Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Партнёр финанслары иминлеге

Россиядә ислам банкингы экзотика булудан туктый. Берьюлы дүрт республикада – Башкортостанда, Дагыстанда, Татарстанда һәм Чечняда партнёрлык финанславы буенча экспериментны башлап җибәргән закон күптән көтелгән иде, һәм ул, уен кагыйдәләрен билгеләп, эшне башлап җибәрде. Базарда шәригать нормалары һәм ислам этикасы нигезендә төзелгән нинди финанс продуктлары тәкъдим ителә соң? Алар без – гади гражданнар өчен никадәр кызыклы булырга мөмкин? Бу сорауларга «Татарстан» журналындагы түгәрәк өстәлдә катнашучылар җавап бирә.



ИСЛАМ БАНКИНГЫ – РУБИК КУБИГЫ ТҮГЕЛ

Айдар Шаһимәрдәнов, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты:
– Гади сораудан башлыйк. Бүгенге көндә ислам финансларына ихтыяҗ бармы?

– Безнең ассоциация – Россия мөселман эшкуарларын берләштерә торган мәйданчык. Шуны әйтә алам: безнең җәмгыять вәкилләре өчен ислам финанслары турындагы законның пәйда булуы озак еллар көткән вакыйгага тиң. Эшкуарлар арасында ислам финансларына ихтыяҗ баштан ук бар иде, өстәвенә, икътисад кагыйдәсе дә эшләп китәргә тиеш: тәкъдим сорау тудыра.

– Бу бүгенге көндә ислам финанс инструментларына ихтыяҗ артык зур булмавын аңлатамы?

– Болай диик: ихтыяҗ зур, ләкин ул әле зур теләк булып формалашмаган. Мисалда аңлатыйм. Әйтик, һәркем Рубик кубын алырга тели, ди. Әгәр дә Бауман урамына Рубик кубиклары тутырылган машина килеп туктаса, кубикларны шунда ук алып бетерәчәкләр. Әгәр дә ниндидер компания ислам финанс продуктын тәкъдим итә башлый икән, мөселманнар аны шунда ук Рубик кубигы кебек сатып алырга ашыкмаячак. Алар тәкъдимне шикләнеп кенә кабул итәрләр. Башта карарлар, өйрәнерләр, дөреслеген тикшерергә тырышырлар. Гаҗәп түгел – монда үз үзенчәлеге бар. Әлеге продуктны кем хәләл дип әйткән? Кем бәяләгән? Кем аудит үткәргән? Ниһаять, кем үз имзасын куйган? Потенциаль кулланучының барлык сорауларына ислам продуктын тәкъдим итүче ышандырырлык итеп җавап бирергә тиеш булачак.

ПОТЕНЦИАЛЬ КУЛЛАНУЧЫНЫҢ БАРЛЫК СОРАУЛАРЫНА ИСЛАМ ПРОДУКТЫН ТӘКЪДИМ ИТҮЧЕ ЫШАНДЫРЫРЛЫК ИТЕП ҖАВАП БИРЕРГӘ ТИЕШ БУЛАЧАК.

– Бизнеста партнёрның дөреслегенә ышаныр өчен, еш кына бренд исемен белү дә җитә...

– Безнең күптәнге партнёрыбыз бар, ул күп еллар дәвамында ислам кануннары буенча бизнесны финанслау белән шөгыльләнә. Бу чыннан да күптән танылган бренд, компания продуктларына карата шик юк. Ләкин икенче як – потенциаль клиентның әзерлек дәрәҗәсен дә исәпкә алырга кирәк. Еш кына мөселман эшкуарлар үзләре дә бизнесларына нинди капитал кертергә әзер булуларын аңлап бетерми. Еш кына: «Кая инде безгә «Амаль»га барырга, анда шундый шартлар... Миңа N банкына барып, 9 проценттан кредит алу яхшырак...», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ләкин процентка акча алу – хәрәм. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) рибачылыкны гөнаһ дигән, ягъни кредит бирү яки алу зур гөнаһ санала. Ләкин кешеләр, берни уйламыйча, кредит алырга бара...

– Эшкуарларга арзан акча әхлакый принциплардан мөһимрәкме?

– Зур арзан акчалар – бизнес өчен беренчел ихтыяҗ. Бу минем фикер түгел, Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты буларак: «Безгә арзан акча кирәк», – дигән сүзләрне шактый күп ишетәм. Әгәр гадәти банклар акчаны 10 процентка бирә икән, «Амаль» күпкә артыграк итеп бирмәсен. Бер‑ике процент аерманы клиент кабул итәргә әзер, күбрәк икән, гафу итегез, – юк! Әмма «Амаль» кредит акчасы бирми бит! Бу принципиаль аерма. Һәм проблема шунда ки, барлык эшкуарлар да партнёрлык финансларының үзенчәлеген һәм файдасын аңламый.
 
Лилия Муллахмәтова, "Аль-Варис" медицина косметологиясе һәм трихологиясе клиникасы директоры:

– Шәхсән мин партнёрлык финанслары пәйда булуга бик шат. Минем клиника кредитка мохтаҗ түгел, безнең хезмәтләрнең сыйфаты гарантияле керем бирә. Ләкин үсеш өчен акча кирәк булса, мин партнёр буларак ярдәм итә торган финанс структурасына гына мөрәҗәгать итәр идем. Кредитор-рибачының хәрәм акчасын беркайчан да алмаячакмын. Әгәр дә мин инвестор буларак эш итәм икән, үз акчамның кая салыначагына да битараф түгелмен. Нинди генә шартлар тәкъдим ителсә дә, хәрәм саналган тармакларга инвестицияләр кертмәячәкмен, чөнки бу бик зур гөнаһ. Минем клиника «Аль-Варис» дип атала. Бу Аллаһның 99 исеменең берсе.
 


– Аңлап эш итүче эшкуарлар күбрәк булсын өчен нишләргә?
Айдар Шаһимәрдәнов: 
– Карагыз, бездә танылган банк тантаналы рәвештә ислам финанслау үзәген ачты. Мин аларга болай дим: «Егетләр, бу урын чын мәгънәсендә җанлансын һәм эшләп китсен өчен, аны ислам эшкуарларын җәлеп итү үзәге итәргә кирәк. Монда мөфтине, мөселман галимнәрен чакырыгыз, алар ике атнага бер яисә атнага бер тапкыр дәресләр үткәрсен, лекцияләр укысын, ислам банкингының, партнёрлык финансларының төп принципларын аңлатсын. Тагын әле бу урынны кешеләр яратырлык итәргә дә кирәк. Ислам нормалары буенча бизнесны күптәннән һәм уңышлы финанслаучы оешмада барысы да тиешенчә куелган: лекторий эшли, көн саен очрашулар оештырыла, клиентларны матурлап кабул итәләр. Кешеләргә партнёрлык финанслары кирәк булганда, алар нәкъ менә бу финанс йортын сайлар. Ни өчен башкаларның үз клиентларына шундый ук игътибар күрсәтмәүләрен мин аңлый алмыйм. Сүз уңаеннан, мин әлеге банк җитәкчелеге белән күп тапкырлар сөйләштем, ләкин, кызганычка, бернәрсә дә үзгәрми.

Нинди нәтиҗәләр ясарга мөмкин? Әйе, эшкуарларга ислам акчалары бик кирәк, алар ислам банкларында исәп‑хисап счетларын ачачак. Һәм, әлбәттә, шәригать кануннары нигезендә партнёрлык финанслары кирәк, ислам инвестицияләре дә сорала. Әгәр дә вакыт узу белән миллиардлар, дистәләрчә миллиардлар салына икән, базар аны йотар, дип уйлыйм. Ләкин ислам банкингы, кабатлап әйтәм, бу һәркем алырга теләгән һәм һәркем яраткан Рубик кубигы түгел. Теләсә кайсы шәп идея, кеше акылын биләп алсын өчен, популярлаштыруны таләп итә. Без үзебезнең ассоциациядә бу эш белән күп еллар дәвамында шөгыльләнәбез. Үз чыгышларыбызда, әңгәмәләр вакытында, аралашканда мөселман эшкуарларын хәрәм кредитлардан баш тартырга, хәләл акча гына алырга чакырабыз. Әгәр ислам банкингы нормага әйләнсә, минемчә, ул мөселманнар өчен генә түгел, гомумән ил өчен бик зур файда китерер. Кешеләр ислам икътисады һәм банкингының тәмен сизеп алгач, аларның тарафдарлары арасында төрле конфессия вәкилләре булыр, дип уйлыйм. Чөнки партнёрлык финанслары нигезендә гаделлек ята, ә һәр кеше гаделлекнең өстенлек итүен тели.


БИЗНЕС ДВИГАТЕЛЕ БУЛАРАК ГАДЕЛЛЕК ПРИНЦИБЫ

Рөстәм Сәгъдиев, "Амаль" Финанслар Йорты директоры:

– Ислам финанс продуктлары кайчаннан бирле халык һәм бизнес өчен эшли?

– Без ислам финанс продуктларын 2010 елдан бирле бирәбез. Чынлыкта, бу юнәлештәге бушлык үз вакытында безнең компанияне оештыруга сәбәп булды, гәрчә мондый структураны төзү омтылышы безгә кадәр дә булган булса да. Мәсәлән, 2008 елга кадәр Мәскәүдә мондый хезмәтләр күрсәтүче банк эшләгән, кызганычка, ул кайбер сәбәпләр аркасында ябылган. Шул ук вакытта ислам финанс продуктларына халык тарафыннан билгеле бер ихтыяҗ һәрвакыт булган. Башта без Татарстан территориясендә генә эшләдек, бүген инвестицияләр ягыннан – клиентлар бөтен илдән, ә финанслау ягыннан – Төньяк Кавказ һәм Ерак Көнчыгыштан кала, бөтен ил. Казанда һәм Мәскәүдә офислар эшли.

Без үзебездә ислам банкингының кайбер принципларын тормышка ашырырга тырыштык. Димәк, бер яктан, без, теләсә кайсы банк кебек, инвестицияләр җәлеп итәбез, икенче яктан – финанслыйбыз. Нигездә кече һәм урта бизнесны финанслыйбыз.

– Сезнең уртача клиентыгыз – кем ул?

– Ул – автомобильләр, махсус техника, җиһазлар, торак яки коммерцияле күчемсез милек, кыскасы, күреп, үлчәп, санап чыгарып була торган теләсә кайсы матди активны сатып алу өчен акча (гадәттә 40–60 миллион сумлап) кирәк булган эшкуар. Статистикага караганда, безгә инвестицияләр кертүче клиентлар исә, кагыйдә буларак, физик затлар. Алар – акчаларын сакларга, арттырырга, төрле өлкәләргә инвестицияләр кертергә омтылучы кешеләр. Һәм без алар өчен үз продукция линейкасын эшләдек. Бездә инвестицияләргә һәм ай саен яисә туплап билгеләнгән срок ахырында керем алырга мөмкинлек бирә торган продуктлар эшләнгән. Хәйриячелеккә юнәлтелгән максатчан продуктлар да бар. Мәсәлән, «Яхшылык кайта» кебек. Бу очракта инвестор алган табышның бер өлеше автомат рәвештә хәйриячелеккә китә. Аерым алганда, Казанда инде берничә ел «Ярдәм» фонды белән эшлибез. Табышның бер өлеше бу хәйрия оешмасына күчә. Хаҗга яки өмрәгә барырга теләүчеләргә исәпләнгән тариф бар – бу очракта табышның бер өлеше тупланып бара. Хәтта балаларга юнәлдерелгән тариф та бар, ул «Яшь инвестор» дип атала. Кешеләр балаларны финанс грамоталылыгына, инвестицияләргә өйрәтергә кирәклеген аңлый һәм бу счетны рәхәтләнеп ача, чөнки керү өчен чагыштырмача кечкенә сумма таләп ителә – биш мең сум.

Продукция линиясе киң, әмма Айдар Равильевич белән килешәм, ислам финансларына ихтыяҗ бик зур. Бездә барысын да финанслау өчен элементар ликвидлык, акча җитми. Кайвакыт клиентларыбызны көтәргә сорарга туры килә. Бу елларда безнең портфель күп тапкырларга артты, ләкин ихтыяҗ тагын да тизрәк үсә.

– Ә алдагы спикер әйткәнчә, клиентлар белән махсус эш кирәклеге чыннан да шулкадәр мөһимме?

– Бүген монда җыелган кешеләр, үзләре дә мөселманнар, идеяле кешеләр. Безнең компания дә шундый кешеләр ярдәмендә төзелгән. Шуңа күрә без клиентларга хезмәт күрсәтүгә дә җитди карыйбыз. Безнең эшнең нигезендә ислам финанслары китергән бәрәкәтне аңлау, гаделлек принцибы ята. Хәләл базарга якынаерга тырышкан яки анда керергә теләгән банкларның карашы бераз башкачарак, коммерциялерәк, дип уйлыйм. Шуңа күрә теге яки бу клиент белән ничек аралашырга кирәклеген аңлауда да аерма бар.

– Аңлаудагы бу аерма ислам продуктлары базарын үстерүгә тоткарлык ясамасмы?

– Минемчә, бу базар үсәчәк кенә. Ниһаять, партнёрлык финанслары өлкәсендә экспериментны регламентлаштыручы закон кабул ителде, ул гамәлдә, Үзәк банк реестрында мондый компанияләр саны да арта. Хәзерге вакытта иң беренче бурыч – ислам финансларының гадәти финанслардан өстенлекләре нәрсәдә булуын аңлату. Һәм аерым мөселманнарга рибаның никадәр авыр гөнаһ икәнлеген исләренә төшерү. Кызганычка, аларның барысы да хәзерге вакытта бөтен җирдә кулланылган риба процентларының куркынычын аңлап бетерми.
 

ХӘЗЕРГЕ ВАКЫТТА ИҢ БЕРЕНЧЕ БУРЫЧ – ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫНЫҢ ГАДӘТИ ФИНАНСЛАРДАН ӨСТЕНЛЕКЛӘРЕ НӘРСӘДӘ БУЛУЫН АҢЛАТУ.

– Билгеле булганча, 12 ел эчендә бер генә инвесторыгыз да үз акчасын югалтмаган. Моңа ничек ирештегез?

– Консерватив сәясәт мәсьәләсе бу. Без стартапларны финансламыйбыз. Безнең клиентлар – ким дигәндә бер ел тәҗрибәсе булган эшкуарлар. Өстәвенә, без һәрвакыт ликвидлы залог сорыйбыз: автомобильләр, махсус техника, җиһазлар – җиңел генә сатыла торган нәрсәләр. Әлбәттә, күп нәрсә портфельне диверсификацияләүдән тора: йомыркаларны бер кәрзиндә тотмыйбыз.

– Партнёрлык финанслары өлкәсендә сез атап киткән ликвидлыкның җитмәве потенциаль клиентларның ышанмавы нәтиҗәсе түгелме?

– Күпмедер дәрәҗәдә инвесторлар тарафыннан ышанып җитмәү бар, әлбәттә. Бу эшчәнлек өлкәсе лицензияләнми. Эксперимент башлану белән Үзәк банк реестры барлыкка килде, бу, һичшиксез, потенциаль инвесторларның ышаныч дәрәҗәсен арттырачак.

– Сезнең иң зур инвестор – ул күпме инвестиция салды? Якынча санын әйтә аласызмы?

– Дистәләгән миллион сум.

– Ә сез финансларга батырчылык иткән иң зур проектны?

– Бу да дистәләгән миллион сумнар.


ФАТИР МӘСЬӘЛӘСЕ. ИПОТЕКА ТӘКЪДИМ ИТМӘСКӘ!

Рөстәм Шәфигуллин, "Жилищные традиции" ТТК директоры: 
– Әгәр дә кеше торак сатып алырга тели һәм аның акчасы җитми икән, бездә гадәттә нәрсә тәкъдим итәләр? Традицион ипотека. Ләкин Коръәндә шундый аять бар: Аллаһы Тәгалә сәүдәне рөхсәт итте һәм рибаны тыйды. Исламда процентка акча бирү һәм алу тыела. Әлеге кагыйдә безне торак базарында тыюларны бозмыйча, шул ук вакытта арадашчыга түләмичә, торак сатып алырга мөмкинлек бирүче продукт булдырырга һәм гамәлгә кертергә этәрде.

Рөхсәт ителгән ысул торак кооперативы базасында уңышлы гамәлгә ашырыла. Безнең продукт нигезендә «мушарака» контракты ята. Мушарака, аңлатып киткәндә, проектны гамәлгә ашыручы яклар арасындагы эшләрдә яки милектә партнёрлык. Торак базарында безнең продуктның башкалардан аермасы шунда: ул үзара ярдәм кассасы принцибы буенча эшли. Ягъни кооператив – пайчылар үз взносларын кертә торган фонд, бу фатир бәясенең 30 яки 50 проценты. Әлеге акчалар берләшә, һәм тупланган акчаларга пайчылар өчен этаплап фатирлар сатып алына. Үзенчәлек шунда ки, клиент арадашчылык өчен артыгын түләми, чөнки финанслау банк катнашыннан башка гына гамәлгә ашырыла.



Рамил Батыршин, "Жилищные традиции" ТТК координаторы

– Торак сайлау чикләнгәнме?

– Әлегә кулланучының торакны билгеле бер торак комплексларында һәм яңа төзелешләрдә генә сатып алу мөмкинлеге бар. Әлеге схема буенча иске торакны сатып алып булмый – өстәмә бәя чыгармыйча, үзара ярдәм кассасының эшен саклап калу мөмкин түгел: без рөхсәт ителгән контрактлар аша шулай ук икътисадка файда китерергә омтылабыз. Шулай да, сез торак базарында банклар кулланган тагын бер ислам продуктын беләсез дип уйлыйм: банк фатирны сатып ала, аннары, сату бәясе өстәп, рассрочка аша ул торакны бирә. Бездә, кабатлап әйтәм, башкача: кешеләр үз активларын берләштерәләр һәм төзелешкә кертәләр: пайчыларның акчалары өстәмә кыйммәт булдыру өчен эшли.

– Ә торакны алар Татарстанда гына сатып ала алалармы?

– Безнең продукт ярдәмендә иң күп фатир Казанда сатыла. Ләкин Екатеринбург, Санкт-Петербург, Тольятти, Уфа да катнаша. Күп төбәкләрдә ихтыяҗ бар, аерым алганда, әлеге продуктка бик зур сорау, мәсәлән, Пермьдә күзәтелә. Әмма Татарстандагы сату күләмен башка төбәкләрдәге белән чагыштырып булмый – бездә күп тапкырларга артыграк сатыла. Эш шунда ки, без девелопер артыннан барабыз, аңардан башка эшләү авыр. Бу – бизнес үзе клиентларына өстәмә түләү варианты бирә торган ислам продуктын сату моделе, сатып алырга теләгән һәр кешегә, диненә бәйсез рәвештә.

– Әйтик, сезнең кооперативның пайчысы фатирның теркәлгән бәясенең 50 процентын керткән, ә калган өлешен берничә ел эчендә салып бетерергә тиеш. Һәм кинәт инфляция... Нишләргә? Контрактны яңадан караргамы?

– Квадрат метрларны сату базар бәясенә карап билгеләнә. Димәк, сез квадрат метр бәясенең 50 процентын түләдегез – бәя теркәлде, ул инде үзгәрмәячәк. Ә калган өлеше, тигезләп, әйтик, җиде ел дәвамында урнашкан бәядән сатып алына. Индексация базардагы бәяләргә карый, ә бәяне бәйсез бәяләү компаниясе билгеләргә ярдәм итә. Квадрат метр бәясе, теория буенча, күтәрелергә генә түгел, кимергә дә мөмкин. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: инфляция очрагында фатирыгызның түләнгән һәм теркәлгән өлеше дә базарда арта бит. Бу арту пайчы файдасына – ул үз акчаларын инфляциядән саклап кала.

– Сатып алучы өчен куркыныч аңлашыла: ихтимал, күбрәк түләргә туры килергә мөмкин. Ә сатучы өчен куркыныч нәрсәдә?

– Кооператив үзара ярдәм кассасы принцибы буенча эш итә: үз взнослары белән керүче пайчылар квадрат метрларның кыйммәтләнү куркынычын да үзара бүлешә. Башкача була алмый: безнең икътисад, кызганычка, әлегә инфляциягә бирешә. Мондый контракт безгә бүгенге шартларда үсәргә мөмкинлек бирә.

Хәзерге заманның танылган мөселман галимнәре безнең контракт төре рөхсәт ителә, ул ислам нормаларына каршы килми, дип раслый. Әле 2018 елда ук без продуктыбызга шәригать бәяләмәсен алдык. Ә безнең принципның гаделлеген һәм кирәклеген ихтыяҗның булуы раслый. 2018 елның апреленнән кооператив аша меңләгән гаилә узды, шулвакыт эчендә сатып алынган активларның гомуми әйләнеше 2 млрд 563 миллион сум тәшкил итте. Өстәвенә, без девелопер компаниясенең гомуми әйләнешенең ике процентыннан башладык, ә хәзер егермегә җиттек.

ИКЪТИСАДТА ХӘЛӘЛ

Руслан Хәлиуллин, Россия ислам институты каршында Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге эксперты:
– Алдагы спикерлар белән килешәм, ислам финанс инструментларын кертүдә проблемалар бар. География төрле – проблемалар бер үк. Алардан башлыйм. Халыкның финанс грамоталылыгы. Ул нульгә якын. Дини белем шул ук дәрәҗәдә. Бер проблема икенчесенә өстәлә. Хәлдән килгәнчә моңа каршы көрәшәбез. Бүген кеше күп нәрсәне бер аршын белән үлчи: монда – отышлы, ә менә монда отышсыз. Беренче урында: хәләл яки хәләл түгел булырга тиеш. Моны аңлар өчен кешенең иманы, эчке таянычы булырга тиеш.

Гомумән, ислам финанслары, гади генә әйткәндә, – кыйммәтле кәгазьләр, иминият һәм банк ул. Кыйммәтле кәгазьләр төп компонент. Кыйммәтле кәгазьләр булмаса, без пенсия фондын булдыра алмыйбыз. Аларсыз ислам нормалары буенча эшләүче инвестиция фондын, иминият компаниясен оештыра алмыйбыз. Ахыр чиктә банк та ача алмаячакбыз. Алга таба хәрәкәт булмаса, дистәләгән миллионнар диапазонында гына эшләячәкбез, гәрчә ихтыяҗның күпкә күбрәк икәнлеген күрсәк тә.

– Алга таба хәрәкәттә Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәгенең роле нинди?

– Без нәкъ менә партнёрлык ислам продуктларына экспертиза үткәрәбез, аларның аталган принципларга ни дәрәҗәдә туры килүен бәялибез. Бүгенге көндә дистәләгән банк, финанс институты ислам финанславына кызыксыну күрсәтә. Еш кына бу турыда бик аз беләләр, ләкин катнашырга телиләр. Алдагы спикер дөрес әйтте: әгәр банкирлар файда күрмәсәләр, аларга бу өлкә кызык түгел. Шуңа күрә дә тайпылышлар бар. Без шуны күзәтәбез: банк офисы ачыла, белгеч кызлар яулык япкан, ә хәләл дип игълан ителгән продуктлар ислам нормаларына берничек тә туры килми. Өстәвенә, экспертизаны Африка кешесе ясый. Ул безнең базарның үзенчәлеген аңлыймы? Үзәк банкның безне ничек контрольдә тотуын, финанс оешмаларыбызның ничек эшләвен беләме? Бездә иминият нәрсә ул? Юк, аңлап җиткермидер. Банкның кечкенә булмавын исәпкә алсак, мондый ялган старт ислам финанслары идеясенең абруен төшерә ала.

Ислам финансларының кыйммәте нәрсәдә? Бездә кешеләр шикле схемаларга, ниндидер пирамидаларга эләгеп алданулардан арыдылар. Алар, ниһаять, кешегә йөзе белән борылган банкны күрергә телиләр, шикләнмичә килеп, алданудан курыкмаслык булсын. Җәмгыятьтә намуслы бизнес һәм гадел мөнәсәбәтләргә ихтыяҗ бар. Ислам финанслары, минемчә, менә шушы гаделлек күрсәткече булырга мөмкин һәм тиеш тә.

– Үзәк экспертизасын уңышлы узган һәм базарда югалмаган продуктлар бармы?

– 2019 елда Россия ислам институты, аерым алганда, нәкъ менә безнең Үзәк һәм «Ак Барс Капитал» ИК тарафыннан «Лалә» фонды оештырылды, ул бишенче ел уңышлы эшләп килә. Шул ук елда фонд илдә керем буенча 11 нче урынны алды – бу мәгълүмат ислам финанслары турында бары тик хәйриячелеккә бәйләп – килде, бер капчык акча калдырды һәм китте дип, ялгыш фикер йөртүчеләр өчен. Әйтик, узган ел фонд Россиядә Ачык пай инвестицияләре фондлары арасында 4 нче урынны алды. Шул ук вакытта без, әлбәттә, хәмерле продукциягә дә, тәмәкегә дә акча салмыйбыз.

2021 елда Россиядә беренче Вакыф эшли башлады, ул закон кысаларында эш йөртә, бу – эндаумент-фонд. Әлмәттәге 1 нче интернат-лицее өч миллион ике йөз мең сум күләмендәге әлеге фондны формалаштырды, аның белән «Ак Барс Капитал» ИК идарә итә. Бүгенге көндә фонд акчалары алты миллион сумнан артып китте. Хәйриячелек гадәттә ничек эшли? Мәсәлән, кешеләр мәчет өчен акча җыя – хәзрәт сарыф итә. Коммуналь түләүләргә, хезмәт хакына, сакчыга һ.б. Акча ай саен ком кебек ага. Ә фонд акчаны туплый һәм акча эшли. Һәм бары тик эшләп тапкан – өстә яткан акчалар гына көндәлек ихтыяҗларга сарыф ителә. Карагыз, иң бай саналмаган илләр дә, әйтик, Мисыр мәчет, мәдрәсә, институт бюджетларын тулысынча формалаштыра. Ә без нәрсә? Ифтар уздыру, хөрмә сатып алу өчен генә акча җыярга сәләтлеме? Мин тәнкыйтьләмим, беренче чиратта үземне күздә тотам. Оят, дусларым, оят. Без сезнең белән мәчет-мәдрәсәләрне һәм институтларны тулысынча тәэмин итәргә тиешбез.

Тагын яңа компанияләр турында берничә сүз. Бездә «Сахих инвест» дигән компания бар. Алар июль аенда, Казахстандагы ITS Халыкара финанс биржасына мөрәҗәгать итеп, бергәләп, аларның ярдәме белән советлардан соңгы киңлектә беренче тапкыр ислам индексын эшләтеп җибәрделәр. Фонд базары, әлбәттә, үзгәрүчән нәрсә, ләкин иминияткә, банкларга этаплап килү өчен безгә мондый корал кирәк.

Хәзер экспертиза пенсия фонды документларын карый, күчемсез милек фондлары, алтын фондлары буенча запрослар бар. Продукция күп, алар белән эксперимент башланганчы ук эшләдек, нәтиҗәләрнең нинди генә булуына да карамастан, алга таба да эшләячәкбез.

– Фондларда катнашучылар – диндәге кешеләрме, күбесенчә мөселманнармы?

– Җитмеш процент – исламнан ерак кешеләр. Безгә сезнең консерватив стратегиягез ошый, без мөселманнарга ышанабыз, дип аңлаталар алар үзләре. Сездә экспертиза бар, без сезне алдамассыз дип ышанабыз, диләр. Ләкин шуны аңлау мөһим: бер начар хәл күп кешеләрне бездән читкә этәрергә мөмкин. Шуңа күрә барлык катнашучыларның да экспертиза үтүе бик мөһим.

– Димәк, җәмгыятьнең ислам финансларын гамәлгә кертү буенча экспериментка әзер булмавы миф?

– Әгәр сез ислам финанслары белән шөгыльләнәсез икән, билгеле бер югары планка булырга тиеш. Ул отышлы, ачык, законлы булырга тиеш, мобиль кушымтагыз эшләсен – хәзер барысы да электрон форматта. Һәм тагын бер өстәмә: барысы да хәләл булырга тиеш. Бездә кайвакыт киресенчә дә була. Эшләре уңышлы бармаган компанияләр үз продуктын хәләл дип тәкъдим итә – экспертизасыз гына. Һәм аларга кешеләр тартылыр дип көтә. Менә бу дөрес түгел. Без билгеле бер продуктларны һәм озын акчаларны көтәбез.

– Сөйләшүебез ахырында... «Лалә» фонды әгъзасының портретын тасвирлагыз әле.

– Бу, кагыйдә буларак, яшь кеше – 20 дән 45 яшькә кадәр. Финанс ягыннан грамоталы, инвестицияләрне яхшы белүче зат, гади кеше түгел. Базар үсә, ничек эш йөртергә кирәклеген аңлаучы белемле кешеләр дә күбәя бара. Ләкин мин һәрвакыт шуны искә төшерергә тырышам: бөтен акчагызны монда алып килмәгез, барлык йомыркаларны бер кәрзингә салмагыз. Мөгаен, бер генә инвестиция компаниясендә дә мондый әйбер юктыр. Без клиентлар өчен җаваплылык тоябыз.

Әйе, диверсификацияләргә кирәк. Продуктлар күбрәк булган саен, уенчылар да арта барачак. Гомумән, һәр проект артында – уңышлымы ул, юкмы – һәрвакытта да конкрет шәхес тора. Үз идеяләре белән рухландыручы зат. Ислам банкингы буенча экспериментта катнашучылар арасында андый шәхесләр җитәрлек. Шуңа күрә ышаныч та зур: эксперимент нәтиҗәсе һичшиксез уңышлы булачак.

Әскәр Сабиров

Фото: Алсу Шакирова

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: