Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Марат Җәббаров: Көндәшлек шулкадәр зур: гел укырга, өйрәнергә кирәк

Авыл хуҗалыгында цифрлаштыру кадрлар мәсьәләсенә ничек йогынты ясый? Цифрлы чор белгечләре агросәнәгать тармагына нинди үзгәрешләр кертә? Югары уку йортларын тәмамлаучыларны яңадан укытырга кирәкме? Фермер яңа технологияләргә кайда өйрәнергә тиеш? Авыл хуҗалыгында профессионаллар күпме хезмәт хакы ала? Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров җавап бирә.

КАДРЛАР ҺӘМ ЦИФРЛЫ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР ТУРЫНДА

– Марат Азатович, агросәнәгать комплексы бик тиз үзгәрә, хәзер хәтта авылда да цифрлы технологияләр шаккатыра торган нәрсә түгел. Ә кадрлар мәсьәләсе ни хәлдә? Аларның осталык, белем дәрәҗәсе агросәнәгать тармагындагы бүгенге һәм киләчәктәге үзгәрешләргә туры киләме?

– Башта бер мисал китерим. Быел республикада бөртеклеләрнең тулаем җыемы буенча «Август-Агро» агрохолдингы беренче урынга чыкты – алар 320 мең тонна ашлык җыеп алды, гәрчә мәйданнар ягыннан иң зур компания булмаса да. Уңышның сере – актив рәвештә гамәлгә кертелә һәм кулланыла торган заманча технологияләрдә. Тәтешлеләр дә шул ук сәбәп нәтиҗәсендә уңдырышлылык буенча муниципаль берәмлекләр арасында алдынгылар рәтенә чыкты – районда технологик яктан алга киткән компанияләр күп. Ә заманча технологияләр, аңлавыгызча, хезмәткәрләрнең сыйфат ягыннан башка югарылыкта булуын күздә тота. Сезнең сорауга җавап та әнә шунда: яңалыклар кертү хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыруны күздә тота, һәм ул эшләнә дә – башкача мөмкин түгел. Авылда кадрлар кытлыгы барыбер бар, анысы – икенче мәсьәлә. Өстәвенә, сүз югары квалификацияле белгечләр турында гына бармый. Эш шунда ки, аграр секторда яңа технологияләр бертигез кертелми – кайсыдыр хуҗалыклар тулысынча автоматлаштырылган, ә кайдадыр, ни кызганыч, әлегә кадәр кул хезмәтенә өстенлек бирелә...

– Татарстанда республиканың агросәнәгать комплексын цифрлы үзгәртү юнәлешендә уникаль программа гамәлгә ашырыла. Яңа шартларда эшләү өчен белгечләрне ничек әзерлиләр?

– Бюджеттан бүлеп бирелгән акча хисабына агропредприятиеләргә автоматлаштыруда ярдәм күрсәтүне күздә тоткан программа эшләнде һәм гамәлгә кертелә башлады. Аның беренче этабында җитәкчеләр «Агросәнәгать комплексын цифрлы трансформацияләү» курсында белем туплый. Предприятиене комплекслы автоматлаштыру проекты курсларның нәтиҗәсе булып тора. Әлеге проект, үз чиратында, тармакны компьютер программалары белән тәэмин итү планын, программа буенча эшләргә тиешле белгечләрне укытуны, предприятиегә консультация ярдәме күрсәтүне һ.б.ны үз эченә ала. Алга таба, икенче этапта,  авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре югарыда телгә алынган программаларны турыдан-туры гамәлгә кертергә тиеш, бу исә, әлбәттә, махсус курсларда әзерлек үтүне күздә тота.

НӘТИҖӘЛЕ БЕЛЕМНӘР ТУРЫНДА

– Цифрлы үзгәреш буенча уку-укыту программаларына ихтыяҗ зурмы һәм белем бирү нәтиҗәләре нинди?

– 2022 елда 138 предприятиедән 276 белгеч белем алды. Комплекслы автоматлаштыруны, финанс ярдәме белән, бары тик 30 предприятие генә кертте. Проект бәясенең яртысына якынын алар үзләре түләде, ә калган сумманы министрлык бүлеп бирде. Быел программа буенча 106 предприятиедән 212 белгеч укыды. Нәтиҗәдә аларның 33е, гомумән алганда, 247 млн сум сарыф итеп, комплекслы автоматлаштыру эшенә кереште, әлеге акчаларның 109 млн сумы – предприятиеләрнең үзләренеке, 138 млн сумы – «Республика мәгълүмат-хисап үзәге» АҖнең үз һәм кредит акчалары.

Агросәнәгать комплексын цифрлы үзгәртү курсы дәресләре, кагыйдә буларак, тренинглар формасында уздырыла – тыңлаучылар конкрет предприятиеләр үрнәгендә цифрлы технологияләр куллану ысулларын өйрәнә. Мондый методика кирәкле белемнәрне җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә.

– Агросәнәгать комплексын цифрлы үзгәртү өчен кадрлар әзерләү программасының нәтиҗәләре бармы?

– Һичшиксез. Без моны комплекслы автоматлаштыруны инде гамәлгә керткән хуҗалыклар мисалында яхшы күрәбез. Аларда мал көтүе, терлекләрне ашату процессы белән идарә итү, сыерларның сәламәтлеген һәм үгез соравын контрольдә тоту системалары кулланыла. Мәсәлән, Балтач муниципаль районының «Дуслык» хуҗалыгында заманча технологияләр, шул исәптән цифрлы идарә программалары кертү бу елның 8 аенда сөт җитештерү күләмен, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 337 тоннага арттырырга мөмкинлек бирде.

– Авылда цифрлаштыруның төп максаты – агросәнәгать комплексында җитештерүчәнлекне җитди үстерү. Нәтиҗәдә кадрларның бер өлеше эшсез калмасмы? Алар белән нишләргә?

– Әйткәнемчә, аграр секторда кадрларга кытлык күзәтелә. Димәк, авыл хезмәтчәннәренә эшсезлек янамый, хәтта ерак киләчәктә дә. Әмма һәр үзгәреш яңа белем һәм күнекмәләр таләп итә. Белгечләр яңадан укырга һәм квалификацияләрен күтәрергә туры киләчәгенә әзер булырга тиеш. Дөресен әйткәндә, аграр секторда да икътисадның башка тармакларына хас тенденцияләр күзәтелә, без монда Америка ачмыйбыз. Өстәп әйтәм, яңа технологияләр – башкаручыларның гына үзгәрүен түгел, яңача идарә итүне, заманча фикерләүне дә таләп итә. Югарылыкка күтәрелү һәм шул биеклектә калу үз белемнәреңне даими камилләштереп торганда гына мөмкин хәл. Югыйсә куып җитә алмаслык артта калачаксың.

ДИПЛОМЛЫ ҺӨНӘРМӘНДЛӘРНЕ НИЧЕК ӘЗЕРЛӘРГӘ

– Ә югары уку йортларында авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү сыйфаты агропредприятиеләрнең реаль ихтыяҗларына никадәр туры килә? Вуз тәмамлаучыларга яңадан укырга туры килмиме?

– Белгечләргә, хәтта иң квалификациялеләренә дә, үсәргә урын бар, яңа эшкә килгән инженер, зоотехник, ветеринарлар турында әйтәсе дә юк. Ләкин бер нәрсәне ышанып әйтә алам: Казан аграр университеты да, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе дә кирәкле белемнәре һәм күнекмәләре булган кадрлар әзерли, шуңа күрә аларга ихтыяҗ һәрчак югары. Бу югары уку йортларында белем бирү чын мәгънәсендә гамәли юнәлештә алып барыла. Аерым алганда, ветеринария академиясе һәм аграр университет студентлары, өченче курстан башлап, безнең алдынгы предприятиеләрдә практика уза.

Әлеге схеманы без югары уку йортлары һәм авыл хуҗалыгы белгечләре белән берлектә эшләдек. Егетләр һәм кызлар теорияне үзләштерә, ә аннары практика вакытында, тармакта барган үзгәрешләрне исәпкә алып, алдынгы хуҗалыкта җитештерү процессларын өйрәнә. Ә аграр университетның үз агробиотехнопаркы да бар. Биредә студентлар, икътисадның реаль секторында эшләп, үз осталыкларын һәм белемнәрен практикада сынап карый ала. Өстәвенә, студентлар чәчү һәм урып‑җыю эшләрендә актив катнаша – моның өчен күпләр трактор һәм комбайн йөртергә махсус өйрәнә.

Нәтиҗәләр күзгә күренеп тора: яшь белгечләр студент чагында практика узган предприятиеләренә елдан‑ел күбрәк кайта. «Август-Агро» агрохолдингы, мәсәлән, шул рәвешле егерме яшь белгечне үзенә эшкә алды, «Азык-төлек прог‑ раммасы» агросәнәгать компаниясенә дә дип‑ ломлы яшьләр килде, эре фермер хуҗалыклары‑ на да кайталар. Әлбәттә, югары уку йорты белән килешү нигезендә үз студентларын максатчан рә‑ вештә түләп укыта торган предприятиеләр дә бар.

– Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен даими рәвештә зона семинаркиңәшмәләре, «Кыр көннәре» уздырыла. Аралашуның мондый формалары да үзенә күрә уку‑укыту булып торамы?

– Теләсә нинди аралашу, үз эшенең профес‑ сионаллары белән тәҗрибә уртаклашу – уйлану өчен бер нигез ул, үз мөмкинлекләреңне бәяләү һәм практикада кулланырга мөмкин булган яңа белемнәр дигән сүз. Ә шул ук «Кыр көннә‑ ре»ндә үз тармакларының чын алдынгыларын һәрвакыт очратырга мөмкин, алардан өйрәнер‑ лек, үрнәк алырлык нәрсәләр булганына шик юк. Ул гына да түгел, мондый форумнарны алдынгы технология казанышларын күрсәтү, шунда ук са‑ тып алу мөмкинлеге тудырылган заманча техни‑ ка күргәзмәсе дип тә карарга кирәк. Бер мисал китерәм. Быел Татарстанда узган «Бөтенроссия кыр көне» мәйданчыгына үсемлекчелек, терлек‑ челек, эшкәртү, фән, технологияләр, банк секторы һәм авыл хуҗалыгы машиналары төзү тарма‑ гының абруйлы компанияләре җыелган иде. 235 компания 300 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы һәм илебез селекцио‑ нерлары чыгарган 250 дән артык сорт үсем‑ лек тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы казанышлар белән Россиянең 57 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Иран, Ка‑ захстан, Кыргызстаннан 80 мең кеше таныша алды. Бай эчтәлекле, эшлекле программа профессиональ элемтәләрне, аралашуны яхшыртырга, якынайтырга ярдәм итте, бу ва‑ кытта тармакны үстерүнең төп казанышлары һәм юнәлешләре турында сүз барды.

Һичшиксез, үзәк вакыйга илебезнең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендә узган пленар утырыш, шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча комис‑ сиясе утырышы булды.

ФЕРМЕРЛАР МӘКТӘБЕ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ХАКЫ ТУРЫНДА

– Эре агрохолдинглар өчен кадрлар әзерләү – шактый оешкан процесс. Ә фермерларга, кече хуҗалыкларга нишләргә? Монда профессиональ үсеш өчен мөмкинлекләр бармы?

– Бүген аграр секторда көндәшлек шул‑ кадәр югары ки, кече фермер хуҗалыклары өчен һөнәри үсеш зур ихтыяҗга әверелә. Укымыйлар икән, аяк сузачаклар. Әлбәттә, без фермерларга кирәкле ярдәмне күрсәтәбез. Республикада «Фермер мәктәбе» эшли – Рос‑ сельхозбанк, Татарстан Авыл хуҗалыгы ми‑ нистрлыгы, югары уку йортлары, эре бизнес һәм фермерларның Россиядә беренче уртак уку‑укыту проекты. Әлеге мәктәптә белем туплаучылар фермер хуҗалыгын алып бару‑ ның алдынгы ысул-алымларын үзләштерәләр, финанс-икътисад өлкәсендә белемнәрен арттыралар, өр‑яңа агротехнологияләр белән танышалар, республикадагы һәм Россия Фе‑ дерациясенең башка төбәкләрендәге алдынгы агросәнәгать комплексы предприятиелә‑ рендә һәм фермер хуҗалыкларында практика узалар. Ә югары уку йорты яки көллият тә‑ мамлап, крестьян-фермер хуҗалыкларында эшләргә теләүчеләр, әлбәттә, республикада каралган барлык ярдәм чараларына өмет итә ала. Югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен – 300 мең сум, көллиятне тәмамлаучы‑ лар өчен 150 мең сум ярдәм турында сүз бара. Ел дәвамында хезмәт хакына ай саен 7,5 мең сум да өстәлә.

Крестьян-фермер хуҗалыклары аграр юнәлешле югары уку йортларында һәм вете‑ ринария вузында максатчан укыту программа‑ сы кысаларында да үзләре өчен белгечләр әзерләү мөмкинлегенә ия. Сүз уңаеннан, фермер хуҗалыклары, шулай ук агросәнәгать комплексының эре предприятиеләре цифрлы трансформация мәсьәләсендә «Республика мәгълүмат-хисап үзәге» АҖ белән хезмәттәш‑ лек итә.

– Бәлки, күпләр өчен төп сораудыр: авыл хуҗалыгы кадрларының квалификациясен күтәрү, аларның һөнәри үсеше хезмәт хакларында чагыламы?

– Бүген аграр секторның иң кирәкле һәм төпле белемгә ия белгечләре аена 150 мең сумга кадәр акча ала. Болар – ветеринарлар, агрономнар, зоотехниклар. Автоматлаштыру дәрәҗәсе югары булган һәм хезмәткәрләре цифрлы технологияләр белән дуслашкан эре агрохолдингларда хезмәт хакы 60 мең сумнан артып китә, бу тармактагы уртача хезмәт хакының, тугыз ай нәтиҗәләре буенча, 43 мең сум тәшкил иткәнен дә исәпкә алыгыз. Шулай булгач, нәтиҗәне үзегез ясагыз. 

Әскәр Сабиров

Фото: agro.tatarstan.ru, Марат Хафизов

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: