Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ташкент – Казан: ерак араларны якынайтып

3,5 миллиард долларлык контрактлар, сәнәгатьнең төрле тармакларына караган 3 төбәкара һәм 7 коммерцияле килешү – болар барысы да Россия һәм Үзбәкстан арасындагы төбәкара хезмәттәшлек форумының беренче нәтиҗәләре генә. Форум быелның 4 октябрендә Татарстан башкаласында узды. Утырышларда һәм башка чараларда нәрсәләр булганы турында хәбәрчебезнең күзәтүләрен тәкъдим итәбез.

Потенциаль партнерлар арасында контракт һәм килешүләргә кул куела торган сөйләшүләр, мөгаен, форумның иң «тәмле» һәм кызыклы өлешедер. Әмма, кызганычка, иң ябык өлеше дә: чит кешеләрне монда кертмиләр. «Казан Экспо»да оештырылган күргәзмә – нәрсәне булса да күреп калуның сирәк мөмкинлеге. 70 ләп компания биредә үзбәк ягы өчен кызыклы булырга тиеш дип санаган иң яхшы продукцияләрен тәкъдим итә. Ә алга таба инде – вазгыятькә карап.

КОНТРАКТ – ЗАГС ТҮГЕЛ

«ТатТелеМед» фирмасы (Чистай) стенды. Түрдә – «КАМА-Ф-ИМИ» мобиль телемедицина флюорография комплексы. Үзбәкстан премьер-министры урынбасары Җәмшид Ходжаев машинаны карарга вакыт таба. Хәтта өскә күтәрелеп, эчендә нәрсәнең ничек эшләнүен дә бәяләргә тырыша. Аннары коллегалары белән үзбәкчә фикер алышып өлгерә. Ходжаев, сүз уңаеннан, хөкүмәттә инвестицияләр һәм тышкы икътисадый элемтәләр өчен җаваплы зат, шуңа күрә аның кызыксынуы юктан гына түгел дип уйларга кирәк.

– Контрактка кадәр, әгәр ул төзелә калса да, әлбәттә, шактый ерак әле, – дип минем оптимизмны уртаклашмый «ТатТелеМед» ҖЧҖ идарәсе рәисе Виктор Классен. – Кайбер бизнеслардагы кебек булырга мөмкин дип уйламагыз: таныштык та – шунда ук ЗАГСка. Монда «очрашып йөрүләр» чоры шактый озын булырга мөмкин.

Әйе, базарда бер без генә түгел. Кызыксынучы яклар туган телдә аралашканда яңгыраган чит ил көндәшләренең атамалары тәрҗемәсез дә аңлашыла. Уйласыннар, киңәшләшсеннәр.

– Без конкуренциядән курыкмыйбыз, – дип аңлата миңа Виктор Классен, делегация читкәрәк киткәч. – Ясалма медицина интеллектын куллану буенча безнең нәтиҗәләргә бары тик Көньяк Корея гына якын. Без моны яхшы беләбез. Европа Берлегендә дә, АКШта да, Канадада да мондый нәтиҗәләр юк.

Ә Алабуга автомобиль заводы өчен «очрашып йөрүләр» чоры артта калган кебек. «Форум алдыннан гына диярлек үзбәк коллегаларыбыз белән ыргагы 100 тоннаны чыдатырга сәләтле алты күтәрү агрегаты җитештерү буенча контракт төзелде», – диде предприятиенең экспорт бүлеге башлыгы Айназ Гарипов. Техника заказчыга быел ук озатылырга тиеш.

Ләкин имзаланган килешүдән тыш та хезмәттәшлек өчен перспективалар шактый. Беренчедән, күтәрү агрегатлары АлАЗның Көнчыгыш партнеры игътибарына лаеклы бердәнбер продукциясе түгел. Икенчедән, ике якның да кызыксынуы булган очракта экспорт күләмен һәрвакытта да арттырырга мөмкин. Ниһаять, башка хезмәттәшлек вариантлары гадәти «сатып алучы – сатучы» форматына сыймаска мөмкин.

КАБЕЛЬ ТАШКЕНТКА ИЛТӘ

Бу хакта продукциясе Үзбәкстанда яхшы билгеле булган «Таткабель» ҖЧҖ стенды янында да сөйләштек.

– Без Үзбәкстанга кабель продукциясен зур күләмдә озатабыз. Быел 200 километрдан артыкка заказ алган идек, аның зур өлеше кулланучыга җибәрелде инде, – диде заводның сату эшләре буенча директоры Михаил Камашев. – Хәзер үзбәк коллегаларыбыз белән продукцияне Урта Азия базарында алга таба этәрү өчен безнең базада уртак предприятие төзү мөмкинлеген карыйбыз. Потенциал зур.

Мөмкинлекләрнең күплеге гади күзгә дә күренә. Хәтта югары – 110 киловольтлы кабель чорналган фатир түшәме биеклегендәге гаять зур барабан да күргәзмә үрнәге түгел икән. Аны Үзбәкстанга җибәрәчәкләр: ул – Ташкент шәһәренең электр челтәрен реконструкцияләүне төгәлләргә тиешле кабельнең соңгы «кисәкчәсе».

Яшел Үзәннең «Ранлайн» предприятиесе стенды башкалар белән чагыштырганда шактый тыйнак. Әмма телевидение аппаратурасы җитештерү буенча эре предприятие җитәкчесе Шөһрәт Моратов, профессионал буларак, мөгаен, биредә потенциал күреп алгандыр. Һәм бу, һичшиксез, очраклы түгел: Яшел Үзәндәге предприятие импортны алмаштыру кысаларында үз чипларын булдыру юлы аша төеннәр һәм платалар буенча да, элемент базасы дәрәҗәсендә дә уңышлы эшләп, төрле электроника уйлап таба һәм җитештерә.

– Без Үзбәкстанга кабель продукциясен зур күләмдә озатабыз. Быел 200 километрдан артыкка заказ алган идек, аның зур өлеше кулланучыга җибәрелде инде, – диде заводның сату эшләре буенча директоры Михаил Камашев.

Әйе, «Казан Экспо» күргәзмәсендә тәкъдим ителгәннәрнең күбесе әлегә ихтимал булган контрактларга таба беренче адымнар гынадыр. Әмма ике якка да файдалы хезмәттәшлек перспективалары шактый ачык шәйләнә. Якларны чимал ресурслары гына кызыксындырган чаклар үткәндә калды. Моңа, турыдан-туры булмаса да, түбәндәге факт дәлил булып тора: Казандагы форумга Үзбәкстанның барлык 14 өлкәсенең хәкиме килде – илдә мамык сезонының кызган чагы булуга карамастан…

Трендта – югары технологияле өлкәләрдә хезмәттәшлек, үзара инвестицияләр, уртак белем бирү проектлары. Сүз уңаеннан, пленар утырышта сүз барган гамәлдәге контрактлар да шуны күрсәтә.

Төбәкара форум: вертолёт кабинасыннан күренеш.

ҮЗАРА ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ТЕЛЕНДӘ

Сер түгел, Үзбәкстан белән Татарстан арасында мөнәсәбәтләр икътисадый хезмәттәшлек кысаларына гына сыешып бетми. Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та искә төшереп үтте: безнең халыкларның мәдәни, дини һәм тел тамырлары уртак, бу бер-беребезне яхшырак аңларга ярдәм итә. Узган ел йомгаклары буенча Татарстан–Үзбәкстан товар әйләнешенең 50 процентка артып, 290 миллион АКШ долларыннан артып китүе дә үзара аңлашуның ныгый баруын дәлилли. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында үзара сәүдә күләме тагын өчтән бер өлешкә артты.

– Алга таба да үзара товар әйләнеше күләмен һәм номенклатурасын арттыру, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендә эшләячәкбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Моның өчен кирәкле барлык шартлар да бар: хезмәттәшлек турында килешү; 1992 елдан Үзбәкстанда вәкиллегебез эшли, Казанда республиканың Генераль консуллыгы уңышлы эшчәнлек алып бара; Казан белән Ташкент, Сәмәрканд һәм Фирганә арасында турыдан-туры авиарейслар ачылды.

АлАЗның экспорт бүлеге башлыгы Айназ Гарипов.

Хезмәттәшлек ысулларының кайсылары трендта булуы турындагы фаразларым пленар утырышта саллы раслану тапты. Бүген Үзбәкстанда, аерым алганда, КАМАЗ, «Химград», «Алабуга», Казан федераль университеты эшли. Мәсәлән, Ташкентта – КАМАЗ автоүзәге, Сәмәркандта җыю линиясе ачылган. Соңгы ике елда «Химград» технополисы ярдәме белән Ташкент һәм Җизәк өлкәләрендә технопарклар эшли башлаган. Бохара һәм Навои өлкәләрендә сәнәгать мәйданчыклары булдыру буенча эш алып барыла. Мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек тәэсирләндерә: Җизәктә КФУ филиалы эшли һәм Симуляция медицинасы үзәге ачылган. Өстәвенә, Казан югары уку йортларында өч меңгә якын үзбәк студенты югары белем ала.

ТӨБӘКЛӘРГӘ ИГЪТИБАР

Ташкент өлкәсе хәкиме Зойир Мирзаевны форумда Россия субъектлары башлыклары аерым игътибар белән тыңлады. Ул атап үткән саннар нәкъ менә төбәкара хезмәттәшлекнең никадәр зур потенциалга ия икәнлеген күрсәтте.

– Узган ел безнең Россия субъектлары белән үзара сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек 62 процентка артты, бу 210 миллион долларны тәшкил итә, – дип хәбәр итте Зойир Мирзаев. – Ә быелның 9 аенда Россия Федерациясеннән экспорт һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 190 миллион долларны тәшкил итте, бу 2021 елның шул ук чорына карата 149 процент!

Сүз уңаеннан, Татарстан белән Ташкент өлкәсе арасында 2018 елда имзаланган Хезмәттәшлек турында килешү нигезендә җайланган аерым мөнәсәбәтләр бар. Бу үз нәтиҗәләрен бирә. Мәсәлән, Татарстан тәҗрибәсен исәпкә алып, узган ел Чирчикта чит ил һәм җирле компанияләр җитештерүләрен локальләштерү максатында индустриаль парк эшли башлады. «Чирчик» технопаркында барлык кирәкле инженерлык инфраструктурасы эшләнгән, анда теләсә кайсы җир кишәрлегеннән һәм бинадан энергия белән тәэмин итү челтәренә тоташу ноктасы кул сузымында гына. 30 дан артык чит ил компаниясе резидент булып теркәлгән инде.

Икенче мисал: «Татнефть» ягулык салу станцияләре челтәрен төзү проектын тормышка ашырды, шулай ук Үзәк Азиядә автомобиль шиннары җитештерү буенча бердәнбер заводның хуҗасы булды.

Кызыксынырлык нәрсәләр шактый. Үзбәкстан Республикасының энергетика министры Журабәк Мирзамәхмүдов (уңда).

Татарстан компанияләре Ташкентның иң эре биш предприятиесе инвесторлары булып тора. Шул ук вакытта үзбәк компанияләре Татарстан территориясендәге проектларга инвестицияләр кертә. Әйтик, форум кысаларында Казанда җиләк-җимеш, яшелчә, әчетелгән сөт продуктлары һәм башка авыл хуҗалыгы товарларын саклауга, эшкәртүгә һәм сатуга махсуслашачак күмәртәләп бүлү үзәген ачу турында килешү имзаланды. Аның төп күләмен Үзбәкстаннан кертү планлаштырыла. Проектның бәясе – 80 миллион АКШ долларыннан артыграк.

– Татарстан күп нәрсә тәкъдим итә ала. Гомумән, төбәкара хезмәттәшлек үсеше бик яхшы темплар белән бара, безнең төбәкләрнең күбесе Үзбәкстан белән турыдан-туры элемтәләргә ия, – диде РФ Президенты Владимир Путин үзенең коллегасы Шәүкәт Мирзиеёв белән очрашуда. Исегезгә төшерәбез: очрашу Үзбәкстан Президенты Татарстан башкаласындагы форумда булганнан соң ук узды.

Чыннан да, бүген Россия бу Урта Азия республикасы базарында чит илләр арасында беренче урында тора. Россия бизнесы Үзбәкстанда европалыларны һәм хәтта Кытайны да кысрыклады, ул анда күптәннән һәм ныклы рәвештә төп инвестор позицияләрен биләп тора. Илебез икътисадын какшату өчен уйлап чыгарылган Көнбатыш санкцияләре нәтиҗәдә Россия бизнесына яңа базарларга юнәлергә һәм анда үзләрен ышанычлы хис итәргә булыша.

Дмитрий Сивков

Автор фотолары

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: