Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Илһамлану өчен кем янына барырга һәм яшәү мәгънәсен ничек табарга

Дипломлы коуч Алсу Шакирова хәзерге заманда остазлык, коучинг һәм үз сорауларыбызга үзебезнең җавапларны табарга ярдәм итәрдәй чаралар турында сөйли. Һәм тагын әзерлексез бәндәләргә тап булып, ничек үз‑үзеңә зыян китермәү хакында кисәтә.

ЧИТ-ЯТ ТОРМЫШ ДЕТЕКТИВЫН НИЧЕК ЧИШӘРГӘ

– Коучинг темасы мине күптәннән мавыктыра, бу өлкәне өйрәнеп, барыннан да бигрәк үз-үземне сыныйм – чын-чынлап нәтиҗәле методикалар табасым килә. Кешеләр белән аралашып, еш кына тормышка ашмаган потенциалны – кешенең зуррак үрләргә ирешергә мөмкин булып та, эчке тыютыелулары аркасында, бөтен мөмкинлекләрен куллана алмавын күрәм.

Бала чагымда детективлар ярата идем һәм бүген, коуч буларак, үзем дә детектив кебек фикер йөртергә тырышам. Кешенең проблемасын хәл итәр өчен, иң элек сәбәбен табарга кирәк, чөнки тормышта бөтен нәрсә бер‑берсе белән тыгыз бәйләнгән. Сәбәбен аңлагач, кеше үткәндәге гамәлләрне кабатлаудан тыелачак һәм киләчәктә андый хәлләргә юлыгудан үз‑үзен саклаячак.

БЕР-БЕРСЕННӘН НЫК АЕРЫЛГАН ҺӨНӘРЛӘР

Психолог, остаз һәм коуч – өчесе өч төрле һөнәр, һәм аларны бер‑берсе белән бутарга ярамый.

Психолог – күңел ярасы белән эшләүче белгеч. Аның өчен клиент – пациент ул, һәм аңа үткәндәге хис-тойгыларны яңадан кичерүдә ярдәм итәргә кирәк. Психолог белән элеккеге үпкәләрне «җибәрү» җиңелрәк. 

Коуч исә – үткәндәге психологик травмалар белән түгел, бүгенге көн һәм киләчәк белән эш итүче белгеч ул. Коуч киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкмаган кешеләргә ярдәм итә. Коучның төп максаты – кешене теләк-омтылышларына ирештерү. Коуч, киңәшләр бирмичә генә, клиентка үз сорауларына үзенә җавап табарга, теге яки бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә булыша.

Остаз тәҗрибәсе булмаганнарга ниндидер аерым бер өлкәдә үзе белгәннәрне өйрәтә, мәсьәләне чишү алгоритмнарын, планын, методикасын бирә. Алга таба үсүдә, блог алып баруда, маркетингта һ.б. әзер схемалар эзләүчеләргә остаз ярдәм итә ала. Остаз белән теге яки бу мәсьәләне тизрәк, җиңелрәк хәл итеп булачак.

САК БУЛЫГЫЗ! АЛДАКЧЫЛАР!

Кызганыч ки, бу өлкәдә әзерлексез кешеләргә юлыгырга мөмкин, шуңа күрә белгечне сайлау мәсьәләсенә җитди якын килү сорала. Еш кына остазлык хезмәтен, шәхесне үстерү марафоннарын сатучы компанияләр, клиентларны җәлеп итү һәм алга таба югалтмау максатында, нейролингвистик программалаштыруны эшкә җигә.

Психолог, коуч, остаз кешенең аңы белән эш итә һәм ярдәм итәргә дә, кайбер очракларда исә зыян да салырга мөмкин. Җитәрлек белемнәре, әзерлекләре булмаган яки үзләренең үткәндәге проблемаларыннан арынмаган белгечләргә тап булудан сакланырга кирәк.

АЛАР БАРЫСЫ ДА КАЯН КИЛГӘН?

Остазлыкның заманча формалары ничек барлыкка килгән соң? Энергиясе ташып торган актив кешеләр акча эшләргә тели. Ялланып эшләү исә күңел теләгәнчә сәяхәт итәргә дә, фатир, машина сатып алырга да мөмкинлек бирми... Шуңа күрә бүтән төрле акча эшләү ысуллары – марафоннар, онлайн-курслар булдыралар, фитнес-тренер, нутрициолог буларак акча эшләргә омтылалар һ.б.

Остазлык белән шөгыльләнә торган зур компанияләр дә бүгенге вазгыятькә үзенең саллы өлешен кертте.

Россиядә остазлык базары зур, җәмгыятьләр барлыкка килә, аларда хезмәтләрне йөзәрләгән мең сумга саталар һәм сатып алалар.

Классик мәктәп төрле өлкәләрдә белем бирә, ләкин акча эшләргә өйрәтми. Остазлык исә нәкъ менә акча эшләргә өйрәтүне максат итеп куя.

ИЛЛЮЗИЯЛӘР ДӨНЬЯСЫНА ЮЛ

Бүген яшәү мәгънәсен табарга өйрәткән китаплар, видеоларның исәбе‑саны юк, һәм мондый мәгълүмат һәр көн саен арта тора. Акны карадан аермаган, юк‑барга сукырларча ыша‑ нучылар иллюзия дөньясына элә‑ гергә мөмкин һәм аларга чынбарлык‑ ка кире кайту бик авыр булачак.

ЧЫН БЕЛГЕЧНЕ НИЧЕК ТАБАРГА?

Психолог, коуч, остазны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Әгәр дә 100 процент нәтиҗә, үз теләкләреңә һичшиксез ирешүеңне вәгъдә итә икән, андый «белгечтән» ераграк тору хәерле. Шуны аңлагыз: нәтиҗәгә ирешү-ирешмәү ике яктан – остаздан да, клиенттан да тора. Белгеч каршылыклар, киртәләрне барларга ярдәм итә, әмма гамәл кылучы исә – клиент бары тик үзе генә. 

Фото: Алсу Шакирова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: