ТАТАРСТАН ЭЗЕ. МӘГЪРИПТӘН МӘШРИКЪКА КАДӘР
Иксез-чиксез ватаныбызның кала-салалары буйлап сәяхәт иткәндә, «Татарстан» кайчак ниндидер җылылык бөркелгән, үзебезнекен, туган ягыбызны хәтерләткән нәрсәләргә тап була, ул атамалар, истәлекле урыннар, йортлар, алардагы бизәкләр булырга мөмкин. Бүген без сезгә шулар турында сөйләрбез. Һәм, әлбәттә, сүзебезне илебез башкаласы Мәскәүдән башлыйбыз...
МӘСКӘҮ.
ТАТАРСТАН ЧЫРШЫСЫ
Казан вокзалыннан туп‑туры ВДНХга юл тотабыз. Монда ноябрь аенда «Россия» күргәзмә-форумына старт бирелде. Ул 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Биредәге 89 төбәкнең һәрберсе көн саен үз гореф-гадәтләрен, традицияләрен күрсәтә.
2 декабрь Татарстан көне иде. Кунаклар чын татар туенда булдылар, милли ризыклар белән сыйландылар һәм Татарстан чыршысын күреп хәйран калдылар. Хәбәрчебез Дмитрий Сивков та, шунда булып, туйда сыйланып, чыршыны фотога төшереп, сезнең хозурыгызга шул мизгелләрне тәкъдим итә.
ВДНХдагы Татарстан чыршысы кулдан эшләнгән курчаклар һәм керамика белән бизәлгән. Бу безнең чыршының үзенчәлеге. «Россия чыршылары» проекты кысаларында ВДНХда утыртылган 90 зәңгәр чыршының 89ы – РФ төбәкләренеке, ә берсе – илнеке. Агачларны Мәскәү өлкәсендәге питомниктан алып кайтканнар. Яхшылап үсеп китсеннәр өчен, яңа урынга сак кына күчереп утыртканнар. Димәк, алар, еллар дәвамында күргәзмәне бизәп, халыклар һәм төбәкләрнең бердәмлеген хәтерләтеп торачак.
Татарстан чыршысы төп керү урыныннан сул якта, беренче рәттә урнашкан. Киеменә «Россия чыршылары» дип язылган кыз чыршы ботакларына кунган карларны төшерә.
– Кичә кар күп яуган иде, тыныч кына үтеп китә алмыйм, мондый матурлык күренсен өчен, чыршы ботакларын бераз селеккәләдем, кары төшсен, – ди проект декораторы Алена. – Курчакларыгыз бик ошады. Һәм, күрәм, башкалар да сокланып карый. Гомумән, төп бизәү әйберләрен төбәкләр үзләре бирде, һәркайсы үз фишкасын җибәрергә тырышкан. Курчакларыгыз искиткеч, керамикагыз да бик матур.
Мәскәүлеләр һәм башкала кунакларын сокландырган чыршы уенчыкларының авторлары кем соң? Осталарның берсе – «Ел һөнәрчесе – 2023» титулы иясе Гүзәл Шакирова белән дә таныштык.
– Мин «Болгарлар мирасы», «Татар лаләсе» серияләренә кергән тәлинкәләр бизәдем, – дип сөйләп китте Гүзәл. – Бәхет кошын ясадым. Бу җыелма образ, нигезенә «Алтын кош» татар халык әкияте салынган. Аны ясаганда, ике юнәлешне берләштерергә тырыштым: бәхеткә омтылышны һәм кош образын. Чөнки максатка омтылганда, безнең дә канатларыбыз үсә бит. Татар фольклорында, сүз уңаеннан, кош җиңел генә кешегә әйләнә, кеше үзе дә бик еш кына кошка әверелә. Минем «Алтын кош»ым – керамикадан, ул туганда ук, Феникс кебек, ут аша үтеп ныгый, сөрем белән каплана, анысы, образга үзенчәлекле төсмер өстәп, тигезсезлекләрне каплап, рельеф ясый. Бизәкләрне ирем Сергей белән бергә эшләдек, ул минем хезмәттәшем дә, автордашым та.
Татарстан чыршысын бизәгән алты искиткеч курчакны Альбина Нуретдинова ясаган. Нәкъ менә әлеге уенчыклар ВДНХга килүче ханым һәм туташларны аеруча сокландырган.
– Эшләрем традицион костюмны уен формасы белән бәйли, әмма бу күбрәк сувенир продукт, – дип аңлата Альбина. – Милли код яхшы «укылсын» өчен, курчак киемен чын костюмга мөмкин кадәр якынрак итеп ясадым. Бу минем максатым иде. 2007 елдан, әни булганнан бирле курчак ясау белән мавыгам, ә милли костюм белән ун елдан артык шөгыльләнәм. Бүген исә бу минем һөнәремә әверелде – курчакларым күп кенә бүләк кибетләрендә сатыла. Барысын да үз кулларым белән эшлим: уенчыкның каркасыннан, курчакның йөз чалымнарыннан алып, киеменең вак элементларына кадәр.
Сүз уңаеннан, Мәскәүдә тәкъдим ителгән курчаклар татар авыл костюмын кигән – җирлегенә вак чәчәк төшерелгән киҗе‑мамык күлмәк, үсемлек орнаменты белән бизәлгән алъяпкыч (кулдан, тамбур чигеше), күн итекләр. Искиткеч! ВДНХ һәм «Россия» күргәзмәсенә килүчеләр телефоннарын кулдан төшерми – истәлеккә фотолар ясарга кирәк бит. Һәм алар, үзләре дә сизмәстән, милли мәдәни кодны укый, анда, инде аңлавыбызча, вак-төякләр нәрсәләр юк.
Дмитрий Сивков
Автор фотосы
ӘСТЕРХАН.
КАЗАН УРАМЫ
«Татарстан» журналистларының яртысы диярлек студент елларында төзелеш отряды составында Әстерханда булып кайткан. Әлбәттә, помидор плантацияләрендә уңыш җыюлар арасында шәһәрне күрергә дә өлгергәннәр. Алар шәһәрнең үзәк, тарихи өлешендә Казан урамын күреп гаҗәпләнүләрен хәтерлиләр әле.
Бу урамның тарихы без яратканча маҗаралы: исемен өч тапкыр үзгәрткәннәр. Башта, 1837 елга кадәр, урам Икенче Татар урамы дип аталган. Әмма Икенче Әрмән бистәсе дә булган. Экскурсоводлар сөйләвенә ышансак, Әстерханда ул вакытта ике генә «чит» бистә булган һәм икесе дә охшаш исемнәр белән аталган. Аннары, 1837 елда, «безнең» урамны Ак Мәчет урамы дип үзгәрткәннәр. Ә 1920 елда исә ул үзенең хәзерге исемен алган.
Казан урамы Әстерханда иң интернациональ урам санала. Ул Татар, Фарсы, Әрмән, Немец «этник» бистәләре кебек тарихи район буйлап сузылган. Анда архитектура һәйкәлләре дә шактый: Вагабия мәчете, Епифанов йорты (Изге Иоанн Златоуст хөрмәтенә чиркәүнең Икенче шәһәр мәхәллә училищесы), Гайсә хөрмәтенә евангелие-лютеран дине чиркәве пастораты бинасы, Кирха бинасы... Казан урамында транспорт йөрми, ул җәяүлеләр урамы санала.
Фотода – Әстерханның Казан урамындагы Кызыл мәчет. Халык бу иман йортын Казан мәчете дип йөртә. Эш шунда ки, аны сәүдәгәр Мөхәммәтшакир Казаков төзеткән. Ә аның әтисе Мөхәммәт Казаков үз вакытында Казанда да мәчет салдырган булган.
Фото: Әскәр Сабиров, izhlife.ru
ИЖАУ.
ТАТАРБАЗАР
Ижау (Ижевск) белән Казанны кайчандыр Казан юлы бәйләгән. Ижаудан көньякка таба чыгу юлын шулай дип атаганнар. Ләкин Гражданнар сугышыннан соң аны кызыл дивизия командиры Владимир Азин хөрмәтенә Азин урамы дип үзгәрткәннәр. Ә менә бу урамның революциягә кадәр Кызыл тау дип аталган районын, 1918 ел вакыйгаларыннан соң, Татарбазар дип йөртә башлаганнар. Ләкин базар урнашканга түгел, микрорайонның исеме шундый. XIX гасырда Ижауның әлеге районына якын‑ тирә авыллардан татарлар корал җитештерүдә акча эшләп алырга дип килә торган булган, кайберәүләр шунда урнашып та калган.
Бүген бу район күп катлы төзелешкә каршы чыгышлары белән билгеле. Татарбазар – нигездә шәхси сектор. Һәм халык аз катлы төзелешне, шәхси йортларны ничек тә булса саклап калырга тырыша.
ОРЕНБУРГ.
ТАТАР ТЕАТРЫ
Оренбургка баруга, театрны күрергә ашыгабыз. Кайсысына дип уйлыйсыз? Әлбәттә, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрына. 1905 елда ук бу шәһәрдә беренче татар театр труппасы пәйда була. Аны яшь һәм талантлы шәхес, соңрак татар театрының күренекле эшлеклеләренең берсенә әвереләчәк Ильясбәк Кудашев-Ашказарский оештыра.
1905 елның ноябре ахырында «Оренбург газетасы» болай дип яза: «Тиздән шәһәр театрында мөселман драма труппасы артистлары саф татар телендә спектакль куячак. Драма әдәбиятында саф татар теле яңалык. Билгеле булганча, татарларда театр үзе дә әлегә кадәр булмаган. Оренбургка, Россиянең барлык шәһәрләреннән беренче булып, әлегә кадәр үз эченә бикләнгән халыкның бу башлангычын күрергә һәм лаеклы бәя бирергә туры киләчәк. Мөселман хатын‑ кызы беренче тапкыр үз диненнән булган ир‑ат каршында битен капламыйча күренәчәк».
3 декабрьдә (яңа стиль буенча 16 декабрьдә) «Оренбург газетасы»ның баш битендә чакыру да басылып чыга: «Бары тик бер генә гастроль. Шәһәр театры. Шәрык бәйрәме. Россиядә 1 нче тапкыр И.Б. Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге драма труппасы артистлары тарафыннан рус һәм татар телләрендә спектакльләр куелачак. Рус телендә: «Горе от ума» – А.С. Грибоедов комедиясе, «Ревизор» – Н.В. Гоголь комедиясе. Татар телендә: «Свет и тьма», яисә «Наданлык илә Галимлек». Милли костюмнар һәм яңа декорацияләр. Ахырда Синематограф – фотога төшерү буенча бертуган Люмьерлар фабрикасының иң камилләштерелгән аппараты. Антрактларда Г.Ф. Эстеррейх җитәкчелегендәге кыллы оркестр шәрык пьесаларын башкарачак. Шулай кирәк булганга, бельэтаж бары тик хатынкызлар персоналы өчен генә билгеләнгән. Мөселман хатын-кызлары өчен урыннар вуаль пәрдәләр белән аерылып тора. Керү, коридор, зал һәм өске күлмәкне саклау өчен элгечләр бөтенләй читтә – ир‑атлар керми торган урында. Хатын‑кыз хезмәтче рус милләтеннән. Урын бәяләре бенефислы. Музыка – 8 сәгатьтә, ә спектакль кичке 8,5 сәгатьтә башлана».
Ләкин өметле афишаларга карамастан, спектакль булмый кала. Бу хакта «Красная Татария» газетасы 1935 елда болай дип яза: «Спектакль куюга рөхсәт алу Кудашевтан зур тырышлык таләп итә. Петербургка да барырга туры килә. Рус чиновниклары гына түгел, татар буржуазиясе, руханилары да каршы тора. Ниһаять, барлык бусагалар тапталганнан соң, спектакль куюга ризалык алына. Әмма соңгы минутта Оренбург губернаторы спектакльне тыя, чөнки «бу татар халкы арасында ызгыш‑талаш китереп чыгарырга мөмкин».
Ике елдан соң, 1907 елда труппа А. Островскийның «В чужом пиру похмелье» пьесасын яңадан куя һәм, канцелярияләр буйлап озак йөргәннән соң, Оренбургта спектакль уйнарга рөхсәт ала. Әлеге спектакль белән труппа үзенең беренче гастрольләренә чыга. Гастроль юлы да авыр була: Бузулукта һәм Чистайда спектакльләр рөхсәт ителми. Ә менә Самарада, Сембердә, Түбән Новгородта, Касыймда Оренбург татар театры зур уңыш казана.
Оренбург өлкәсендә татар театры бармый калган бер генә төбәк тә юктыр – театр әле яшь, яңа чагында да, колхоз-совхоз күчмә театры статусындагы вакытында да, дәүләт филармониясенең драма коллективы саналганда да.
1990 елда татар дәүләт драма театры оештырыла. 1991 елда аңа якташлары, татар драматургиясе классигы Мирхәйдәр Фәйзи исеме бирелә. Шул ук елда театрга Оренбург өлкә филармониясе бинасы тапшырыла. 2008 елның 18 декабрендә, реконструкциядән соң, театр бинасы рәсми рәвештә ачыла. Күп еллар дәвамында театр өлкә буенча гына түгел, аннан читтә дә гастрольләрдә йөри: Самара, Сызрань, Тольятти, Әстерхан, Җаек (Уральск), Актюбинск, Екатеринбург, Төмән, Татарстан һәм Башкортстан шәһәр һәм авыллары. Ә «Татарстан» Оренбургта булганда, һәрвакыт «үз» театрына барырга тырыша. Декабрьдә биредә «Өйләнү түгел сөйләнү», «Сагынган чакларымда», ә балалар өчен «Алмаз тавының сере» сәхнәләштерелә. Һәм тагын – индивидуаль синхрон аудиотәрҗемә дә бар.
Фото: yandex.ru/maps
ЕВРАЗИЯ БЕЛӘН
САХАЛИН АРАСЫНДА.
ТАТАР БУГАЗЫ
Татар бугазы Япон һәм Охот диңгезләрен тоташтыра. Татарстаннан аңа кадәр бик ерак, төгәлрәге – 8433 километр. Ләкин бернинди чакрымнар да, бозлы сулар да Татар бугазына булган кайнар мәхәббәтебезне суындыра алмый, чөнки ул «татар» сүзе белән бәйле.
Татарстанга шундый якын исемнең килеп чыгышын Европада X‑XVIII гасырларда Уралдан көнчыгыштарак һәм көнбатыштарак, Камчатка һәм Сахалин җирләренә кадәр таралып яшәгән Евразиянең төрки халыкларының күпчелеген татарлар дип атаулары белән аңлаталар. Башта бу бугаз «Тартария култыгы» дип аталган, һәм әлеге атама 1851 елгы диңгезчеләр картасында сакланган – Strait of Tartary. Француз диңгезчесе Лаперуз аны шулай дип атаган, ул заманда «Тартарияне бөтен Төньяк Азияне колачлаган гаять зур мифологик ил буларак күзаллаган географик концепт киң таралган булган».
Һәм бары тик японнар гына Татар бугазын «Мамия Риндзо» дип атый – бугазны беренче булып ачкан япон һәм Сахалинны тикшерүче хөрмәтенә.
Элекке заманнарда ничек булгандыр, әмма безнең горурланырлык нәрсәләребез бар: Татар бугазы Төньяк ярымшарда иң озыны булып санала – аның озынлыгы 713 километр! Ә киңлеге – 40–328 км.
Гомумән, галимнәр Татар бугазын табигать могҗизасы дип атый. Аның тирәнлеге ярдан ике миль ераклыкта ук – 37 метр, ә Сахалин ярлары буенда, Лессепс борыны янында, тирәнлеге 50 дән 100 метрга кадәр. Ә менә Лазарев һәм Погиби борыннары арасында, имеш, утраудан материкка кадәр җир асты юлы уза, тирәнлеге 10 метр гына.
Бу суларда бөкрәч (горбуша) һәм чавыча, алабуга һәм кызыл балык (нерка) бар. Яр буенда яшәүчеләр кайвакыт җылы су яратучы ике метрлы акулаларны да тоталар, алар, күрәсең, салкын сулы урынга кызыксынучан булулары аркасында килеп чыга. Татар бугазында сельдь, чабак, терпуга балыкларын тоталар.
Суднолар хәрәкәте монда кыш көне дә тукталмый: бозваткыч акваторияне боз катламыннан даими чистартып тора. Тәүлек әйләнәсе 22 причал эшли.
Фото: russian-arctic.info
Добавить комментарий