгәреш була. Аларны кара кайгыга салырлык көтелмәгән бер вакыйга килеп чыга... Театр репертуарына кертелгән, ачык төсләргә һәм бихисап фокусларга бай булган әлеге әкият, нигездә, дуслык, хыял һәм яхшылык кебек төшенчәләр хакында сөйли. Балалар гына түгел, олылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә күңелле булачак бу әкият каһарманнары барысы да мавыктыргыч һәм ягымлы. Алар җырлыйлар да, бииләр дә, көлдерәләр дә!
23, 24 декабрь, 12:30 сәг.
26, 27, 28 декабрь, 13:00 сәг.
2 гыйнвар, 12:00 сәг.
Кәрим Тинчурин исем. Татар дәүләт драма
һәм комедия театры, Казан, Горький ур., 13
КҮҢЕЛЛӘРНЕ ҖИЛКЕНДЕРЕП... (6+)
Яңа ел килә... Ул шәһәр, авыл урамнарына якты утлар булып үтеп керә, кар бөртекләренә әверелеп җемелди, күңелләрне җилкендерә... Эстрадабыз йолдызлары да яңа елның беренче көннәрендә үк үзләренең иң шәп җырларын халыкка бүләк итә. Вил Усманов, Резидә Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Сөмбел Билалова, Рәсим Низамов, Алмас Хөсәенов, Гөлүс Хәбибрахманов, «Болгар кызлары» триосы, Айгөл Хәернасова, Булат Закиров, Салават Шәфыйков сезне Татар дәүләт филармониясе оештырган «Бәйрәм концерты» дип аталган тамашада көтеп кала.
2024 елның 2 гыйнвары, 18:30 сәг.
Г. Тукай исем. Татар дәүләт филармониясе
Казан, Павлюхин ур., 73
«МАТУРЛЫК»НЫ КҮРМИ КАЛМАГЫЗ! (12+)
Туган туфрак... Барысы да шунда башлана һәм шунда тәмамлана. Ә менә кем булуыңны, кайдан икәнеңне оныту өчен күпме вакыт һәм ара ераклыгы кирәк? Балалар авыру әниләрен үлеп барган авылдан зур шәһәргә алып килә. Бар да дөрес шикелле: монда аны карыйлар, тәрбиялиләр, дәвалыйлар. Әмма берәүнең дә җан авазын тыңларга, васыятенә колак салырга вакыты юк. Бу васыять алар өчен – буш сүз генә. Балалар нигезне саклаудан баш тарта, ләкин оныклар өчен әбинең сүзләре, тәжрибәсе үз нигезен белер, таныр өчен – соңгы мөмкинлек.
Мәрхүм булганчы Акъәбинең соңгы гозере бар. Ул гозерне үтәргә кем дә булса табылырмы? Оныклар – кечкенә нәселнең һәм зур халыкның якты киләчәге, алар дөрес адым ясый алырлармы?.. Һәм әбиләреннән бөркелгән Матурлыкны сакларга көчләре җитәрме?..
15, 16 декабрь, 18:30 сәг.
Кариев исем. Казан яшь тамашачы театры,
Казан, Петербург ур., 55 Б
Фотолар: Ислам мәдәнияте музее, tinchurinteatr.ru, tatar-inform.ru, russdramteatr.ru, kazan-kremlin.ru, karievteatr.ru, tatfil.ru сайтыннан
Добавить комментарий