
«Дусларым, сагынып кайттым... »
Кәрим Тинчуринның 130 еллык юбилее уңае белән чор һәм шәхес турында эскизлар
29 сентября 2017
Туган-тумачалар, халык гыйбарәләре кебегрәк. Берәр ашыгычрак эш булса: «Тизрәк, юкса абыстайлар куера», – дип шаяртып кую – табигый күренеш. Һәркемгә сүзнең ни турында баруы аңлашыла. Ә Сәйдәш белән Тинчуринның ул спектакльләргә язган җырлары. Алар телдән төшми җырлана иде. Шуңадыр, бәлки, аны – сәхнәләрдә уйналып торса да, инде кабат үзебезгә әйләнеп кайтса да – сагынып яшим. Куркыныч, шомлы булса да – чорларын. Ул чордагы соклангыч иҗади тандемнарны. Алар калдырган югары кимәлдәге сәнгатьне. Тәрбияне. Затлылыкны. Эстетиканы.
Татар драма сәнгатенә, театрына нигез салучыларның берсе булган Кәрим Тинчуринның язмышы милли сәнгатебезнең иң күркәм, күтәрелеш кичергән еллары белән беррәттән, иң шомлы, канлы сәхифәләренә дә туры килә. Исеме акланганчыга кадәр, татар театрына җан өргән бу шәхес турында 19 ел дәвамында беркем дә искә алырга җөрьәт итми. Аның спектакльләре, әсәрләре турында да тел тибрәтеп әйтү ярамый, билгеле. Әмма иң гаҗәбе – халык, исемен телгә алырга ярамаса да, Тинчуринның үзен дә, спектакльләрен дә хәтерендә саклый. Бигрәк тә – алардагы каһарманнарны, җырларны, репликаларны...
Мөхәммәт Мәһдиев, язучы:
«Килер вакыт, куярлар…»
«Аның барлыгын, Татар академия театрында бөтен бер Тинчурин чоры, Тинчурин мәктәбе булганлыгын без, яшьләр, интуиция буенча сизә идек. Безнең буын авыл сәхнәләрендә «Зәңгәр шәл» һәм «Кандыр буе»нкуйган кешеләр арасында тәрбияләнеп үсте. «Кандыр буе»ның көен:
Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә...
дип җырлыйлар иде. Әле кырыгынчы елларда гына, мәктәп коридорында шыңшып узган укытучылардан ишеткән бар иде:
Дусларым, сагынып кайттым...
Дусларым, ерак илләрдән...
Моның нәрсә икәнен белми идек, ләкин ниндидер сихри‑лирик интонация безне әсир итә иде.
– Ни өчен «Зәңгәр шәл»не куймыйбыз?
Скрипкада уйнаучы ак чәчле укытучы, елмаеп:
– Килер вакыт, куярлар, – диде. Аннан, көрсенеп: – Их, Булатны уйнаган заманнар бар иде, – дип, скрипкасын сызып җибәрде.
...Казан университеты студентлары белән фәнни экспедициядә йөргәндә, Себер татарлары безне күп мәртәбәләр адаштырдылар. Без алардан халык иҗаты әсәрләре өмет итәбез, ә алар безгә Тинчурин җырларын яздыралар икән. Шулай, Томск өлкәсе Кызылкаш авылында бер карттан тырышып-тырышып җыр язабыз. Кулда дәфтәр-карандаш, картның янында шыпырт кына портатив магнитофон әйләнә. Җырның сүзләренә, аһәңенә гаҗәпкә калабыз:
Тамбур инәләре көмеш саплы,
Немец илләреннән алынган...
Казанга кайткач, тикшереп карасак – бу җыр Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ыннан икән...»

Кәрим Тинчуринныңфутлярлы зур сәгате.
1956 елда, исеме аклангач, Тинчуринның әсәрләре кабат сәхнәгә әйләнеп кайта. Тамашачы спектакльләргә йөрмәгән торгынлык елларында сәхнәгә Ширияздан Сарымсаков куелышында кабат «Зәңгәр шәл»нең күтәрелүе олы бер вакыйгага тиң. Һәм барысын да гаҗәпкә калдырган хәл була: тамашачы «Зәңгәр шәл»гә агылып йөри башлый. «Мин моңа үзем шаһит – спектакль ай буе алкышлар белән барды, зал шыгрым тулы иде. Шунысы гына аяныч: Салих Сәйдәшев бу әсәрнең терелүен, шундый уңышка ирешүен күрә алмыйча, ике ел алдан вафат булды», – дип язып калдыра бер истәлегендә инде үзе дә мәрхүм Марсель Сәлимҗанов.
Хәзерге көнгәчә театр тәнкыйтьчеләре бу спектакльнең тәэсир итү көченә төшенеп җитә алмыйлар. «Зәңгәр шәл»нең хәзергесенә кадәрге куелышына да, яңасына да башка милләт вәкиленнән булган шактый гына танышларымны алып барганым булды. Искиткеч дәрәҗәдә халыкчан, милли булуына карамастан, теләсә кайсы милләт вәкиле тарафыннан «укыла» ул. Ә «укылып» җитмәгән элементлар кызыксыну, ымсыну уята, алары хакында сораштыра башлыйлар, белешә, эзләнә. «Шекспирдагыдан да көчлерәк тәэсир ясый хәтта. Тегендә хакимият өчен патшалар, династияләр, кланнар көрәшә, кан коя... ә монда... гади җирлектә... гадәти кешеләр... Бу һәр заманда булган, һәм булачак...» – дигән иде бер танышым. Бәлки, аның сере әнә шундадыр?
1887 елның 15 сентябрендә Пенза өлкәсенең Аккүл (элеккеге Таракан) авылында туа кечкенә Кәрим. Әтисе Гали тырыш, урта хәлле крестьян була, әнисе Мәхмүдә исә – укымышлы мулла кызы. Улының белемгә атлыгып торуын хуплаучы, киләчәктә аны Казанга җибәрүче дә әнисе була. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алгач, 1900 елда Казанга килеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә Кәрим. Алты ел укыганнан соң, мәдрәсәдәге фәннәр белән генә канәгать булмыйча, үзлегеннән белем ала. 1906 елда мәдрәсәгә реформа таләп иткән шәкертләр белән бергә протест йөзеннән, Кәрим Тинчурин да «Мөхәммәдия»не ташлап чыга. Аннан соң төрле эшләрдә эшли. 1910 елда ул Габдулла Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр»гә актер булып эшкә урнаша. Беренче драма әсәрләрен яза. Үзе уйнау белән беррәттән, труппаның репертуарын баету өчен дә тырыша.
Кәрим Тинчуринның тормыш иптәше Заһидә ханым белән язучы Рабит Батулла 80нче елларда очрашып, еш кына әңгәмәләр кора. Бу сөйләшүләрдән Кәрим Тинчуринның тормышта ниндирәк кеше булуы яхшы шәйләнә. Алар булмаса, Тинчурин турында без бик аз белгән булыр идек, мөгаен. Шул сәхифәләргә тукталмасак, дөрес булмас иде.
«БИК ИНТЕРЕСНЫЙ ЕГЕТ ИКӘН...»
«Кәрим Тинчуринның булачак хатыны Заһидә Әхмәрова затлы гаиләдән була. Яхшы белем, тәрбия алып үсә, үз заманының алдынгы фикерле туташларыннан санала. Гимназия тәмамлый. «Шәрык» клубына, Мәдәният йортына әдәби кичәләргә йөри. Бервакыт Мәдинә Терегулова үзенең туена Заһидә туташны да чакыра:
– Кил, зинһар, туебызга Кәрим әфәнде Тинчурин да чакырулы. Мин сезне таныштырырмын. Гаять мәһабәт егет, зыялы нәселдән.
Туй башлана. Тинчурин юк та юк. Туй азагында гына Кәрим әфәнде мәҗлескә килеп керә.
– Тинчурин килде, Тинчурин килде! – диләр барысы да.
Тинчурин, пианинога таянып, һичкемгә һични әйтмичә, шулай озак кына басып тора да, бер җай табып, юкка чыга. Ул чыгып китүгә үк, Заһидә туташ Мәдинәгә:
– Шушы булдымы инде синең Тинчуриның? – ди. – Бик интересный егет икән, сөйләшә дә белми.
– Юк, юк, – ди Мәдинә ханым. – Әйбәт кеше ул. Бүген әллә ни булган аңа.
– Ошамады миңа синең Тинчуриның! – ди Заһидә туташ».
«МОРЗА КЫЗЫНА ӨЙЛӘНГӘН!»
«1919 елда Кәрим Тинчурин белән Заһидә Әхмәрова өйләнешәләр. Заһидә үзе Европа, рус культурасына ныграк тартылса да, туганнарының: «Никах укытабыз» – дигәненә каршы килми.
Зур туйлар ясап тормыйлар, авыр вакыт. Тары ярмасыннан ботка, өйрә пешереп, мулла чакырталар. Никах вакыты килеп җитеп, узып китсә дә, мулла да юк, Кәрим кияү дә юк. Йорттагылар борчуга төшә. Нишләргә инде? Кәрим никахтан качса? Бөтен татар дөньясына, бөтен Казанына оят, валлаһи!
Менә берзаман, көпчәкле арбага утырып, мулла белән Тинчурин кайтып килә. Кәрим күп итеп чәчәк бәйләмнәре алган – кәләшенә бүләк.
«Кәрим Тинчурин морза кызына өйләнгән!» – дип бөтен Казан шаулый.
Заһидә ханым ихластан көлә:
– Ә ул морзаның ашарга әпәе дә юк! «

Кәрим Тинчурин тормыш иптәше Заһидә ханым белән.
«РӘХМӘТ, КИЛЕН!»
«1922 елда Заһидә ханым ире Тинчуринга әйтә:
– Кәрим! Безнең өйләнешкәнгә ничә ел?
– Өчтән артты, – ди Тинчурин.
– Синең туган авылыңа кайтып килик инде. Атаң-анаңны күрәсем килә. Аларның да килен күрәселәре киләдер бит инде?
Бүләк-санак алып, юлга чыгалар болар. Тарбиевка ыстансасына чаклы поезд белән кайталар. Ыстансада аларны Кәримнең атасы Гали абзый ат җигеп каршы алырга килгән. Такта арбага печән салган, печән өстенә түшәк түшәгән. Ыстансадан Тинчурин туган Таракан авылына кырык чакрым икән. Бик озак кайта торгач, Кәрим, кулын алга сузып:
– Ә-ә-әнә, алда тау күрәсеңме, Заһидә? Шул тау астында безнең авыл булыр, – ди.
Шулай дигәч, Заһидә тиз генә калфак киеп, әйбәт чачаклы-чуклы шәлъяулык бәйләп, төзәтенә башлый. Моңарчы дәшмичә кайтучы каената:
– Рәхмәт, килен! – ди. – Рәхмәт! Ату анагыз алдына, авыл халкы каршына шулай тузган баш белән кайта икән, дип кайгыра идем».
«...Унсигез ел буена арабызда «яратам, сөям, гашыйк, мәхәббәт» кебек сүз булмады. Безнең өчен ул сүзләр табу иде. Башка сүзләр аша әйтелә иде ул мәгънәләр. Ул гастрольдәнме, репетицияләрдәнме арып кайта да, ишекне кергәч тә борыска сөялеп, миңа карап:
– Ой, рәхәт! – ди иде.
Бу аның «Заһидә, мин сине яратам» дигән сүзе иде... Кәрим бик яхшы ир, дус иде. Миңа бик миһербанлы булды. Мин Кәримгә уңай булсын дип тырыша идем. Аның үз дөньясы барын да аңлый идем. Шуңа күрә мин иремә комачауламаска тырыштым».
Заһидә Тинчурина сөйләгәннәрдән.

Кәрим Тинчурин иҗатташ дусты Салих Сәйдәшев белән.
«САКЛА, КАЙТКАЧ БИРЕРСЕҢ...»
1937 елның җәендә Заһидә Тинчурина Малиевкага ял итәргә, ә Тинчурин белән Сәйдәшев авылларга – Мамадыш якларына чыгып китәләр. Тинчурин хатынына хатларында болай яза: «Материал җыйдым. Ләкин келтемәчен табып булмый әле...» «Келтемәч» дип Тинчурин пьесаның «формасын, сюжетын» атый торган була. «Келтемәче табылса, пьеса тиз языла ул», – дияргә ярата. Шуннан соң тагын бер хатында: «Яза башладым, келтемәче табылды, язып бетерәм инде», – ди.
Алар көзен Казанда күрешәләр. Көз көне Кәрим Тинчурин яңа пьесасын артистларга, язучыларга укый. Бик олылап аның 50 еллык юбилеен уздыралар. Бу аңлашыла да, Кәрим Тинчурин ул чорда гаять популяр була бит. Заһидә Тинчурина аны кулга алуларын менә ничек искә ала:
«1937 елның 15 сентябреннән 16сына каршы төндә, юбилеен уздырганнан соң, булды бу хәл... Кулга алу өчен прокурор санкциясе дә, ордер да юк килеш, хәрби киемле өч кеше өйгә басып керә дә, капитан әйтә: «Сез Тинчурин Кәрим буласызмы? Киенегез, тиз булыгыз!» – дип боера.

Мөнир Сәләхетдинов, яшьлек чорындагы танышы:
«Миңа юл күрсәтүче булдыгыз...»
«Кәрим Тинчуринны 1911 елдан бирле беләм. Ул вакытта Галиулла исемле бер егет белән өс киеме һәм тамак ялына Садыйк Мусинның мануфактура магазинында «өйрәнчек» булып эшли идем. Ә Кәрим абый монда конторщик вазыйфасын үти. Ул иртәнге якта гимназия күләмендә өлгергәнлек аттестаты өчен имтиханга әзерләнә, эшкә көннең икенче яртысында гына килә иде. Кичләрен «Үзбәк» кушаматы белән «Шәрык» һәм Яңа Клубларда «Сәйяр» труппасы составында спектакльләрдә катнаша һәм аларны карарга Галиулла белән мине дә алып баргалый иде. Аның өстендә кара костюм, җәйге пальто, башында эшләпә, муенында һәрвакыт бер үк галстук була. Чәче җитү.
Кәрим абый ачык чырайлы, мәзәк яратучан кеше иде. Безнең кибет подвалының бер өлеше ашау‑эчү урыны булып хезмәт итә. Мин Рамазановлар харчевнясыннан самовар кайнатып чыгам, кибетчеләргә чәй эчерәм, ә Кәрим абый мине: «Безнең Мөнир бар иде, чәйне бик сөя иде. Чуди-чуди, чудиса, чәйне бик сөя иде...» – дип үрти иде. Мондый чәй мәҗлесләрендә бай өйдә булмаган вакытларда Габдулла Кариев, Габдулла Тукай, Гафур Коләхмәтов, Хөсәен Ямашев, Галиәсгар Камал, Ибраһим һәм Исмәгыйль Айтугановларның да катнашулары хәтердә.
1912 елның җәендә булса кирәк, Кәрим абыйны Газиз Гобәйдуллин Кырымга курортка алып китте. Шуннан соң инде ул конторада эшләмәде. 1936 елда, Кәрим абыйның иҗат эшчәнлегенең 25 еллыгы уңае белән, мин аны котлап хат язган идем. Шул елның 16 июнь числосы белән ул миңа түбәндәге хатны җибәрде: «Хөрмәтле Мөнир иптәш! Сезнең минем 25 еллык хезмәт бәйрәмемне искә алып, котлап дусларча язган хатыгызны укып бик куандым... Сез: «Эшләп укырга миңа юл күрсәтүче сез булдыгыз», – дисез. Минемчә, сезгә дә, миңа да юл күрсәтүче, безгә бүгенге матур тормышны тудыру өчен ул чакта ук көрәшүче батыр большевиклар булган...»
1918 елда Кәрим Тинчурин «Сәйяр» труппасының җитәкчесе итеп билгеләнә. Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армиянең сәяси идарәсе карамагындагы Унөченче труппаның баш режиссеры, 1920 елда Самара шәһәрендә ачылган театр студиясендә укытучы һәм баш режиссер, 1921 елда Оренбург шәһәрендә Г.Кариев исемендәге труппаның җитәкчесе вазыйфаларын башкара, 1922 елда Ташкентта Гыйльми cоветның театр бүлегендә эшли. Аннары Казанга әйләнеп кайта һәм 1922 елның 8 ноябрендә Казанда махсус бинада Татар дәүләт театры ачыла...
Журналист, актер һәм язучы буларак актив эшчәнлек алып бара ул бу елларда. Иҗатында музыкаль драмалар өстенлек итә башлый, Салих Сәйдәшев белән аларның уңышлы тандемы барлыкка килә. Уртак иҗади дуслык нәтиҗәсендә «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», «Ил», «Сүнгән йолдызлар» пәйда була. Тинчурин оста педагог буларак та таныла: күп кенә яшь драматургларны иҗатка тарта, әсәрләрен сәхнәгә менгерә. Артистлар аны зур ихтирам белән искә ала торган була.
«Тинчурин – үзенең күңел байлыгын юмарт өләшүчән кеше иде, – ди бер хатирәсендә актриса Фатыйма Ильская. – Аның бөтен хәрәкәтендә, йөрешендә, кешегә мөрәҗәгать итүендә, артистларга күрсәтмәләр бирүендә кешегә зур хөрмәт сизелә. Ул һәрвакыт якты йөзле. Уен‑көлке ярата... Чын кеше, олы йөрәкле кеше иде...»

Йокы аралаш Кәрим башта берни аңламый тора. Ике боец идән уртасында кәгазьләр актара. Нидер эзлиләр. Үзләре ни өчендер бик ашыга. «Тиз булыгыз!» – дип кычкыра капитан боецларга... Ул арада Тинчурин киенеп бетте. Тегеләр һаман актарыналар, тентиләр. Кәрим мине тәрәзә төбенә утыртты да, иң өстемә кулын салып: «Әйдә, Заһидә, соңгы тапкыр тыныч кына бергә утырып калыйк әле», – диде. Без икәү, тегеләрнең өй актарганнарына игътибар итмичә генә, соңгы мизгелләрне уздырдык...
Ниһаять, капитан:
– Ирегезгә алмаш күлмәк-ыштан бирегез! – диде.
Мин, тиз генә кирәк‑ярак төреп, Кәримнең кулына тоттырдым...
Шулчак Кәрим бармагындагы йөзеген салып, миңа бирмәкче булды:
– Сакла, кайткач, үземә бирерсең, – диде.
Ләкин йөзек салынмый. Кәрим тешләре белән дә тартып карый – юк. Шуннан соң кухняга барып, сабынлап, Кәримнең бармагын каната-каната салдырдык. Йөзек миндә калды...
Ни өчен шулай ашыктылар микән, дип уйлыйм мин гомер буена... Ихтимал, гаделсезлек кылганнарын күңелләре белән сизенгәннәрдер. Ярамаган эшне тизрәк, кабаланып башкаралар бит җинаятьчеләр».
Кәрим Тинчуринны Казанның бөтен төрмәләрендә дә диярлек йөртеп чыгалар. Аның үлеме турындагы хәбәр дә 47нче ел датасы белән килә. «Ничек инде ул 10 ел буе миңа уч төбе кадәр дә хат та салмасын, бу дөрес дата түгел», – ди торган була Заһидә ханым. Рабит Батулла аңа, әлеге датаны төгәлләштерүләрен үтенеп, Тинчуринның чираттагы юбилее алдыннан КГБга хат язарга өнди. Шулай эшлиләр дә. Озакламый КГБдан Кәрим Тинчуринның 1938 елда атып үтерелгәнлеге турында белешмә килеп төшә.
«ҺӘРКЕМ – ҮЗ ЭШЕНДӘ...»
«26 елда кайбер артистлар һәм язучылар Кәрим өстеннән: «Тинчурин үзе яза, үзе куя, үзе уйный. Театрны ул үз монополиясенә әверелдерде», – дип яздылар. Кәримне театрдан чыгардылар. Ишектән мескенләнеп кенә кайтып керде бу. «Заһидә, мине театрдан чыгардылар бит», – ди. «Бик яхшы булган, – дидем. – Язарга вакытың күп булыр. Рәхәтләнеп өйдә генә язарсың. Ә болай төне буе пьеса язасың, йокламыйча театрга китәсең. Эшмени ул?» Әмма эшсез калгач, иҗат итә алмыйча йөдәде. Ул, көндез театрда эшләп, төнлә язу тәртибенә күнеккән иде. Эш эзләп йөри торгач, Политпросветка урнаштырдылар.
– Туктале, Кәрим, – дим. – Син анда нинди эш майтарасың соң?
– Кем ни тели, шуны эшли. Һәркем үз эшендә. Мин «Ил» пьесасын язып утырам, – диде Тинчурин.
...Ачлык бик интектерә башлагач, Кәримнең әйберләрен базарга чыгарып сата башладым. Иң соңыннан аның бер пинжәге генә калды. «Кәрим, – дим, – бар инде, монысын үзең сатып кайт». Көтәм – юк, көтәм – юк. Чыгып киттем эзләргә. Барсам, күрәм, мескенем, аптырап, кыюсыз гына, үзенә генә ишетелерлек итеп: «Харуший пиджак, харуший пиджак», – дип тик басып тора. Кыяфәте чиста, Кәрим үзе мәһабәт кеше иде, янына килүче юк... Озак басып торды ул пинжәген селкетер-селкетмәс.
Тинчурин киткәч, театрның эшләре ал да гөл булыр, дип уйлаганнар бик нык ялгышты. Театрның репертуары да, актерлары да, режиссеры да каушауда иде. Шулай да Тинчуринны театрга кайтармадылар. Аны Әстерханга сөргенгә җибәрделәр».
Заһидә Тинчурина сөйләгәннәрдән.
Мәхшәр вакытында Заһидә ханым Кәрим Тинчуринның кулъязмаларын сакларга тырыша. Ул аны Әстерханга озата бара алмый, Казанда кала. Аңа: «Тинчуриннан нинди кәгазь калды, барысын да яндыр, үзең белән тотма», – дип киңәш бирәләр. Әмма ул аларны яндырмый. Соңыннан шул кулъязмалар арасында сакланып, харап ителмичә калган «Мәрҗәннәр»не бастырып, дөньяга чыгару мөмкинлегенә дә ирешә.
2015 елның 11 ноябрендә бер төркем яшь иҗатчылар тарафыннан Камал театрының Кече сәхнәсендә «1926» дип исемләнгән әдәби-музыкаль спектакль куелган иде. Ул татар театры, әдәбияты, музыка сәнгатенең бәхетле – шаулап-гөрләп торган елларын тасвирлады. Әмма 1926 ел – махсус органнар тарафыннан инде кара исемлекләр төзелә башлаган ел. 30нчы елларда шул исемлекләр буенча тулы бер интеллигенцияне, сәнгать әһелләрен «кырып» ташлыйлар.
Тинчуринның пьесасы да бер төркем иҗатчыны кулга алуга сәбәпче була. Быелгы сезонда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Тинчуринның шәхесен һәм тормышын өр-яңадан күздән кичереп, аның имин калган «Мәрҗәннәр» әсәрендәге «Утыз өч көн» новелласын нигез итеп алып, «Соңгы әсәр» премьерасын тәкъдим итте. Бу – тарихтагы сәхифәләрне актарып, яңадан күздән кичереп, бүгенге торышыбыз, кайда барышыбыз хакында уйлану да, бәлки?
Риза Ишморат:
Соңгы әсәр фаҗигасе
«Камал театрында мин баш режиссерлык вазыйфасын алып барган 30нчы елларда пьесалар күп кенә очракта драматургларга махсус заказ биреп яздырыла иде. Тинчуринның соңгы әсәре дә махсус заказ белән язылды... Кәрим абый бу пьесаны вәгъдә иткән вакытында тәмамлады, һәм без аны, партия өлкә комитетындагы иптәшләрнең теләге буенча, театрда түгел, өлкә комитетының культура-пропаганда бүлеге мөдире Гариф иптәш Яушев кабинетында укыдык...
Пьесадагы персонажга чит илдә яшәгән бер татар эмигрантыннан почта аша шунда чыгарылган журнал килеп төшә. Бу эпизодка карата арабыздан берәү: «Шундый хәл булырга мөмкинме?» – дип сорау бирде. Кәрим Тинчурин: «Заманында мин үзем чит илдән пакет алган идем. Бу Гаяз Исхакый җибәргән «Милли юл» журналы иде, мин аны «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясенә илтеп бирдем», – диде. Бу сүзләрне ишетеп, без аптырабрак калдык. Бу бит шәхес культы афәте иң нык канат җәйгән, Гаяз Исхакый кебек эмигрантларны телгә алырга да ярамаган чор – 1937 ел иде.
Пьеса укылып, күпмедер вакыт үткәч, контрреволюцион милләтче, халык дошманы дип аталып, 1937 елның сентябрендә, нәкъ 50 яше тулган көннәрдә, Тинчурин кулга алынды... Аның язмышы турында төгәл хәбәрне без соңгы елларда гына ишеттек. Ул 1938 елның 15 ноябрендә Пләтән төрмәсеннән ерак түгел генә җирдә судсыз-нисез атып үтерелгән...»
Добавить комментарий