Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Иптәш Шәймиев, мин сезгә өчле куя алам...»

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең укытучылары белән остазлары турында хатирәләрен барлый һәм ни өчен «укый-яза белмәүче татарны үз якташларының да өнәмәве һәм аның гражданин буларак та башкаларның ихтирамын казана алмавы» хакында фикерләре белән уртаклаша.

БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫ

1944 елда Пучы урта мәктәбен тәмамлап, шундук күрше Әнәк авылына башлангыч сыйныфларны укытырга билгеләнгән чакта Минтимернең беренче укытучысы Хәдичә Әхмәдуллинага 18 яшь була. Соңрак Хәдичәне «Әнәк авылында мәгариф революциясе ясаучы укытучы» дип атыйлар.

«...Еллар үтү белән мин шуны аңладым: гомер таңыбызда ук минем һәм сыйныфташларымның нәкъ менә шул гаҗәеп сизгер, игелекле, намуслы кешене очратуыбыз ничек яхшы булган бит... Хәзер инде ул бакыйлыкка күчте, әмма мин аны һәрвакыт яратып һәм рәхмәтле булып искә алам...

Ул безне чын, лаеклы кеше булырга өйрәтте. Мәсәлән, өлкәннәр күзенә туры карарга, беркайчан да беркемне дә алдамаска. Әлбәттә, без аның өчен урыны‑урыны белән йомшак, кай җирләре исә бөтенләй каткан пластилин төсле идек... Әмма укытучыбыз безнең һәркайсыбызны тигез күреп, тигез яратты, тигез белем бирде, һәм нәтиҗәдә шактый ук яхшы кешеләр булып үсеп җиттек бит».

МАТЕМАТИКА

«...Мин басу киртәсе янында математика укытучысын көтеп тора идем – ул көн саен безнең авыл аша үзенекенә үтеп китә. Аны сагалыйм. Ул исә минем борчулы йөз белән уңайсызланып торуымны күрә дә яныма килә: «Йә, нәрсә булды тагын, Тимер?» – ди. «Менә мин чишкән мәсьәләнең җавабы нигәдер китаптагыга туры килми, бәлки дәреслектә хата киткәндер?» – дим. «Юк, – ди укытучым, – дәреслектә хата юктыр ул. Әйдә бергәләп уйлап карыйк әле...».

Мәсьәлә чишелә. Һәрвакыт чишелә. Укытучым белән без гел дөрес җавапны таба идек. Һәм бу белем миңа гомерлеккә сеңде. Кече улым Радик Казанда мәгълүм 131 нче мәктәпне тәмамлаганда, без еш кына ярыша идек: төрле бүлмәләргә керәбез дә мәсьәләне кем тизрәк чишүен ачыклыйбыз. Мин улымнан калышмый идем...»

РУС ТЕЛЕ

«Яки менә рус телен алыйк.

...Без татар авылында тудык, саф татар мохитендә үстек һәм укыдык бит... Көнкүрештә беркем дә русча сөйләшми иде. Шунлыктан рус телен бары тик грамматика аша гына өйрәндек. Бер яктан караганда, бу бик шәп нәрсә: хәтта рус милләтеннән булучылардан да дөресрәк яза идек. Әмма икенче яктан, практика җитенкерәмәве үзен сиздерде.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысын яхшы хәтерлим, Антонина Ивановна исемле иде. Безнең бу педагогны яратуыбыз, аның безне һәм үз фәнен яратуы, билгеле инде, бушка китмәде, һәм без, мәктәпне тәмамлаганда, акцент белән булса да, русча сөйләшә башладык. Бу бик зур казаныш иде».

КИТАП УКУ

«...Мәрзия апам миңа китапларның кызык урыннарын төнлә белән укып күрсәтә, ә әти белән әни аны төнлә генә түгел, көндез дә бик күп укыганы өчен орыша иде. Нигә ярамый соң? Һәм беркөнне ул кичке аш вакытында «Кигәвен» романынының эчтәлеген сөйләде. Мин әтиемнең һәм бертуганнарымның реакциясен күзәттем. Апам бик оста сөйли иде! Роман безнең барыбызны да мавыктырды, хәтта ашаудан туктадык. Апаны инде шуннан соң артык күп укыганы өчен әрләми башладылар.

...Шунлыктан китап уку – минем балачактан ук килгән мавыгуым ул. Этнограф Карл Фукс унтугызынчы гасырда ук татарларның укымышлы булуына игътибар иткән бит. Үзенең «Статистика һәм этнография җәһәтеннән Казан татарлары» дигән китабында галим: «...Укый‑яза белмәүче татарны үз якташлары да өнәми һәм ул гражданин буларак та башкаларның ихтирамын казана алмый», – дип язган. Кемнең инде шундый буласы килсен? Мин андыйлардан түгел идем».

ФАКУЛЬТАТИВ

Авыл хуҗалыгы институтында уникаль ректор – Сергей Николаевич Коньков бар иде.

«Искиткеч укымышлы, зыялы һәм бик тыйнак кеше. Ул студентларны ярата, һәм без барыбыз да моны сизә идек. Бихисап эше булуга карамастан, ул әле терлекчелек буенча курс та укытты. Без механиклар өчен бу төп предмет түгел, факультатив кына, шунлыктан дәресләргә йөрмәсәк тә ярый иде. Зачет яки имтихан да бирәсе юк. Әмма Коньковның лекциясен тыңлау өчен әлеге курска бөтен студент йөрде! Искиткеч талантлы галимне тыңлап туймаслык иде. Без нигездә барыбыз да авыл баласы бит, үзебез сарык һәм сыер да көттек, сарык та кыркыдык, абзар да чистарттык, әмма без Сергей Николаевич сөйләгәннәрнең күбесен белмәдек. Каникулга кайткач, мин әтигә дә сорауларымны бирәм, һәм хәтта ул да җавап бирә алмый иде! Ә инде мин аңа Коньков лекцияләренең эчтәлеген сөйләгәч, сабыйларча гаҗәпләнә иде».

Беренче укытучысы Хәдичә Әхмәдуллина белән очрашу. 2007 ел, сентябрь. 

МЕХАНИКА

Машина детальләре һәм күтәрү механизмнары буенча дәресләрне доцент Идиятулла Ибраһим улы Еникеев алып бара.

«Ул дәрестә кулына акбурдан башка бернәрсә дә тотмый, беркая да карамый, бернәрсә белән дә тикшерми – әлеге бик катлаулы фәнне яттан белә иде. Андагы коэффициентларның никадәр икәнен белсәгез сез! Барысын да башта тоту өчен, феноменаль хәтер кирәк. Машина төзүче инженерлар белә: Н.С.Ачеркан редакциясендәге белешмәлек бар, берничә томлы. Без, яратып, доцентыбыз Еникеевны «Ачеркан» дип йөртә идек. Ул әлеге белешмәлекне дә тулысынча яттан белгәндер, дип уйлыйм. Мондый кешегә зачет һәм имтиханнарны ничек тапшырырга соң? Имтихан кая ул, курс эшен әзерләп бетергәнче җиде кат тирең чыга: исәпләүләр һәм сызымнар белән тәүлекләр буе шөгыльләнергә туры килә. Ясап бетереп, күрсәтергә киләсең, ә ул инде синең ватмандагы сызымны әллә кайдан ук күреп алган була. «Ачеркан»ның атаклы карандашы бар иде: бер ягы кызыл, икенче ягы зәңгәр грифельле. Карандашын кызыл ягы белән әйләндерүгә үк аңлыйсың – курс эшен кабат язарга туры киләчәк. Зәңгәр ягы белән тотса, димәк, ул син алып килгән сызымны карарга әзер.

Бик кырыс, әлбәттә, әмма, вакытлар үткәч ачыкланганча, бик гадел дә булган бу. Безнең педагогыбыз барысын да тәфсилләп аңлатып бирә иде. Сабыр гына аңлата, хаталарны күрсәтә, студент стипендиясез калмасын өчен, эшне уңай билге алганчы үзгәртү мөмкинлеген бирә. Бик катлаулы очракларда гына «Ачеркан» студентка: «Булды-җитте! Әйдә, үзеңне дә, мине дә газаплама – синнән инженер чыкмаячак»,  – дип әйтә ала иде. Үзе үк агрономия яки башка факультетка күчәргә булыша аннары. «Анда сызым сызып, исәпләп интекмәссең, үзеңне шундук бәхетле итеп тоячаксың», – дип юата да иде әле педагог. Без бик хөрмәт иткән шәхес студентка шундый бердәнбер җәзаны гына бирә ала иде».

ФИЗИКА

Физика укытучысы Шамуел Соломонович Маневич – аеруча хөрмәтләнә торган педагог булды.

«Холкы йомшак булса да, ул бик таләпчән мөгаллим иде. Минем аңа кагылышлы бер хатирәм бар. Институтка укырга кергәч, мин иреккә чыккандай булдым. Бу бит мәктәп түгел, көн саен такта янына чыгармыйлар, шунлыктан даими шөгыльләнмәсәң дә була торгандыр, дип уйладым мин. Соңыннан да укып була бит. Берничә ай бер көн кебек үтеп тә китте. Зачетлар вакыты җитүен сизми дә калдык. Мин бернинди әзерлексез коллоквиум тапшырырга киттем. Маневич иде укытучым. Ул минем җавап бирүемне игътибар белән һәм бик тыныч кына тыңлап торды да: «Иптәш Шәймиев, мин сезгә өчле куя алам. Тик мин сезне бишлегә укырга сәләтле дип уйлыйм. Ә сез ничек уйлыйсыз?» – дип сорады. Миңа шулкадәр оят булды ки, мөгаен, колакларыма кадәр кызаргандыр. Ул миңа өчле куймады, бер атнадан килергә кушты. Бер атнадан соң мин физикадан чыннан да бишле алдым.

Маневич менә шундый шәп сабак бирде миңа! Үпкәләтмичә генә шәпләп аңлатты. Шуннан соң инде мин укуга зыян китермәдем. Һәм шуны да колагыма киртләдем: язмышының ничек хәл ителүе сиңа бәйле кешеләр белән җайлап кына сөйләшергә, шул ук вакытта таләпчән дә булырга кирәк икән. Бу кешегә эшләү, иҗат итү, намуслы акча табу һәм үз остазы-укытучысы-җитәкчесенә рәхмәтле булу мөмкинлеген бирәчәк. Ихтимал, зур яки кечкенә коллективта кешеләргә җитәкче итеп куелган шәхес нәкъ шундый булырга тиештер дә. Киләчәккә шуны хәтеремә киртләп куйдым».

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: