Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Өлкән иптәшнең дәрес бирүчедән аермасы нидә?

Казан сәүдә-икътисад техникумының математика укытучысы Асия Муравицкая «Ал җилкәннәр»дә «коммунарлар хәрәкәте»нә килеп керүе һәм өлкән иптәшнең дәрес бирүчедән аермасы турында сөйли.

ФОРМАЛЬЛЕК ҺӘМ ОФИЦИОЗДАН БАШКА ГЫНА

– Бөек совет педагогы, академик Игорь Петрович Иванов белән мин шәхсән үзем таныш идем. «Комсомольская правда» газетасының «Алые паруса» сәхифәсендә аның Макаренко исемендәге коммунасы турында укыдым һәм «КТД» – коллектив иҗат эшләре оештыру методикасы белән җенләндем.

1970 нче еллар иде бу. Игорь Петрович, формаль рәвештә рәсми чаралар үткәрмичә дә, балалар белән хезмәттәшлек итеп, мөгаллимнәргә тормышларын кызыграк, мәгънәлерәк итү мөмкин булуы турында сөйләде.

Күпчелек Россия педагоглары академик Ивановны «коллектив иҗат тәрбиясе» педагогикасы, «Орленок» педогогикасы», «социаль иҗат педагогикасы», «коммунарлар методикасы»ның атасы дип саный... Үз вакытында әлеге күренеш мәгарифтә кыю яңалык иде, һәм бөтенесе бу хәрәкәткә башы‑аягы белән чумды. 3 ноябрьдә «Коммуна» оешуга 60 ел була. Игорь Петровичка исә 5 ноябрьдә 100 яшь тулган булыр иде.

ТЫНГЫСЫЗ ХАНЫМ

«Коммуна» сүзенең искерүенә карамастан, бүген әле һаман да бу хәрәкәтнең тарафдарлары байтак. Шуларның берсе – Казан сәүдә-икътисад техникумы директоры Разия Фатыйх кызы Савченко. Ул әлеге методиканы укытуда актив куллана. «Син дәрес бирүче генә түгел, өлкән иптәш булырга тиеш», – дигән Иванов. Һәм менә шундый өлкән иптәш Разия Фатыйх кызы менталь тайпылышлы балалар белән төрледән-төрле кызыклы чаралар уйлап чыгара. Бергәләп. Мин аны 1986 елда БАМ төзелешендә Тында районы Соловьев приискасында очрашканнан бирле беләм. Ул минем «коммуна» әгъзасы, фикердәше булуымны, Иванов методикасы буенча эшләргә тырышуымны белгәч бик шатланып: «Әйдә, дуслашабыз!» – дигән иде. Шул вакыттан бирле дус без.

АКАДЕМИК ИВАНОВНЫҢ «УЙЛАП ТАБЫШЛАРЫ»

«Коммуна» тарихы 1956 елда Ленинград шәһәренең Фрунзе районы пионерлар йортында башлана һәм башта Яшь фрунзечылар коммунасы (КЮФ) дип атала. Үз вакытында ул балаларның ихтыяҗларына нигезләнгән кабатланмас педагогик тәҗрибә буларак дан казана. Мәктәпләрдә «коммунарларча» яши башлыйлар. Пионерлар оешмасы сүздә генә түгел, эштә, гамәлдә балаларның үз оешмасына әйләнә.

Иванов пионерларны гына коммунага берләштереп калмый. Ул социаль-педагогик хәрәкәтнең башында тора. Педагогларны Энтузиастлар берлегенә җыя, студент-педагогларны Макаренко исемендәге коммунага берләштерә. Бөтен ил буенча коммуна отрядлары, студентларның һәм педагогларның клублары барлыкка килә башлый.

«Орленок» Бөтенроссия лагеренда яшүсмерләр өчен кызыклы яшәү рәвеше, балалар һәм өлкәннәр арасында иҗади хезмәттәшлек булдыруда КЮФның кырык кешелек «десанты» катнаша.

ГОМУМ КАЙГЫРТУ ПЕДАГОГИКАСЫ

Иванов үзенең методикасын «гомум кайгырту педагогикасы» дип атый. Ул балаларга һәм өлкәннәргә үзләрен тормыш хуҗалары итеп тоярга мөмкинлек бирә, әйләнә-тирә мохитне ихластан кайгыртырга өнди, үсәргә-үзгәрергә, мәрхәмәтле булырга, иҗат итәргә, иптәшлеккә әйди, демократизмны, ирек рухын алга сөрә.

КТД ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ

«Коллектив иҗат эшләре энциклопедиясе»ндә балаларны да, педагогларны да 1950 нче еллар башыннан алып ярты гасыр буе мавыктырган гаҗәеп проектлар – пресс-конференцияләр, ачылган һәм ачылмаган сер кичәләре, төрледән-төрле турнирвикториналар, яраткан шөгыль эстафеталары, фабрикалар, бәйрәм почтасы, иҗади йөкләмәләрнең чиратлашуы һ.б. бар. Барысы да рәхәтләнеп «уйный» иде, чөнки болар – мәҗбүри кертелгән чаралар түгел, укучылар аларны үзләре теләк белдереп, укытучылар ярдәмендә уйлап тапкан. Шуңа күрә иҗат ашкынулары көчле һәм зур булды.

БУЫННАР ДУСЛЫГЫНЫҢ КӨЧЕ

Иванов мәктәп коллективында бәйрәм үткәрү методикасын эшли – бәйрәмне буыннардан килә торган рухи тәҗрибәне ныгытуның иң кулай, аңлаешлы формасы дип саный.

Игорь Петрович үзенең диссертациясендә регрессив һәм прогрессив тәрбия мөнәсәбәтләре типологиясенә аңлатма бирә, авторитар педагогның, чамадан артык вакчыл опекунның тәэсир итү механизмнарын күрсәтә, «ирекле тәрбия» гыйбарәсен ялгыш аңлау проблемаларын ачыклый. Буыннар арасындагы дуслыкның көчен дәлилли, хезмәттәшлек һәм иҗади бердәмлек процессларын күрсәтә.

КОММУНАРЛАР ДУСЛЫГЫ

Иванов тулы, бөтен тәрбия концепциясен эшли, бер кешедән икенчесенә тапшырыла килеп, бу методика меңәрләгән педагоглар арасында дан казана.

Игорь Петрович, 1984 елда мәгариф реформасы материалларын эшләүдә катнашуга чакыру алгач, шатланып риза була. Әмма ни кызганыч, реформада үзенең тәкъдимнәрен күрми. Шуннан сәламәтлеге какшап, хастаханәгә эләгә. Бу вакыттан башлап коммунарлар дуслыгы турында анда да белә башлыйлар. Кимовчылар авыру яныннан бер минутка да китми, әллә кайдан кирәкле дарулар юнәтә, Ивановны яңадан йөрергә, сөйләшергә, язарга өйрәтә, коммунарлар җырларын җырлый...

И.П. Иванов Санкт-Петербургның Волков зиратында җирләнгән. Һәр ел саен 5 ноябрьдә, туган көнендә, педагогның яшь буынны тәрбияләү методикасын кулланучы тарафдарлары остазларын искә алырга аның кабере янына килә.

Макаренко исемендәге коммунаның XVII съезды (Лужск районы, 1965 елның июле). 

Фотолар: Александр Ефремов, Асия Муравицкая архивыннан 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: