Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Марат Айзатуллин: «Безнең бурыч – территорияләрне комплекслы итеп төзү»

Марат Айзатуллин: «Безнең бурыч – территорияләрне комплекслы итеп төзү»

Татарстанда кайда өйләрне 3D-принтерда бастыралар? Казанның яңа архитектурасы башка шәһәрләрнекеннән кай ягы белән аерылып тора? Коттедж бистәләре ничек төзекләндереләчәк? Татарстан картасында нинди яңа микрорайоннар пәйда булачак? «Татарстан» журналының әлеге һәм башка сорауларына ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җавап бирә.

18 августа 2023

КОТТЕДЖ БИСТӘЛӘРЕНЕҢ ЙӨЗЕ ҺӘМ ҮЗ ЙОРТЫҢ ХАКЫНДАГЫ ХЫЯЛЛАР ТУРЫНДА

– Марат Мансурович, июль башына Татарстанда 2,3 миллион квадрат метр торак төзелде – бу планлаштырылган еллык күләмнең 75 проценты. План саннарын яңа торакка ихтыяҗ белән чагыштырганда, нинди картина барлыкка килә?

– Әйдәгез карыйк. Гыйнвар–июнь айларында Татарстанда 368 мең квадрат метр коммерцияле торак сатылды – барлыгы 42,5 миллиард сумлык. Шул ук вакытта июнь аенда 9,7 миллиард сумлык 76,5 мең квадрат метр торак сатылган – узган елгы саннар белән чагыштырганда, үсеш ике тапкырдан артык. Һәм мондый тенденция – торак сатуның арта баруы (өстәвенә, шактый күпкә) соңгы өч ай дәвамында күзәтелә. Бу чагыштыру, әлбәттә, беренчел базарда узган елның әлеге чорына карата.

– Үз йорты белән яшәргә теләүчеләр санының артуы торак төзелеше статистикасына нинди йогынты ясый?

– Республикада ел саен тапшырыла торган торак күләменең яртысыннан артыгы гадәттә шәхси торак төзелешенә туры килә. Шул ук вакытта узган ике ел рәттән шәхси торак төзелеше күләме ике миллион квадрат метрдан артып китте. 2021 елда 15329 шәхси йорт төзелде, 2022 елда – 16317. Дөрес, быелгы саннар бераз кимрәк – 1 млн 510,9 мең квадрат метр мәйданга ия 10420 аз катлы торак йорт төзү планлаштырыла. Аларның 9500 гә якыны бүген инде куллануга тапшырылган, ел ахырына кадәр фаразланган саннар ябылыр, дип көтелә.

– Кайбер коттедж бистәләренең планлаштырылуы, архитектурасы, дөресен генә әйткәндә, идеаль булудан ерак. Монда үзгәрешләр көтеләме?

– Сез хаклы, соңгы 10–15 елда шәхси торак төзелеше өчен бүленгән территорияләрдә сыйфат ягыннан канәгатьләнерлек булмаган, тәртипсез рәвештә алып барылган төзелеш өстенлек итә. Без моны бигрәк тә Казан агломерациясе чикләрендә күзәтәбез. Бүген безнең бурыч – элеккеге алымнардан котылу, территорияләрне комплекслы төзүне тәэмин итү. Сүз, аңлавыгызча, архитектура компоненты турында гына бармый. Беренче чиратта яңа территорияләрнең социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин ителүенә ирешү мөһим. Торак төзелеше буенча карарлар бары тик расланган планлаштыру проектлары нигезендә генә кабул ителергә тиеш. Бигрәк тә тапшырыла торган торакның күләме социаль объектларны, әйтик, мәктәп, балалар бакчаларын сафка бастыру белән туры килүе мөһим. Территорияләрне үстерүне регламентлаштыручы карарларны һәм норматив-хокукый актларны әзерләү өчен, без, Татарстан Республикасы Киңлекләрне планлаштыру институты белән берлектә, кирәкле документларны әзерләдек, хәзер алар килештерү процедурасын уза.

ТОРАКНЫҢ СЫЙФАТЫ ҺӘМ АРХИТЕКТУРА ЯҢАЛЫКЛАРЫ ТУРЫНДА

– Татарстанда сафка баса торган торакның сыйфаты вакыт таләпләренә ни дәрәҗәдә туры килә? Әйтик, 10 ел элек тапшырылганнан ничек аерылып тора?

– Бүген төзүчеләр үз проектларын өч төп сегментта тормышка ашыра: комфорт, бизнес һәм премиум-класс. Күпфатирлы йортлар проект документациясенә төгәл туры китереп төзелә, төзелеш тәмамлангач, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тикшерүен уза. Торакның сыйфаты заманча таләпләргә туры килә, бу шулай ук энергия нәтиҗәлелегенә дә карый. Ун ел элек төзелгәннәреннән төп аерма – бүген төзүчеләр проектларны комплекслы итеп башкара. Мондый алымны тормыш үзе таләп итә: кечкенә архитектура формалары урнаштырылган, парковка, ял итү зоналары булган яңа уңайлы комплекслардагы фатирларга ихтыяҗ зуррак.

– Татарстандагы яңа корылмаларның, микрорайоннарның архитектура йөзен башка төбәкләрдәге шәһәрләр белән белән чагыштырсак, «өстенлек» кайсы якта булачак?

– Казан – Россиянең өченче башкаласы, шуңа күрә аның барлык параметрлар буенча әлеге исемгә туры килүе мөһим. Заманча уңайлы шәһәр мохите, тарихи үзәк, төзекләндерелгән парклар һәм яр буйлары, бина һәм корылмаларның матур, зәвыклы архитектурасы – болар барысы да югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Әлбәттә, Россиянең башка төбәкләрендә дә торак комплексларга һәм тулы бер кварталларга яхшы мисаллар күп. Архитекторлар, төзүчеләр квадрат метрларны гына түгел, ә сокланырлык архитектурасы һәм уйланылган инфраструктурасы булган уңайлы мохит тудырырга омтыла. Шулай да бүген Казанның яңа комплексларын, минемчә, зәвыклы, стилистик яктан дөрес иҗат ителгән архитектура проектлары, тарихи үзәк турында сөйләсәк, мохиткә гармонияле рәвештә туры килә торган фасадлар аерып тора. Төзелештә сыйфатлы заманча материаллар һәм технологияләр кулланылуын да әйтергә кирәк.



– Күптән түгел РФ Хисап палатасы аудиторы Наталья Трунова белән очрашу вакытында сез капиталь төзелеш объектларына куелган норма һәм таләпләрнең еш үзгәрүе тапшыру срогына, бәяләргә йогынты ясый дигән фикергә килдегез. Бу мәсьәләдә хәлләр яхшы якка үзгәрергә мөмкин, дип ышанырга буламы?

– Әйе, без социаль объектлар мисалында анализ үткәрдек. Мондый күренеш ачыкланды: биш ел элек яңа проектлау нормалары һәм кагыйдәләре гамәлгә кергәннән соң, мәктәп һәм балалар бакчалары биналарының мәйданы һәм күләме бер ярым‑ике тапкырга арткан. Гади мисал: 1985 елда Чаллыда төзелгән 1500 урынлык бассейнлы мәктәпнең мәйданы – 16 мең квадрат метр. Ә быел Казанда Рауис Гәрәев урамында тапшырылачак мәктәпнеке 29 мең квадрат метр, ул шулай ук 1500 урынга исәпләнгән, бассейнлы. Нәтиҗәдә, объектны төзү бәясе һәм аны киләчәктә карап тоту чыгымнары шактыйга арта. Бу никадәр акланган гамәл соң? Нәтиҗәдә, без норматив документларга үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттек һәм Россия Төзелеш министрлыгына һәм Хисап палатасына конкрет тәкъдимнәр юлладык. Безне ишетерләр һәм кайбер үзгәрешләр кабул ителер, дип ышанам.

ТӨЗЕЛЕШТӘ ЯҢА ҺӘМ ЦИФРЛЫ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР ТУРЫНДА

– Соңгы вакытта торак төзелешендә нинди яңа технологияләр, материаллар пәйда булды?

– Цифрлы технологияләр әкренләп торак төзелешенә дә кертелә. Төзелеш проектларын гамәлгә ашырганда, BIM-технологияләр куллану гадәти практикага әверелде, дәүләт заказын үтәгәндә, мәгълүмати модельләштерүне куллану мәҗбүри санала. Ул проектны эшли башланганнан алып бинаны үтилләштергәнчегә кадәр булган барлык үзгәрешләрне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, проектлаучылар, консультантлар, төзүчеләргә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә булыша. BIM куллану документларны эшләгәндә проектлау, төзелеш, координацияләү һәм килештерүләр вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә. Йортларны төзү тизлеген һәм сыйфатын саклау максатыннан төзелешне контрольдә тотуның автоматлаштырылган системалары кертелә.


Республикада су агудан саклау, электр белән идарә итү, исәпләгеч күрсәткечләрен автомат рәвештә тапшыру һәм янгын сүндерү системасын кертү кебек «акыллы йорт» элементлары кулланылган заманча торак комплекслары төзелә инде (мисал өчен, Татарстанда беренче күпфункцияле UNO комплексы; девелоперы – «Унистрой»). Face ID  (подъездга кешене йөзеннән танып кертү функциясе) һәм Smart-замоклар (электрон биометрик йозаклар) һ.б. кулланыла. Әлегә мондый технологияләрне куллану массакүләм характерда түгел, әмма киләчәктә бу булачак. Өстәвенә, әгәр «акыллы йорт» системасы халыкка смартфоннан яки планшеттан идарә итәргә мөмкинлек бирә икән, «акыллы шәһәр» системасы квартал, микрорайон, район яки хәтта шәһәр масштабында оптималь экосистема булдыруны күздә тота.

– Ә тармак үсеше драйверы – индивидуаль торак төзелешендә инновацияле технологияләр кулланыламы?

– Әлбәттә. Мәсәлән, Яшел Үзән районының Әйшә авылында 3D‑басма инновацияле технологияләре ярдәмендә тулы бер бистә төзелә. Ул әлегә Россиядә беренче һәм бердәнбер шундый комплекс. Төзелеш вакытында 3D-принтер, өч үлчәмле модельгә нигезләнеп, роботлаштырылган «кран-кул» ярдәмендә бетон катнашмасын катлам-катлам салып бара, шул рәвешле конструкцияне төзелеш мәйданчыгында ук ясый. Эчке эшләре эшләнмәгән бер йортны салу өчен 21 көн китә, ә норма буенча файдалану срогы 80 нән 120 елга кадәрне тәшкил итә.

Индивидуаль торак төзелешендә иң перспективалы технологияләрнең берсе – модульле төзелеш. Татарстан Республикасында префаб технологиясе буенча эшләнгән әзер йорт комплектлары җитештерүче предприятиеләр бар. Анда сыйфатны контрольдә тотуның заводта җайга салынган системасы эшләгәнгә, мондый йортларны җыю вакытында ниндидер җитешсезлекләр калу куркынычы кими. Мәсәлән, Лаеш районының Сараево бистәсе әлеге технология буенча төзелде. Республикада соңгы 10 ел эчендә төзелеш материаллары чыгара торган 150 дән артык сәнәгать предприятиесе ачылды һәм яңартылды, шул исәптән дөнья дәрәҗәсендәге предприятиеләр дә. Бүген Татарстан Россия Федерациясендә иң алга киткән төзелеш сәнәгате материаллары базасына ия.


ЯҢА МИКРОРАЙОННАР ҺӘМ ТАРИХИ ҮЗӘК ТУРЫНДА

– Дус булмаган чит ил фирмаларының базардан китүе торак төзелешенә һәм гомумән тармакка нинди йогынты ясады?

– Бернинди дә йогынты ясамады, торакны файдалануга тапшыру буенча план күрсәткечләре тулы күләмдә үтәлә. YIT киттеме? Аның бөтен бизнесын – илнең биш төбәгендә проект һәм төзелеш стадияләрендәге 19 проектын – Россиядә девелопмент һәм төзелеш өлкәсендә иң эре корпорацияләрнең берсе булган «Эталон» төркеме сатып алды. Компания яңа проектлар белән Омск, Новосибирск өлкәсе, Екатеринбург, Төмән һәм Казан базарларына чыкты. «Эталон» бездә YIT игълан иткән проектларны да тормышка ашыра: бу – Гаврилов урамындагы «Счастье в Казани» һәм Павлюхин урамындагы «Квартал Сюита» торак комплекслары.

– Якын киләчәктә ТР башкаласында һәм республиканың башка шәһәрләрендә нинди яңа микрорайон һәм торак массивлар пәйда булачак? Казан елга порты янындагы территориядә төзелеш планнары никадәр кызыклы?

– Казан елга порты тирәсендәге территориядә тормышка ашырылачак проектка килгәндә, шуны әйтә алам: ул бик җитди һәм озак вакытка исәпләнгән, аны эшләп чыгу өчен, ким дигәндә, 10 ел кирәк. 287 гектар мәйданда 1,5 миллион квадрат метр торак һәм 1,3 миллион квадрат метр коммерция биналары, шулай ук 20 балалар бакчасы һәм 3–4 мәктәп төзү планлаштырыла. Территориянең, кимендә, 25 процентын, ягъни 72 гектарын төзекләндерү өчен бүлеп бирү күздә тотыла, шул исәптән 30 гектарында парк һәм скверлар булачак. Реновациянең беренче этабы кысаларында 1,3 километрлы Идел ярын төзү планлаштырыла. Киләчәктә яр буе озынлыгы 12 километр тәшкил итәргә тиеш. Торак төзелеше нигездә 4–15 катлы булачак, әмма биегрәк йортлар да салыначак. Әлеге колачлы проектның архитектура концепциясен «Цимайло, Ляшенко һәм партнерлар» бюросы эшләде. Татарстан башкаласы өчен әлеге территорияне үзләштерү бик перспективалы һәм бу комплекслы үсеш күзлегеннән караганда гына түгел: Казанга чыннан да Идел буе ягын үстерү җитми иде. Бу проект бик уңышлы булачак, дип саныйм.

– Тарихи үзәктә төзелеш алып бару, аны яңарту – бик җитди, четерекле тема. Күптән түгел оештырылган «РЕБУС: тарихи үзәктә төзелеш икътисады» Халыкара форумы да әлеге темага багышланган иде. Монда эш стратегиясе нинди?

– Минемчә, шәһәрләрнең тарихи үзәкләре үсешенең төп юнәлеше бу территорияләрдә бизнес, хакимият, девелоперлар, саклау органнары мәнфәгатьләренең ярашуыннан тора. Тарихи үзәк проблемаларын планлы рәвештә хәл итәргә кирәк, алар шунда ук юкка чыга алмый. Бу республикада 2011 елдан бирле алып барыла торган, инде үзенең сизелерлек уңай нәтиҗәләрен биргән көндәлек эш.

– Уңайлы торак – ул һәрвакыт уңайлы мохит тә. Быел Татарстан башкаласында, шәһәрләрдә һәм республика районнарында нинди яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка киләчәк?

– Республикада 60 иҗтимагый киңлек төзекләндерелә, бу максатларга 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шуларның 26 сы – яңа территорияләр. Тагын 8 объект – Мамадыш, Лаеш, Болгар, Зәй, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Әлмәт – Бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсы нәтиҗәләре буенча төзекләндереләчәк.

2023 елның мөһим объектлары исемлегендә – Горький паркының керү төркеме (беренче чират) һәм Казандагы Иске Татар бистәсенең үзәгендәге Юныс мәйданы, Яр Чаллыдагы «Яр буе» паркы һәм Табиев яр буе, Биләрдәге «Алтын Дага» мәдәнирекреация кластерының икенче чираты, Алабугадагы Шишкин буалары, Зәйдәге Яшьләр паркының беренче чираты, Яшел Үзәндәге «Юный корабел» һәм Алтынов скверлары, Кама Тамагында «Диңгез – море Татарстана» (Лобач тавы) туристлык-рекреация кластерының өченче чираты, Лаешта «Ак таулар» мәдәни-рекреация кластерының беренче чираты, Болгарда «Спас Болгары» социаль-мәдәни үзәген төзекләндерү һәм башкалар.

Соңгы 7 елда Татарстанда 367 яңа иҗтимагый киңлек төзелгәнен дә билгеләп үтәсе килә. 

Әхмәт Шакиров

Фотолар ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгыннан, tatar-inform.ru, uno-kzn.ru сайтларыннан алынды

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: