Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ – БАСУДА ҺӘМ ФЕРМАДА

Бер генә сөт савучы да булмаган сыер саву залларындагы «карусельләр», югары уңыш җыеп алыр өчен, агрономга аерым бер басуга кайсы ашламаны күпме кертәсен әйтә торган ясалма интеллект... Цифрлы трансформациянең әнә шундый могҗизалары асылда инде күптәннән беркемне дә гаҗәпләндерми. Һәрхәлдә, Татарстанда. Агросәнәгать комплексын цифрлаштыру динамикасы рейтингында* Россия Федерациясе төбәкләре арасында республика беренче урында тора.

Әтнә районы. «Тукай» ҖЧҖ терлек үрчетү комплексы. 2 400 баш савым сыеры һәм «карусель» тибындагы савым залы. Биредә сөтлебикәләрне роботлар тәэмин итә. Моңа өстәп, тагын 400 һәм 600 баш бозау өчен каралган корылмалар. Саллы гына комплекс, гәрчә республикада иң зурысы булмаса да. Әмма эш аның зурлыгында түгел. «Тукай» ҖЧҖ – цифрлы технологияләр һәм яңалыклар кертү буенча районның үзендә генә түгел, ә республикада да иң алдынгылардан санала. Күптән түгел генә биредә узган семинарда хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов коллегаларына алдынгылыкка ирешергә ярдәм итә торган заманча технологияләрнең, ясалма интеллект белән цифрлаштыру ысуллары һәм процессларны автоматлаштыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Савым көтүенең яхшы күрсәткечләр бирүен тәэмин итә торган сөт саву «каруселе» – җайга салынган системаның бер өлеше генә.

«Тукай» комплексының көтү белән идарә итү программасы белгечләргә хайваннар турында объектив мәгълүмат биреп бара: тулаем да, һәр сыер турында аерым‑аерым да. Ясалма интеллект ничек соң шулай бер сөтлебикәне икенчесеннән аера ала, диярсез.

Бу бик гади: һәр сыерга аерым датчик беркетелгән, ягъни һәркайсының «электрон паспорты» бар. Сыер савым залына керүгә, ясалма интеллект аны «танып» ала. Оператор да кайсы сыерның «карусель»дә нинди урынга савылырга басуын күреп тора.

Һәр сөтлебикә биргән сөт күләме, сөтнең сыйфаты, малның актив вакыты, ял иткән чагы, сәламәтлеге, булган диагнозлары – бөтен мәгълүмат теркәлеп бара. Теркәлеп кенә калмый, ә операторларга, ферма белән идарә итүчегә, зоотехникка, ветеринарга анализларга, уйланырга, кулай ысуллар сайларга ярдәм итә. Тупланган мәгълүматка таянып, программа башкарылырга тиешле эшләрнең сроклары һәм күләмнәре турында да хәбәр итә.

ПРОГРАММА ПРОДУКТЛАРЫ? ҮЗЕБЕЗНЕКЕ!

Билгеле булганча, Татарстан – Россия Федерациясендә сөт җитештерү буенча лидер. Терлекчеләрнең югары нәтиҗәләре цифрлаштыруга ни дәрәҗәдә бәйле икән? Бер генә мисалга тукталыйк: Балтач муниципаль районындагы «Дуслык» хуҗалыгында заманча технологияләрне, шул исәптән цифрлы идарә итү программаларын кертү 2023 елда сөт җитештерү күләмен 500 тоннага арттырырга ярдәм иткән. Тагын бер факт: цифрлы система кулланыла торган 188 хуҗалыкта ТР авыл хуҗалыгы оешмаларындагы савым терлегенең 76 проценты тупланган. Шул ук вакытта биредә Татарстан сөтенең 79 проценты савыла, ә узган елның беренче яртыеллыгында әлеге продуктның күләме 69,8 мең тоннага арткан! Өстәмә керем дә ике миллиард сумнан артып киткән.

Аңлашыла ки, бүгенге шартларда цифрлы трансформация бурычларын уңышлы хәл итүдә мөһим факторларның берсе – авыл хуҗалыгы өчен үзебезнең программаларны эшләү. Алар ни дәрәҗәдә көндәшлеккә сәләтле соң? Бүгенге көндә көтү белән идарә итү системалары үзебезнеке, алар чит ил аналогларыннан сыйфатлырак та, шуның өстенә арзанрак та. Димәк, аграрийлар, бигрәк тә кече пред­ приятиеләр аларны сатып ала алачак, дигән сүз.

«Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» («РМИҮ») АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин көтү белән идарә итүнең үзебездә эшләнгән системасының нәтиҗәлелегенә ачык мисаллар китерде. Татарстан хуҗалыкларының берсендә өч елда бу система ярдәмендә тәүлеклек савып алынган сөт күләме һәр сыердан 6,5 литрга арткан: төркемнәрне дөрес туплап ашату, ветеринария чараларын саклауга контроль, шулай ук үрчетү буенча комплекслы эш алып бару да үз нәтиҗәсен биргән. Тагын бер игътибарга лаек факт: җитештерүнең нәтиҗәлелеге арту белән беррәттән, оешманың менеджмент буенча чыгымнары да кимегән – болары да шул ук цифрлы чишелешләр, ясалма интеллект куллану аркасында.

С «карусели» молоко поступает в танки для охлаждения до 4 градусов, хранения и последующей отгрузки.

КУЛ БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ УРЫНЫНА

«РМИҮ» белгечләре бер сан китерә: 99,5%. Көтү белән идарә итү системасы, ясалма интеллектка таянып, сыерларны бер-берсеннән әнә шул төгәллектә аера ала. Бу ни дәрәҗәдә мөһим һәм нәрсә бирә? Беренче чиратта, көтү белән дөрес идарә итүнең яңа мөмкинлекләре барлыкка килә. Малларны аерым сыйфатлары буенча берләштерү, һәр сыерның сәламәтлегенә көн саен мониторинг ясау – эшләрне әллә ни зур көч һәм чыгымнар сарыф итмичә генә башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Кичә генә хыял булып тоелган нәрсәләр бүген чынга аша.

– Ясалма интеллект көндәлек мәшәкатьләрне үз өстенә алуы белән яхшы да, – дип аңлата «РМИҮ» АҖ генераль директоры. – Терлекченең көн саен күпме көче һәм вакыты малларны карап-тикшереп чыгу, хәлләрен күзәтеп тору өчен китә иде. Меңәр, икешәр-өчәр мең, хәтта бишәр, унышар мең баш терлек тоткан хуҗалыклар өчен бу – гаять катлаулы бурыч, аны тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгу мөмкин дә түгел дияргә була. Хәзер исә техник күзәтеп тору һәм ясалма интеллект әлеге көндәлек мәшәкатьне үз өстенә ала. Ул савым көтүенең нинди хәлдә булуын теләсә кайсы белгечтән дә яхшырак күрә.

Аңлашыла ки, ясалма интеллектка ия теләсә кайсы система арзан тормый. «Тимер» үзе, программасы, системаның көйләнеше, аны карап тору шактый акча таләп итә. Әмма бу чыгымнар үзләрен аклый да. Менә гамәлдә расланган хисаплар. 1000 баш сыер асралган фермада хайваннарның аксавын исәпләп чыгару буенча ясалма интеллект системасын кертү чыгымнарны 13 ай эчендә аклаган – система җиде миллионнан артык өстәмә еллык керем алырга мөмкинлек биргән.

Тагын бер ясалма интеллектлы системага ихтыяҗ зур. Сүз савым залында сыер саву регламентын контрольдә тоту турында бара. Һәр этапта регламентның төгәл үтәлеше тәэмин ителә. Нәтиҗәдә, сөт-лебикәләр мастит белән сирәгрәк авырый, аларның сөте категория ягыннан югарырак исәптә йөри, димәк, сату бәясе дә арта. Әлеге система үз чыгымнарын ун ай эчендә аклаган. Системаны кертү чыгымнары елга өстәмә 5 миллион сум керем булып әйләнеп кайта.

КАДРЛАР КЫТЛЫГЫНА КАРШЫ – АКЫЛЛЫ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР

Акыллы системалар кулланылышта гади, әмма аларны үзләштерү, һәр яңа технология кебек үк, һөнәри яктан әзерлек таләп итә. Цифрлаштыру аграр өлкәне шулкадәр тиз үзгәртә ки, хәтта югары уку йортлары да өлгерешә алмый. Шуңа күрә яшь белгечләрне эшкә урнашуга ук өйрәтергә туры килә. Махсус семинарлар, квалификацияне күтәрү курслары булыша. Татарстанда бүген АСК җитәкчеләре һәм белгечләре өчен каралган «Нәтиҗәле агропредприятие: автоматлаштыру һәм цифрлаштыру» дип аталган махсус программа бар. Ул бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Өйрәнү процессында яңа белем һәм күнекмәләр генә алып калмыйсың, югары квалификацияле белгечләр белән бергә үз предприятиең өчен цифрлы трансформация буенча юл картасын да эшлисең. Аннары инде аны гамәлдә кулланырга гына кирәк булачак.

Күптән түгел генә булып узган Kazan Digital Week – 2024 форумы кысаларында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов бик әһәмиятле бер нәрсәгә игътибар итеп узды. «Ясалма интеллект куллану хезмәткәрләрнең квалификациясенә булган таләпләрне бераз йомшарта, кайбер очракларда хәтта көндәлек бурычларны үтәр өчен кирәкле кадрлар кытлыгын капларга да ярдәм итә», – диде ул. Елдан‑ел күбрәк кадрларга мохтаҗлык кичергән авыл хуҗалыгы тармагы өчен бу гаять актуаль мәсьәлә.

КОСМОСТАН КАРАШ ҺӘМ ИСӘПКӘ АЛЫНМАГАН ҖИРЛӘР

Республика АСК белән идарә итү системасын тулаем үзгәртмичә, аерым бер предприятиеләргә цифрлы технологияләр кертү белән генә чикләнеп калса, Татарстан, әлбәттә, агросәнәгать комплексын цифрлаштыру рейтингында алдынгылыкка ирешә алмас иде. Бүген ул заман таләпләренә җавап бирә торган цифрлы модель үрнәге исәпләнә. Бу – ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Агросәнәгать комплексының бердәм дәүләт мәгълүмат системасы. Ул 2022 елдан дәүләт статусына ия. Система өч меңнән артык кулланучыны берләштерә, анда теркәлгән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр республика тулай авыл хуҗалыгы продукциясенең 80 процентын җитештерә.

Бердәм мәгълүмат системасының тугыз төп модуле бар, аларның һәркайсы аерым бер бурычны үтәргә булыша. Аерым алганда, «Мәгълүмат туплау» модуле авыл хуҗалыгы товары җитештерүченең үзеннән, турыдан-туры аның исәп‑хисап системасыннан мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Бу нәрсә бирә соң? Беренче чиратта, алынган мәгълүматның төгәллеген тәэмин итә, аерым бер этапларда алынганындагы ихтимал ялгышлыкларга юл калдырмый. Мәсәлән, модуль кулланыла башлагач, сөт буенча алынган хисапларның төгәллеге өч мәртәбә арткан.

Үсемлекчелек тармагы өчен нигез саналган «Геомәгълүмат системасы» модуленең дә бик әһәмиятле үз бурычлары бар. Биредә өч миллион гектарга якын басу буенча мәгълүмат тупланган. Бу тулаем статистик мәгълүматның 92% ын тәшкил итә (калган 8%ы – системага кертелмәгән хуҗалык итүнең кече формаларына карый). Модуль агымдагы елгы чәчү җирләрен барларга, басу культураларын җыю, формалаштыру, саклау, кырларның чикләре турындагы мәгълүматны структурлаштырырга, кайчан нинди культура үстерелүен белергә мөмкинлек бирә. Әлеге мәгълүмат, мисал өчен, үсемлекчелек тармагында субсидияләр бүлгәндә бик кирәк.

«Кулланылмаган җирләр» модуле агропредприятиеләргә керемнәрен өч миллиард ярым сумга арттырырга булышкан. Аның бурычы – спутник аша басуларны мониторинглау һәм теркәү. Космостан күзәтү нәтиҗәсендә 4 ел эчендә кулланылмаган 125 мең гектардан артык чәчү җирләре барлыгы ачыкланган. Аларны әйләнешкә кертү агро­ предприя­ тиеләрнең керемен дә 3,5 миллиард сумга арттырырга ярдәм иткән.

«MADE IN TATARSTAN» ЦИФРЛЫ ИНСТРУМЕНТЛАРЫ

Цифрлаштырудагы казанышлар – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгы белән «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖнең үзара килешеп эшләвенең уңышлы нәтиҗәсе ул. Монда иң мөһиме – Татарстанның файдалы, үтемле цифрлы инструментларын республика аграр тармагындагы аерым ихтыяҗларны исәптә тотып үстерү һәм кулланышка кертү. Шундыйлардан, мәсәлән, авыл хуҗалыгы җирләрен мониторинглауны атарга була. Бу система туфракның халәтен, сугаруга һәм ашламаларга мохтаҗлыгын белеп торырга мөмкинлек бирә.

Үзенең нәтиҗәле булуын югарыда аталган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгының Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы да күп тапкырлар исбатлады. «РМИҮ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин әйтүенчә, «системаны кертү һәм хисапларны визуальләштерү ысулларын эшләп чыгу оператив хисапның төгәллеген 83% ка кадәр арттыра, ә менә идарә итү оешмалары белән министрлыкның эш чыгымнарын елына 99 мең сәгатькә кыскарта».

Йомгак ясап, ясалма интеллектны һәм цифрлаштыруны куллануның нинди нәтиҗәләр бирүенә тагын бер ачык мисал китерик. Республикада бүгенге көндә әче туфракны известьләштерү буенча контроль электрон форматта алып барыла. Шуннан нәрсә, дисезме? Янәсе, вак мәсьәлә. Алай димәс идек. Бел- гечләр мәгълүмат һәм нәтиҗәләрне элеккечә кәгазьдә теркәп барганда, хаталардан саклану кыенга килә иде. Шуңа да мәйданнарның кайбер өлешләрендә известьләштерү – артыграк, кайберләрендә күбрәк башкарылырга мөмкин. Әлеге дә баягы кеше факторы, ни кызганыч, финанс ягыннан югалтуларга китерә: кайдадыр күбрәк известьле ашлама кертеп, өстәмә, хәтта артык эш эшләп ташлыйлар, кайдадыр, киресенчә, известь күләме җитмәгәнгә, уңыш та мактанырлык булмый. Контрольдә тотуның цифрлы системасы кертелгәннән соң, 12% мәйданда известьләштерүнең проект буенча эшләнмәгәнлеген ачыклау финанс югалтуларының шактый булуын дәлилли...

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: