Сян Бо: «Илләребез арасында төбәкара хезмәттәшлекне тизләтү төймәсенә инде басылды»
Татарстан һәм Кытай компанияләре арасында хезмәттәшлек перспективалары нинди? Кытайда Сабан туе үткәрү мөмкинме? Татарстанда яшәүче кытайлар үзләрен ничек хис итә? Татарстан Республикасына Кытайдан оешкан туристлар төркеме кайчан килә башлаячак? ТР башкаласында Кытай киносы фестивалендә нинди фильмны карарга кирәк? Әлеге һәм башка сорауларга Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы җавап бирә.
ҮЗАРА МӘНФӘГАТЬЛӘР: ЭЛЕКТРОМОБИЛЬДӘН АЛЫП АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫНА КАДӘР
– Татарстанда Кытай белән хезмәттәшлектә тормышка ашырыла торган уңышлы проектлар арасында Яр Чаллы һәм Алабугадагы Haier заводлары, автомобильләр җитештерүе бар. Тагын кайсы өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек алып барырга була? Бу юнәлештә нинди перспективалар бар?
– Кытай – Россия арасындагы киң күләмле партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре яңа эпохада моңарчы күрелмәгән югары ноктага җитте. Ике яклы мөнәсәбәтләр үсешенә КХР рәисе Си Цзиньпин белән РФ Президенты Владимир Путинның март аенда Мәскәүдә узган очрашуы көчле импульс бирде. Хәзер ике ил арасындагы төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек күләм ягыннан да, сыйфат буенча да үсүен дәвам итә. Илләребез арасында төбәкара хезмәттәшлекне тизләтү төймәсенә инде басылды.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең мөһим субъекты булып тора. Аның территориясендә КАМАЗ һәм Казан авиация заводы кебек традицион сәнәгать тармаклары предприятиеләре, шулай ук Россиянең төп инновацияле парклары: «Алабуга» махсус икътисадый зонасы һәм «Иннополис» инновацияле зонасы урнашкан. Соңгы елларда Татарстан белән Кытай төбәкләре арасында хезмәттәшлек актив үсеш ала, товар әйләнеше шактый үсте. 2022 елда сәүдә күләме 1,6 миллиард АКШ долларына җитте, бер ел эчендә 58 %ка артты, бу – тарихи рекорд. Haier һәм Midea кебек Кытай корпорацияләре инвестицияләр кертү һәм үз бизнесларын үстерү мәйданчыгы буларак Татарстан Республикасын сайлыйлар.
Кытай һәм Россия арасында ике яклы мөнәсәбәтләрнең тиз үсеше төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлек итү өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. Аның алга таба үсеш юллары турында ике илнең төбәкләре һәм компанияләре вәкилләре «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында фикер алышачак. Перспективалы юнәлешләр арасында – станоклар төзелеше, авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше, төп комплектлаучылар, электроника, көнкүреш техникасы, транспорт логистикасы, төрле энергия чыганакларында транспорт чаралары җитештерү һәм башкалар. Ике якның да кызыксынуын уяткан өлкәләрнең берсе, мәсәлән, электр автомобильләре җитештерү. Кытай әлеге юнәлештә алдынгы позицияләрне били, Россия, үз чиратында, яңа энергетика транспорт чараларын үстерүне хуплый. Татарстан компанияләре электр автомобильләрен эшләү белән актив шөгыльләнә. Шуңа күрә ике як предприятиеләре дә әлеге өлкәдә хезмәттәшлек перспективаларын карый һәм яңа энергетика транспорт чаралары базарында тәҗрибә уртаклаша ала.
Авыл хуҗалыгы, экология кебек өлкәләрдә дә зур хезмәттәшлек потенциалы бар. Узган ел ике ил арасында авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү күләме 41,8 %ка арткан. Күп еллар дәвамында Кытай Россиянең авыл хуҗалыгы продукциясе һәм ит буенча иң эре экспортеры булып тора. КХР Генераль консуллыгы элемтәләр урнаштыруга актив ярдәм итәчәк һәм икътисад, сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә яклар арасында хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәк.
КЫТАЙДА САБАН ТУЕ? НИК БУЛМАСЫН, ДИ!
– Россия белән Кытай арасында килешенгән нинди мәдәни проектлар Татарстанда тормышка ашырыла?
– Бу ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы булып тора. КХР Генераль консуллыгы Кытай белән Татарстан Республикасы арасындагы мәдәни элемтәләргә аерым игътибар күрсәтә, аларның үсешенә актив ярдәм итә. Ел башыннан без кытай теле буенча «Кытай күпере» конкурсы, «Халыкара кытай теле көне», Казанда вейци (го) буенча КХР Генераль консуллыгы Кубогының дүртенче уеннары, «Кытай аждаһа көймәләре бәйрәме» кебек чараларны матур итеп уздырдык. Әлеге чаралар дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга, ике як арасында үзара аңлашуны тирәнәйтүгә ярдәм итә, дип уйлыйм. Аерым алганда, Сабан туе бәйрәме вакытында Татарстанда безнең традицион «Аждаһа көймәләре бәйрәме» үткәрелде, сез аны «Кытай Сабан туе» дип атадыгыз. Анда 20 җирле команда катнашты, ә тамашаны 15 меңнән артык кеше карады. Бәйрәм барлык катнашучыларга Кытай, Россия һәм Татарстан арасындагы мәдәни чараларның кабатланмас рухын тоярга мөмкинлек бирде.
Сентябрь башында КХР Генераль консуллыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм «Татарфильм» кинокомпаниясе белән берлектә, Казанда Кытай киносы фестивален оештыра. Фестиваль программасы кысаларында тамашачылар Кытайның алты танылган кинофильмын күрәчәк, алар арасында культ дәрәҗәсендәге «Өйгә кайту» (Home Coming) фильмы да бар. Без Россиядәге дусларыбызны әлеге чарага килергә чакырабыз, бу Кытай мәдәниятен һәм сәнгатен тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк, дип уйлыйбыз. Кытай мәдәни төркемнәре шулай ук Казанда «СоТВОРЕНИЕ» Халыкара музыка фестивале һәм «Көнчыгыш базары» кебек чараларда катнашырга чакырылачак.
– Кытайда Сабан туе үткәрүгә ничек карыйсыз?
– Киләчәктә ике як та мәдәни-иҗади коллективлар юнәлеше, мәдәни һәм сәнгать күргәзмәләре оештыру, шулай ук музей эше өлкәсендә үзара хезмәттәшлек аша мәдәни алмашуларны ныгыту мөмкинлеген карый ала. Без шулай ук ике ил арасында үзара аңлашуны тирәнәйтү һәм дуслык бәйләнешләрен ныгыту максатыннан Кытай территориясендә Сабан туе бәйрәмен оештыру мөмкинлеген дә карый алабыз.
ТУРИСТЛАР ӨЧЕН СТИМУЛ БАЛАРАК БРИКС САММИТЫ
– Татарстанда Кытайдан килгән ничә кеше яши? Алар монда үзләрен ничек хис итә?
– Татарстан этник күптөрлелеге белән аерылып тора һәм төрле этник төркемнәрнең гармониядә яшәве үрнәге булып тора. Бүген республикада Кытай Халык Республикасыннан килгән 2200 граждан укый һәм эшли, шул исәптән 1900 студент һәм 300 эшкуар һәм Кытай предприятиеләре хезмәткәре. Төбәк хакимияте аларның белем һәм һөнәри үсеше өчен уңай шартлар тудыра. Татарстанда яшәүче Кытай гражданнары төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә һәм ике ил арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә. Агымдагы елның март аенда Татарстан Республикасы ведомстволары ярдәме белән рәсми рәвештә Кытай берләшмәсе төзелде. Бу Татарстанда Кытай гражданнарын үзара бәйләп торучы үзенчәлекле звено, ул шулай ук Россиядәге дусларыбызны Кытай тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырырга, ике ил арасында дусларча мөнәсәбәтләрне үстерергә ярдәм итә.
– Сезнеңчә, Татарстан Кытай туристлары өчен кызыклымы?
– Татарстан бай чал тарихка ия, ә Казан меңьеллык мирасы белән горурлана ала. Аның территориясендә бик күп борынгы һәйкәлләр бар. Бу Казан Кремле дә, борынгы чиркәүләр дә, мәчетләр дә һәм В.И. Ленинның музей‑йорты да. Республикада төрле дин вәкилләре үзара татулыкта яши. Бу, әлбәттә, Кытай туристларын җәлеп итә.
Кытай ике ил арасындагы туристлык хезмәттәшлеген үстерүгә зур әһәмият бирә. Статистика буенча, 2019 елда пандемия башланганчы, Россиягә 2,25 миллион Кытай туристы килгән, шул ук вакытта 2,72 миллион Россия туристы Кытайда булган. Ике ил дә туристлар алмашуның мөһим чыганагы булып тора. Агымдагы елның февралендә Кытай пилот режимында үз гражданнары өчен берничә илгә төркемләп сәфәр кылу турларын яңартты, алар арасында Россия беренче егерме ил арасында иде. Күптән түгел Кытай һәм Россия туристлар төркемнәре өчен визасыз режимны яңадан эшләтеп җибәрде. Кытай–Россия туристлар алмашуы өчен ишек хәзер ачык, гәрчә аларны тулысынча торгызу этаплап башкарылырга тиеш булса да.
– Кытай туристларының оешкан төркемнәре Татарстанга кайчан килә башлаячак?
– Агымдагы ел башында мин туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне тирәнәйтү һәм илләребезнең туристлык оешмалары арасындагы элемтәләрне ныгыту мәсьәләләрен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының рәсми вәкилләре һәм Казанның туризмны үстерү комитеты белән берничә очрашу үткәрдем. Киләсе елда Казанда БРИКС саммиты узачак, бу Казанга һәм Татарстанга тагын да күбрәк Кытай туристларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Кытай туристларының Татарстан Республикасына кызыксынуы арта гына барачагына ышанам.
БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ТӘМНӘР ҺӘМ АШ‑СУ ТУРЫНДА
– Татар ашлары сезгә ошыймы?
– Узган елның сентябрендә Казанга килгәннән бирле мин традицион татар ашлары, аерым алганда, сыер итеннән ясалган өчпочмак һәм баллы сый – чәкчәк кебек ризыкларны ашап карадым, алар миңа бик ошады.
– Ә татарстанлыларга нинди милли Кытай ризыгын тәмләп карарга киңәш итәр идегез?
– Кытай кулинария традицияләре тамырларының тирәнлеге һәм төрлелеге белән аерылып тора. Аның формалашуына күп факторлар, шул исәптән җирле гореф-гадәтләр, климат һәм ризык әзерләү үзенчәлекләре йогынты ясаган.
Бу сигез төп кулинария юнәлешенә китерә, аларның һәрберсе уникаль тәмгә ия. Мин Чунцин шәһәрендә тудым, аны еш кына «хого башкаласы» дип атыйлар. Чунцинның визит карточкасы булып чунцинча хого тора. Аш үзенең «әче, тозлы, хуш исле һәм кетердәвек» тәме белән аерылып тора. Аның үзенчәлеге – ингредиентларының төрлелегендә, уникаль тәмләткечләр куллануда һәм гадәти булмаган ысул белән табынга бирүдә. Чунцинча хого пешерү әллә ни зур осталык сорамый, аны һәркем өендә рәхәтләнеп әзерли ала. Россиядәге дусларымны Кытайда Чунцинга барырга, чунцинча хого ашап карарга һәм туган илемнең аш‑су культурасы белән танышырга чакырам.
Фото: Александр Ефремов, tatar-inform.ru
Добавить комментарий