Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Каз канаты каурый-каурый...

Элек-электән татар халкы салкыннар җитү белән, кош-кортын, мал-туарын суеп, озын кышка әзерләнгән. Шактый мәшәкатьле саналган бу эшләрне алар өмә җыеп башкарган. Каз өмәсе – әби-бабаларыбыздан килгән шундый күркәм йолаларның берсе.

Өмәдә каз итеннән бәлеш пешереп кунакларны сыйлаганнар. Казларны тозлау, каклау да популяр булган. Никах-туйларга каздан сый әзерләнгән, пар каз бүләк итү дә матур гадәт булып кереп калган. Каз мамыгыннан мендәр-ястык ясаганнар.

Җиткән кызлары булганнар бирнәгә дип мамык мендәрләр тутырган.

Әлеге күркәм йола бүген дә саклана. Күптән түгел генә Казанда, Кабан күле буенда урнашкан Иске Татар бистәсендә, «Каз өмәсе» бәйрәме үтте. Бәйрәмдә Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры артистлары шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музыкаль-театральләштерелгән тамаша һәм кышка казлар әзерләү милли йоласын күрсәтте. Тамаша вакытында казларны чистарту, Кабан күле буена төшеп юу кебек эшләр башкарылды. Бәйрәмгә килгән халык җыр-биюләрдә, такмак әйтешләрдә, уеннарда катнашты. Кунаклар шулай ук кайнар чәй, мичтә пешкән коймак белән сыйланды.

Безнең фотохәбәрчебез дә әлеге бәйрәмдә булып кайтты һәм тамашаның иң күңелле мизгелләрен фотосурәтләрендә теркәде.



     

Фотолар: Александр Ефремов

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: