Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Юлбашчы белән бер партада

Кытай Халык Республикасыннан килүчеләрне дөньядагы иң актив һәм кызыксынучан туристлар дип санаучылар, мөгаен, ялгышмыйдыр. Чин халкының оешкан төркемнәрен сез Перудагы атаклы Мачу-Пикчу янында да, Эйфель манарасы тирәсендә дә, Мәскәү Кремле диварлары буенда да очрата аласыз. ЮНЕСКО һәйкәлләре буларак, Казан Кремле, борынгы Болгарны да һәм Свияжскидагы Успение монастырен да алар игътибарсыз калдырмаячак. Ә КХР туристлары өчен Татарстан буйлап турларның мәҗбүри программасына тагын нәрсә керә яки киләчәктә өстәлә ала соң?

Газ лампалары. Яшел сукно ябылган инспектор өстәле. Саллы имән шкафлар, ә аларның пыялалы ишекләр каплаган киштәләрендә – Россия империясе законнарының тулы җыелмасы... Бу – Казан Император университетының 7 нче мемориаль аудиториясе. 17 яшьлек Владимир Ульянов профессор Загоскинның рус дәүләте хокукы тарихыннан лекцияләрен нәкъ менә шушында тыңлаган.

МОНДА ЛЕНИН УКЫГАН, Ә ТОЛСТОЙ МОҢСУЛАНЫП ЙӨРГӘН

Бу бүлмәдә һәрнәрсә шул вакыттагы, 1887 елгы рәвешендә. Хәтта обойларның рәсемнәре дә шундый ук (аларны үз вакытында 1896 елгы ядкәр – «Император университеты һәм аның кайбер учреждениеләре биналарының фотографик сурәтләре альбомы»на карап, яңадан ясаганнар, ә обойларның нинди төстә булганын Мәскәүдәге бер лаборатория ачыклаган). Башка чор рухы, борынгылык мохите урамда бөтенләй башка гасыр булуын оныттыра. Бәлки, шуңадыр да монда килгән һәркем, изге урынга, изге зат каршына эләккәндәй, бик нык дулкынлана.

 

Чин иленнән килгән туристлар төркемен, әлбәттә, икенче рәттә, тәрәзә ягындагы парта да җәлеп итә. Булачак юлбашчының нәкъ менә шул партада утырганын аның университет курсташы соңыннан, совет чорында, һич шикләнми күрсәтеп биргән, диләр.

Ленин утырган партага утырып карау – аның идеяләрен дәвам итүчеләр өчен, мөгаен, зур дәрәҗәдер. КХР парламенты башлыгы, 2015 елда Казанда булган Чжан Дэцзян мондый мөмкинлектән баш тартмый – хатыны белән шушы урында фотога да төшә. Дүрт ел соңрак исә җитәкче дилбегәсен аннан кабул итеп алган Ли Чжаньшу әфәнде дә 7 нче аудиториядә булып китә. Аңа Владимир Ульяновның университетка кабул итү турында гаризасының күчермәсен бүләк итәләр. «Характеристикасын алганчы кичектереп торырга» дигән кырыс резолюция куелган гариза инде ул.

«Бу бик кыйммәтле бүләк, – ди күңеле булган, бик тәэсирләнгән кунак. – Югары уку йортының Кытай университетлары белән активрак хезмәттәшлек итүен сорар идем».

Хәер, объективлык саклап, шуны да искәртик: мемориаль аудиториядәге соңгы парта да, икенче рәттәгесе кебек үк, чит ил кунакларының һәрчак игътибар үзәгендә. Халык сөйләвенчә, укырга килгән көннәрендә күңелсезлектән, эче пошудан интеккән аемсыз студент Лёвушка шул партада утырган. Булачак «Война и мир» романы авторы Толстойга ул вакытта әнә шулай эндәшкәннәр.

ДВОРЯН УТАРЫНДАГЫ «КАПИТАЛ»

Дворян Орловларның Казандагы борынгы утарында, хәзер инде Ленин музее буларак билгеле бина ишек төбендә кунакларны Ленин үзе каршы ала. Бернинди идеологик күпертү-арттыру да юк – буе төп‑төгәл бер метр да алтмыш дүрт сантиметр. Узган гасырның егерменче елларында ук сынчы Николай Шильников ясаган бу Ильич – мөгаен, юлбашчыны бернинди арттырусыз, фотографик төгәллек белән күчереп алган бердәнбер һәйкәлдер. Барлык пропорцияләрне саклар өчен, автор Баш мие институтындагы материалны махсус өйрәнә.

Музейга килгән Кытай делегацияләренең Ленин янында истәлеккә фотога төшүе бер дә гаҗәп түгел. Гадәттә моны экскурсиядән соң эшлиләр. Шунысын да әйтми мөмкин түгел: туристлар төркеме зур булсынмы, берничә генә кешелекме – экскурсия вакытында ара‑тирә фотоаппарат төймәсенә баскан аваздан кала чебен очкан тавыш та ишетелми – кунаклар экскурсоводның һәр сүзен игътибар белән тыңлый, әлбәттә, кыйммәтле ядкәрләрне истәлеккә фотога төшерергә дә онытмый.

Менә Володя Ульяновның әнисе Мария Александровнаның җыйнак кына бүлмәсе. Биредә бер гасыр ярым элек кулланылган көнкүреш әйберләре арасында чыннан да аныкы булган көзге‑псише бар. Янәшәдә – Александр III гә һөҗүм итүдә катнашкан өчен җәзаланган улы Александрның фотосурәте. Агач шкатулка да Мария Александровнаның шәхси әйбере. Улын кичерү турында үтенечне кире каккан җавап хатын ана кеше бәлки нәкъ менә шунда саклагандыр...

Владимир Ульянов бүлмәсе дә бик тыйнак җиһазланган. Өстәл, солдат койкасын хәтерләткән тар гына карават. Бер артык әйбер дә юк. Биредә дә чын-чынлап Ульяновларныкы булган әйберләрне күрергә мөмкин. Әйтик, кара савыты, гаилә сервизыннан шикәр савыты, Владимирның туганнан туганы уеп‑кырып ясаган агач шахмат. Өстәлдә Маркс «Капитал»ы ята. Большевикларның булачак юлбашчысы беренче сөргеннән кайткач укыган басма түгел анысы, ләкин шул чорныкы.

Йорт мохите, җиһазлар ул елларга абсолют төгәл туры килерлек итеп урнаштырылган. Моның өчен Ленин туганнарының истәлекләрен, XIX гасырның икенче яртысында урта керемле гаиләләрнең көнкүреш предметларын файдаланганнар. Әйе, биредә Ульяновлар гаиләсенең шәхси әйберләре күп түгел, ләкин моны аңлатырга була. Бу очракта вакыт кына түгел, вазгыять тә үзенекен иткән. Уллары Александр җәзаланганнан соң Казанга күченгәндә, Ульяновлар үзләре белән китаплар һәм рояль генә алып килгән. Димәк, бу вакытлыча түләп торган фатирларында алар кулланган җиһазларның барысы да диярлек шушы йорт хуҗаларыныкы булган.

Сүз уңаеннан, музейда Wirth маркалы рояль да тора. Нәкъ Ульяновлар гаиләсенеке кебек. Шулай итеп, Ленинның энесе Дмитрий Ильич оныгының улы – Александр Игоревич Ульяновның хис-тойгылары аңлашыла булыр. «Бөтен гаиләбез исеменнән Ульяновлар гаиләсенең тарихын саклау эшендә башкарган хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә... Шактый алдынгы ысуллар ярдәмендә сезнең музеегыз ул чорның көнкүрешен һәм традицияләрен өйрәнү, шулай ук Россия тарихын танып белү процессын саклап кына калмый, ә үстерә дә. Иң яхшы теләкләр һәм рәхмәт белән, Ульяновлар гаиләсе», – дип язган ул музей коллективына.

Ә менә КХРның Казандагы генераль консулы Сян Бо әфәнденең хатыннан өзек: «В.И. Ленин музее Татарстан Республикасының милли мәдәни мирасы булып тора һәм ул Кытай туристларының иң яраткан истәлекле урыннарыннан берсе... В.И.Ленин музей-йортының көннән-көн яхшыра баруын телим. Кытай-Россия дуслыгының мәңге дәвам итүен телим!» 

ГОРЬКИЙ МОНДА КАМЫР БАСКАН

Беркайчан да көн яктысы күрми торган караңгы җир асты, тычкан утыдай тонык лампа, баш түбәсендә кирпеч гөмбәз... Горький музееның төп үзенчәлеге дә әнә шулардыр, мөгаен. Бу подвал Андрей Деренков пекарнясы була да инде. Киләчәктә «революция хәбәрчесе» дип тә йөртеләчәк әдип, үзенең Казан «университетлары»нда укыганда, җиде кат тире чыкканчы менә шушында эшләгән. Җиһазлар нәкъ 1886‑1887 еллардагы кебек. Пекарняда Алексей Пешков бер сменага 30 потка якын камыр баскан. Тормышта моннан да авыррак эш күрмәдем, дип яза ул соңыннан истәлекләрендә...



Ленин музее белән чагыштырганда, Кытай делегацияләре бирегә әле бик еш килми, бәлки, аның барлыгы турында хәбәрдар түгелләрдер. Шул ук вакытта, Горький әсәрләрен Чин илендә Россиядәге кебек үк беләләр һәм яраталар. Шанхайдагы Лу Синь (хәзерге кытай әдәби теленә нигез салучы) бакчасында кешелек дөньясы тарихындагы ун төп язучының сыннары куелган. Шуларның берсе – Максим Горький. Күпмедер белемгә ия һәр кытайлыга таныш рус әдипләренең берсе ул. Биш ел элек, язучының тууына 150 ел тулу уңаеннан, КХРда аның 20 томлык җыелма әсәрләре миллионнан артык тираж белән кабат басыла. «ХХ гасыр рус язучылары арасында ул беренче урында тора», – дип саный Пекин университеты профессоры Жэнь Гуансюань.

Димәк, Казандагы истәлекле коллекция ядкәрләре Горькийның «Клим Самгин» әсәрендәге фәлсәфи мәгънәләрне аңлый белгән югары зәвыклы белгечләрне генә түгел, аның «Давыл кошы турында җырлар» яки пролетар рухлы «Ана» романын сөючеләрне дә кызыксындыра ала. Әдип фотода киеп төшәргә яраткан түбәтәй, аның зәңгәр күлмәге, кәнәфие, күзлек савыты... – бу шәхси әйберләр бүген дә язучының күңел җылысын саклый кебек.

P.S. Әлбәттә, Кытайдан килгән туристлар өчен кызыклы булырлык истәлекле урыннарның барысы турында да сөйләп чыгыйк дисәк, тулы бер журнал да җитмәс. Кайберләрен генә санап китик. «Ленино -Кокушкино» музей-тыюлыгы *, андагы бабасының утарында Владимир Ульянов беренче сөргенен уздырган. Казан университетының тарихи аудиториясе – монда 1887 елда студентлары сходкасы үтә, шул җыеннан соң Ульянов университеттан куыла. Красновидово авылында А.М. Горький музее. Казанда социалистик көнкүреш музее.

Сафа Гәрәев

Фото: Әскәр Сабиров, pxhere.com, kpfu.ru

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: