Виртуаль мигә реаль белемне ничек кертергә?
Педагог-остаз исеменә лаек булу өчен мәгариф тармагында күпме эшләргә кирәк? Бүген укытучы хезмәте гадел бәяләнәме? Талантлы яшьләр айтишник түгел, бәлки педагог булырга атлыгып торырлык заман кайчан килеп җитәр? Реаль белемне безнең балаларның виртуаль баш миенә ничек кертергә соң? «Татарстан» журналының бу һәм башка сорауларына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин җавап бирә.
МИНИСТРНЫҢ ОСТАЗЫ
– Илсур Гәрәевич, Педагог һәм остаз елында шуны сорыйсы килә: сезнең гомер юлыгыздагы төп остазыгыз кем?
– Минем тормышымда һәм һөнәремдә иң беренче һәм иң мөһим остазым – кадерле әнием Газзәбикә Хәбибрахман кызы Шәйдуллина. Күптән бакыйлыкка күчсә дә, ул һаман минем янымда кебек, чөнки мине бөтен нәрсәгә нәкъ менә әнием өйрәтте. Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы иде, миңа мәктәптә белем дә бирде, әлеге һөнәргә мәхәббәт тә уятты. Әнием беркайчан да үзенең әтисен күрмәгән, бабам сугышка киткән чакта аңа нибары егерме көн булган. Аларны – дүрт баланы – әбием тәрбияләп үстергән. Әнием укытучы һөнәрен сайлаган, һәм Балык Бистәсе районындагы безнең авыл башлангыч мәктәбен тәмамлаучыларның һәркайсы аны бары тик яхшы яктан гына искә ала. Ә мин исә аның эшен дәвам итүем белән горурланам.
Шул вакыттан бирле мин үземнең бөтен укытучыларымны һәм бөтен җитәкчеләремне остазларым дип саныйм, чөнки минем тормышыма, карьерам үсешенә, гомер траекториямә алар барысы да үзенең билгеле бер өлешен керткән бит. Гомерем буе үземнән өлкәнрәкләрдән дә, яшьрәкләрдән дә нәрсәгә дә булса өйрәнәм. Балалардан күп нәрсәгә өйрәнеп була – алар хәзер шундый ирекле, үзләрен иркен тота, матур һәм дөрес сөйли, бик ачык, үз фикерләрен аңлата белә, үзләренең дөньяга карашларын дәлилләп төшендерергә сәләтле.
Кайбер мәсьәләләрдә яшь педагоглар да безнең өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк укытучыларыбызның остазы була ала. Алар заманча цифрлы технологияләрне яхшырак белә, тиз үзгәрүчән дөньяга яхшырак яраша, яхшырак җайлаша – димәк, алардан да күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Мин, остаз – ниндидер файдалы белем бирергә сәләтле кеше ул, дип саныйм.
БАЛАЛАР ҮТӘЛИ КҮРӘ
– Педагог-остаз исеменә лаек булу өчен мәгариф тармагында күпме эшләргә кирәк? Биредә иң мөһиме стажмы, әллә башка критерийлар да бармы?
– Иң мөһиме, әлбәттә инде, стаж түгел. Оста, чын педагогны кайвакыт эшли башлаган вакытыннан ук тоемлап була. Педагог булып туарга кирәк, аннары гына моңа белем, тәҗрибә, ниндидер күнекмәләр өстәлә. Без аларны гомеребез буена туплыйбыз, чөнки гомер буе укыйбыз, өйрәнәбез. Әмма педагог өчен иң мөһиме – аның балаларга мөнәсәбәте: ярату, киң күңеллелек, ихласлык. Балалар фальш, кылану, ялганны бик тиз сизә – аларны алдап булмый. Балаларның хисләре, ышанычы белән уйнау гомумән куркыныч: бүген алдап ышандырсагыз да, иртәгә инде алар барыбер сезнең ялганны сизәчәк. Ә инде ихлас, самими булуыгызны тойсалар, хөрмәт итәчәкләр – бу инде сезнең чын педагог булуыгызны күрсәтә. Балалар белән уртак тел таба алмыйсың икән – һөнәрне алыштыру зарур. Һөнәрләр күп бит – сайла гына. Ә балалар белән бөтен күңелне биреп һәм яратып кына эшләп була, алар, рентген кебек, үтәли күрә.
ХИКМӘТ АКЧАДА ТҮГЕЛ
– Бүген, мөгаен, балалар, мәктәптәге укытучыларга караганда, репетиторлар белән күбрәк аралашадыр. Алар да укыта, өйрәтә, мактый, орыша бит... Репетиторны остаз дип атап буламы?
– Остаз һәм репетитор – бөтенләй ике төрле кеше, ике төрле бурыч башкаручы. Остаз теләсә нинди хәлдә дә булыша һәм хуплый. Бушлай. Ул синең гомерең буена янәшәңдә төсле тоелачак. Ул үзе дә, аның өйрәткәннәре дә. Остаз бөтен гомерең буена онытылмаячак. Репетитор исә акча хакына гына тырыша. Һәм бу ике төшенчәне берничек тә янәшә куеп булмый.
– Бүген педагог хезмәте гадел бәяләнәме соң?
– Педагог хезмәтенә барыннан да бигрәк аның укучылары, ата-аналар бәя бирә. Акчага килгәндә исә, ул беркайчан да җитми. Барлык һөнәрләрдә дә. Әмма яшь укытучылар өчен өстәмә түләүләр, тынгысыз-тырыш мөгаллимнәр өчен грантлар һәм төрле һөнәри конкурслар бар. Педагог хезмәте матди булмаган бүләкләр белән дә бәяләнергә мөмкин. Һәм кайвакыт бу матди бүләктән кәттәрәк тә була әле. Мәсәлән, «Татарстанның халык укытучысы» исемен йөртү бик дәрәҗәле – бу педагоглык хезмәте өчен иң зур бүләк. Башка мактаулы исемнәр һәм бүләкләр дә бар.
КҮК ЙӨЗЕ – ЗӘҢГӘРРӘК, ЧИРӘМ ЯШЕЛРӘК БУЛГАН ЧАКТА...
– Бу елның иң мөһим бурычы – җәмгыятьтә педагог һөнәренең абруен арттырудыр. Сез ничек уйлыйсыз, әлеге бурыч үтәлдеме икән?
– Укытучы һөнәре бүгенгегә караганда күпкә абруйлырак булган чаклар да бар иде. Минем балачагымда укытучының дәрәҗәсе бик югары иде. Совет укытучысы – ничек горур яңгырый бит! Тик менә Советлар Союзы таркалгач, мәгарифтәге бетмәс-төкәнмәс реформалар гайрәтне чиктергәч, укытучыга булган мөнәсәбәт тә начар якка үзгәрде. Ул гына һәрвакыт һәркемгә бурычлы: балаларга да, ата-аналарга да, җәмгыятькә дә...
Ә бит укытучыга хөрмәт бик кечкенәдән тәрбияләнә һәм гаиләдән башлана. Шунлыктан инде вакыт җитте дип саныйм: мөгаллимгә кимсетеп караудан арынып, ихтирамлы мөнәсәбәт урнаштырыр чак хәзер. Укытучы беренче урында торырга тиеш, чөнки ул безнең балаларыбызга белем бирә, аларда игелек һәм гаделлек хисләрен тәрбияли. Ә инде өйдә ата‑анасы балага һаман саен: менә, элек укытучылар мондый түгел, күпкә яхшырак иде, дип тукып торса, баланың үзенә белем бирергә тырышучыны ихтирам итмәячәге көн кебек ачык... Әйе-әйе, элек журналистлар да мондый түгел иде, табиблар да... Күк йөзе дә зәңгәррәк, чирәм дә яшелрәк иде... Әбиләр дә эскәмиядә сөйләшеп утыра иде, хәзер исә алар да телефонда утыруны һәм бабайлар белән хат язышуны артыграк күрә...
Һәм беркем дә, очрашып, бер-берсенә хәерле иртә теләми – «Вотсап»тан җибәрелгән открытканы санасаң гына инде...
Гаиләдә аралашу юкка чыкты. Ә бит элегрәк гаилә дә хәзерге кебек түгел иде. Хәзер бөтен әти-әни-әби-бабай-балалар һәркайсы үз бүлмәсенә кереп китә дә, бер‑берсе белән гәпләшүаралашу урынына, виртуаль дөньяга чума. Тик бу очракта беркем дә, элек гаиләләр яхшырак иде, ә хәзер алай түгел, дип чаң сукмый. Ни өчендер бары тик укытучы гына һаман кемгәдер бурычлы – тоташ телефонга бәйлелек мохитендә алар әле балаларыбызның виртуаль баш миенә реаль белем дә сеңдерә алырга тиеш, дип санала.
Безнең барыбызга да тере аралашу җитешми, һәм, әлеге вазгыятьне үзгәртү өчен ниндидер федераль программа кабул ителмәсә, бернинди укытучы да, хәтта иң талантлы «Ел укытучысы» да булыша алмаячак инде.
– Элегрәк балаларга мәктәптә күрсәткеч таяк белән эләккәләгән һәм алар тыңлаучанга әйләнгән, диләр... Һәм әле еллар үткәч әлеге җәза өчен укытучыларына рәхмәтле дә булган, диләр...
– Әйе, күрсәткеч таякның файдасы булган. Акбурныкы да: тәртип бозучының башына шакып алгаласаң – шундук яхшырак укый башлаган... Мәсәлән, авыл мәктәбендә безне, тәртипсезләнсәк, мич артына бастыралар иде. Һәм үз гаебеңне таныганчы, шунда басып торасың инде... Мәктәп инде үзәктән ягып җылытылса да, мичне тәрбия максатларында сүтми калдырганнар иде. Һәм бала хокукларын чикләү турында бернинди сүз дә булмады ул чакта!
ҮТӘЛЕРЛЕК МИССИЯ
– Сез ничек уйлыйсыз, талантлы яшьләр айтишник түгел, бәлки педагог булырга омтылачак заман турында хыялланырга ярыймы инде?
– Баланы тәрбияләүдән башларга кирәк. Менә хәзер Россия Президенты фәрманы белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырыла. Бу бик яхшы. Әмма бернинди «Беренчеләр хәрәкәте» дә икеөч ел эчендә генә вазгыятьне үзгәртә алмаячак. «Беренчеләр хәрәкәте» – безнең җәмгыятьтәге барлык үзгәрешләрнең башы. Баланы тәрбияләү – мәгарифнең иң мөһим асылларыннан берсе ул. Һәм мәктәп тәрбиясендә идеология булырга тиеш. Бу бөтен кеше дә бер үк төрле форма кияргә, бер үк төрле уйларга, бергәләп ниндидер түгәрәкләргә язылырга һәм җыйнаулашып ниндидер секцияләргә йөрергә тиеш, дигән сүз түгел. Балалар әлеге хәрәкәттә булсын, алар җәмгыятебезнең лаеклы әгъзасы булып җитешсен, төрле юнәлештә үссен өчен, без шартлар тудырырга тиеш. Бөтен кеше дә олимпиада җиңүчесе, артист яки спортчы була алмый. Үз юнәлешеңне табу һәм шунда чыныгу мәслихәт. Иң мөһиме – кешелек сыйфатларын тәрбияләү: көчсезләргә ярдәм итәргә, өлкәннәрне хөрмәтләргә, авыруларны кайгыртырга өйрәнсеннәр...
Физика буенча олимпиадада җиңүчедә дә, булачак артист-спортчыларда да әлеге сыйфатлар тәрбияләнергә тиеш. Һәм аларны ата-аналар белән берлектә укытучы тәрбияли. Һәм менә шул балалар үсеп җиткәч, алардан яхшы педагоглар да, табиблар да, журналистлар да, яхшы юристлар да чыгачак. Баланы тоемларга сәләтле укытучылар булачак алар: укучысының өендәге вазгыятьне дә, әти-әнисенең ярдәмгә мохтаҗмыюкмы икәнен дә белеп торырга, баланың күңел халәтен аңларга тырышачаклар. Чөнки укытучы иртәнге сигездән кичке дүрткә кадәр бала янәшәсендә – бу инде һөнәр генә түгел, бәлки миссия. Һәм үтәлерлек миссия.
ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ УКЫТУЧЫНЫ АЛЫШТЫРМАЯЧАК
– Мәктәпләрнең җиһазландырылуы, заманча укыту методикалары... Биредә үзгәрешләр сизеләме инде?
– Бездә начар мәктәпләр юк. Капиталь ремонтка мохтаҗ мәктәпләр бар – процесс бара, ел саен республика программасы буенча мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга 2 миллиард сум акча бүленә. Тагын 500 миллион сум – һөнәри-техник белем бирү оешмаларын ремонтлауга, һәм тагын ярты миллиард сумга якын – тулай торакларны ремонтлауга. Шул рәвешле махсус урта уку йортларына 9 нчы сыйныфтан соң укырга керүчеләр һәм безгә башка төбәкләрдән килүчеләр өчен уңайлы яшәү шартлары булдырыла. Туклану блокларын ремонтлауга ел саен 1 миллиард сум бүленә. Былтыр мәктәпләрне ремонтлауга Россия бюджетыннан 2 миллиард 400 миллион сум, республика бюджетыннан 1 миллиард 600 миллион сум акча алдык: 31 мәктәп ремонтланды. Бу бик озак вакытка сузыла торган һәм очсыз-кырыйсыз процесс: бүген без бу мәктәпне ремонтлыйбыз – бераз вакыттан соң аңа кабат ремонт таләп ителәчәк. Тормыш шулай бара.
Республика җитәкчелеге өчен мәктәпләрдә яхшы инфраструктура булдыру өстенлекле юнәлеш булып тора. Быел «Уңыш» концепциясен кабул иттек, анда белем бирүне профильләштерүгә игътибар бирәчәкбез. Инженерлар, космик, агрономнар, энергетика сыйныфлары ачабыз. Математика, химия, биология сыйныфларының санын арттырабыз. Бу яшьләрне киләчәктә һөнәр сайлауга әзерләү җәһәтеннән эшләнә – шул вакытта табиблар да, укытучылар да, инженерлар да булачак... Алайса хәзер гел юристлар да икътисадчылар гына бит. Болай булырга тиеш түгел. Бүген һәр тармакка белгечләр кирәк. Укытучы һөнәрен гомумән беркайчан беркем һәм бернәрсә дә, бернинди ясалма интеллект та алыштыра алмый. Чөнки ясалма интеллектның җаны юк, ә балалар тәрбияләүгә алынган кешедә иң мөһиме – аның изге күңеле. Балаларны ихлас йөрәктән яратмыйча дәрес бирү дә, укучылар белән аралашу да, үзеңнең миссияң үтәлгән дип санау да мөмкин түгел. Робот сыйныфта дәрес үткәрмәячәк. Робот баланың талантын ачарга сәләтсез.
Татьяна Вафина
Фото: Алсу Шакирова, Тимур Яковлев
Добавить комментарий