
Чын классик һәм чын интеллигент
Кече ватан патриотлары
05 июля 2017
ТЫНГЫ БИРМӘҮЧЕ МУЗЫКА
Заманында… бәләкәй Мансурга тере Габдулла Тукай үз фатихасын биргән була. Кибеттә йомышчы малай булып йөргәндә, ул аңа яңа китаплар һәм газеталар китерә, аларны шагыйрьгә кертеп үк бирә торган була. Композитор соңыннан Тукайның аны якты итеп каршылавын, «Беләсеңме, малай, мин бит бүген фәрештәләр белән сөйләштем», – дип әйтүен искә алып сөйли.
Мансур Мозаффаровның әнисе, атаклы Маһруй Мозаффария, үз заманының иң укымышлы хатын-кызларыннан булып, кызлар гимназиясендә укыта, шагыйрә, Казан шәһәр советында депутат була. Әтисе Хуҗахмәт мулладан биш яшендә үк калса да, аның халык арасындагы абруе хакында да ишетеп-белеп үсә кечкенә Мансур.
Мәрьям Рахманкулова,
Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы:
«Бик иртә хәреф тануым аркасында 5–6 яшьтән үк әтием мине Маһруй апага укытырга илтеп тапшырган. Хәтердә: мәктәп Маһруй апаның үз йортында иде. Дәрестән соң әти килеп алганчы, мин мәктәп бүлмәсендә утырып торам. Мансур бик шаян малай иде. Ул артык шаярып җибәреп мине рәнҗетә, чәчләрдән тарта, җылата иде. Бу хәлне ишетеп Маһруй апа керер иде һәм мине үз бүлмәсеннән алып чыгып, прәннек, конфетлар белән сыйлый иде».
Салих Сәйдәшев белән дуслыгы турында билгеле Мозаффаровның. «Балачак дустым» мәкаләсендә ул 1913 елны аларның танышу елы дип искә ала. Казандагы «Шәрык» клубына йөргән җизнәләре малайларны еш кына биредә узган спектакльләргә алып килә торган була. Антракт вакытларында анда Гали Зайпин җитәкчелегендәге кыллы уен кораллары оркестры уйный.
«Без Салих белән аны бик тәэсирләнеп тыңлый идек, – дип искә ала Мансур Мозаффаров. – Оркестр белән мавыгу безне якынлаштырды, музыкага мәхәббәт уятты, тормыш юлын сайлауда зур йогынты ясады».
«Язмышлар уртаклыгы да берләштергәндер үзләрен», – ди бу дуслык хакында Мансур Мозаффаров иҗаты буенча монография авторы, музыка белгече Клара Таҗиева. Ике малайның да әтисез үсүләренә басым ясый ул. Җитмәсә, өйләре дә бер-берсеннән ерак түгел генә урнашкан: Париж Коммунасы белән Татарстан урамы – кул сузымында. «Безгә бер-беребездән бик ерак торабыз кебек тоела, шуңа күрә без еш кына койма аркылы сикереп төшә идек. Март-апрель айларында кузна уйныйбыз. Салихның кыска гына пальтосы бар иде, уйный‑уйный ул пальто шомарып, ялтырап, кузна җелегенә буялып беткән иде. Шуның өстенә икебез дә музыка белән мавыгабыз, ул гармунда уйный, ә мин – мандолинада…»
Мансур Мозаффаров тирән бер җылылык белән искә алган бу дуслык аларның гомере буена сузыла. Башлангыч белемне Мансур Мозаффаров татар мәдрәсәсендә ала. 1916 елда татар‑рус укытучылар мәктәбенә укырга керә. Әмма музыка аңа барыбер тынгылык бирми. Һәм алар Салих Сәйдәшев белән студентлар, гимназия укучыларыннан оркестр оештырып җибәрәләр. «Салих – быргыда, мин кларнетта уйнарга өйрәнә башладык», – дип искә ала Мансур Мозаффаров соңыннан. «Сәйяр» труппасы спектакльләренең антракты вакытында уйный торган булалар егетләр. Мулланур Вахитов чыгыш ясаган митингтан соң уйнаулары турында да мәгълүмат теркәлеп калган.
«ИПИ КЕБЕК КАДЕРЛЕ»
Профессиональ музыкантлык юлына Мансур Мозаффаров 1919 елда аяк баса. Казан училищесының кларнет курсына укырга керә. 1923 елда, училищены тәмамлагач, ТАССР хөкүмәте юлламасы белән Мәскәү дәүләт консерваториясенә укырга китә.
Сара Садыйкова, Татарстанның халык артисткасы, композитор:
«Татар вәкалиятендәге бер тулай торакта яшибез булып чыкты. Татарстаннан, Башкортостаннан килгән барлык студентлар шушы тулай торакта яшәделәр. «Тихий» – тын студентлар, ягъни техник югары уку йортларында яки университетта укучылар өчен (без аларны «җитдиләр» дип атап йөртәбез) тулы тынлык, тынычлык кирәк булганга, алар безне подвалга яки кочегаркага куып төшерәләр иде. Мансур үзенең кларнетында күнекмәләрне подвалда уздырса, мин кочегаркада үземнең вокал күнекмәләрне җырларга яки арияләр, Рахманинов романсларын өйрәнергә тиеш була идем.
Ул чактагы студентларның тормышы авыр булса да, бездә музыкаль белемгә, аның байлыкларын үзләштерүгә булган омтылыш, уку дәрте бик көчле иде. Без бит ул чакта сәнгатькә һөнәр итеп кенә түгел, ә ниндидер изге, илаһи, бөек, ипи кебек кадерле нәрсә итеп карый идек».
1924 елның 22 гыйнварында Мансур Мозаффаров Мәскәүнең Кызыл мәйданында Ленинны күмү җеназасында җыелма тынлы оркестрда кларнетчы булып катнаша. Бик салкын көн була ул, Мозаффаров шунда аякларын өшетә. Кат‑кат операцияләр кичерергә туры килә аңа, әмма алар барыбер эзсез узмый: йөреше үзгәреп, салмакланып кала. Кларнет классы буенча дәресләрен туктатып, Казанга әйләнеп кайтырга мәҗбүр була музыкага гашыйк егет.
Бер ел дәвамында педагогия техникумында җыр укытучысы булып эшли ул. Әмма музыка теориясе белән тирәннәнрәк танышу заруриятен сизеп, яңадан Мәскәү консерваториясенә, педагогия факультетына укырга керә. Бер елдан соң Мозаффаровны композиторлык факультетының этнография бүлегенә күчерәләр. Бу бүлек яшь милли музыкаль мәдәниятләр өчен кадрлар әзерләргә булыша торган була. Мозаффаровның һәм композитор, һәм белгеч бу– лып формалашуына зур йогынты ясаган шәхес – укытучысы, композиция классы буенча профессор Анатолий Николаевич Александров. Ул татар музыкасына зур ихтирам белән карый торган шәхес буларак билгеле.
СӘЙДӘШТӘН ИЛҺАМЛАНЫП…
Укуы белән беррәттән Мозаффаров Мәскәүнең татар урта мәктәбендә җыр дәресләре дә бирә торган була. Үзен Мәскәүнең Эшче татар театрында сынап карый – спектакльләрнең музыкаль бизәлешен башкара. 1929 елдан шул театрның музыкаль җитәкчесе һәм дирижеры да булып китә. Сара Садыйкова искә алганча, ул театрда барган пьесалар өчен музыка яза, аны оркестрлаштыра, халык көйләрен гармониягә сала, кечкенә составлы оркестрга дирижерлык итә, үзе дә анда кларнетчы буларак катнаша.
Кызганыч, спектакльләргә язган музыканың кулъязмалары сакланмаган. Әмма ул җырларның кайберләре Мансур Мозаффаровның татар һәм башкорт көйләреннән торган, төрле башкаручы составлар өчен язылган кулъязма җыентыгына кергән. Җыентыкка борынгы озын көйле «Карурман», «Зәңгәр шәл», «Әллүки», «Салкын чишмә» һ.б. җырлар тупланган. Бу эше белән Мансур Мозаффаров ул елларда матбугат битләрендә һәм интеллигенция вәкилләре арасында барган бәхәсләрдә үзен тарихына һәм милләтенә тугры булып калу позициясен алга сөрүче итеп таныта.
1931 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлап, Мозаффаров Казанга әйләнеп кайта. Татарстан радиокомитетында домра квартетына музыкант булып эшкә урнаша. Халык көйләрен эшкәртә, беренче мөстәкыйль җырларын иҗат итә, симфоник музыка өлкәсендә көчен сынап карый. «Мин һөнәрем буенча башкаручы, ә композиторлык сукмагына мине Сәйдәш иҗаты этәрде. Аның музыкасы белән илһамланып, мин дә музыка яза башладым», – ди торган була композитор.
«ГАЛИЯБАНУ»НЫ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН ЯЗДЫМ...»
1932 елда Мансур Мозаффаровны Мәскәү консерваториясенең Башкорт бүлегенә музыкаль теория дәресләре бирергә укытучы итеп чакыралар. Монда ул 1937 елга кадәр эшли. Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылу татар музыка мәдәнияте үсешендәге гаять әһәмиятле вакыйгаларның берсе була. Студия студентлары ел саен Казанда отчет концертларында чыгыш ясыйлар.

Мансур Мозаффаров. 1919 ел.

Мәскәүдән олы кызы Миләүшә кунакка кайткач төшкән фотосурәт. 1960нчы еллар.
– Музыкаль спектакльләргә йөрү, аларны җыйналып тикшерү, фикер алышулар ул заманның бер үзенчәлеге булган, моны татар интеллигенциясенең шул чордагы вәкилләренең барысы да диярлек раслый. Татар сәнгате өчен яңа жанр – опера белән мавыгу чоры да ул. Нәкъ менә шул вакытта опера студиясендә өч опера иҗат ителә – Нәҗип Җиһановның «Качкын» белән «Ирек» опералары, Мозаффаровның «Галиябану»ы, – ди Клара Таҗиева.
Галия Кайбицкая, Татарстанның халык артисткасы:
«1934 елны Мансур Мозаффаров, Мәскәү консерваториясендә укып йөргән чагында, Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасына опера язды. Аңа ул бик күп үзенчәлекле сыйфатлар кертеп, нечкә-сузмалы моң, искиткеч лирикага бай арияләр, дуэт-лар, хор-балет, увертюралар белән баетып, беренче төзеләсе татар опера театрыбызга зур бүләк ясады. Беренче композитор Нәҗип Җиһанов тарафыннан әле генә язылып өлгергән «Качкын» операсы булды. Икенче булып Мозаффаровның «Галиябану» операсы дөньяга килеп туды.
Беркөн шулай Мозаффаров: «Галия-бану» – Сезгә, партиясен Сезнең тавышка карата яздым. Тавышыгызга уңайсыз җирләре булса, борчылмагыз, бергәләп үзәртербез, – дип, Галиябану партиясен миңа китереп бирде. «Галиябану»ның ялгыз җырлый торган арияләре ифрат дәрәҗәдә уңышлы һәм уңайлы язылган иде. Югары интонация белән художество байлыгында саф татар моңы. Колакка тиз ятышып кала. Җырлаган саен йөрәккә якын булып, җырлыйсыны гына китереп торды. Мансур «Галия-бану»ның арияләрен үзе дә җырлап йөри башлады…
Аннан, «Галиябану» бик тиз арада эшләнеп, сәхнәгә куелганнан соң, Мозаффаров тарафыннан «Зөлхәбирә» дигән тагын бер опера язылды. «Зөлхәбирә»нең партия дәфтәренә: «Галия ханым! Сезгә багышлап язылды, уңышлы булсын. М. Мозаффаров», – дип, үзенең кулын куеп, миңа китереп тапшырды. Бер үк композитор, үзенең икенче операсын: «Сиңа багышлап яздым», – дип, ноталарын күтәреп килгәч, минем өчен чиксез дәрәҗәдә сөенеч булып яңгырады».
«Галиябану» операсының премье-расы 1940 елга карый – аны Татарстан АССР төзелүнең 20 еллыгына туры китерәләр. Опера алдыннан кереш сүз белән Муса Җәлил чыгыш ясый.
«БӘЙЛӘҮ БЕЛӘН УТЫРГАНЧЫ, МУЗЫКА БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘН!»
Сәламәтлеге аңа сугышка китәргә мөмкинлек бирми. Әмма башта ТАССР Министрлар Советының Сәнгать эшләре идарәсе каршындагы фольклор кабинетында, ә 1944 елдан Татар радиокомитетының музыкаль тапшырулар редакторы вазыйфасында киеренке эшчәнлек алып бара ул. Фортепианога кушылып түбән тавыш белән башкару өчен татар халык җырларының зур циклын эшкәртүе генә дә зур игътибарга лаек. Цикл ул чакта радиода штатта эшләгән солистка – Гөлсем Сөләйманова өчен махсус эшләнә. Аны шартлы рәвештә «Сөләйманова дәфтәрләре» дип тә йөртәләр.
Гөлсем Сөләйманова бик күп халык җырларын белә торган була, ләкин, эшкәртелеше булмаганга, күбесен радиодан җырлый алмый. Мансур Мозаффаров аңа бу кимчелекне юк итәргә сүз бирә, һәм сүзендә тора. Үз иҗатының да төрле юнәлешләрдә үскән чоры бу: «Зөлхәбирә» операсы өстендә эш, җырлар язу, романс жанрын үзләштерү, консерватория ачылганнан башлап, педагоглык эшен алып бару...
Миләүшә Мозаффарова, Мансур Мозаффаровның олы кызы:
– Безнең әтине музыкасы аша ачык күз алдына китерергә мөмкин. Аның бөтен барлыгы – музыкада. Йомшак, рәхимле характеры, гаҗәеп намуслылыгы, сәнгатькә тугрылыгы әсәрләрендәге һәр авазда, һәр аһәңдә чагыла. Ул искиткеч дәрәҗәдә ярдәмчел, беркем турында да начар сүз әйт-мәс. Әти өйгә кунак килүне бик ярата иде, һәм алар безнең өйдә бик еш була. Әнинең хәтта һәр очрак өчен камыры әзер, әти кунаклар чакырса дип, алдан әзерләп куя иде.
Муса Җәлилне яхшы хәтерлим. Ул чакта без бер өйдә яши идек, ул еш кына бездә була иде. Ә ул фронтка киткән чакта, без аны бөтен гаиләбез белән озаттык. Инде Муса Җәлил өстенә хыянәтче дигән шикләнү тамчысы төшкәч, аның шигырьләре тыелгач, әни Мусаның бездә булган бөтен әйберләрен ягарга тәкъдим итте, әмма әти моңа ирек куймады. Ул Мусаның сафлыгына, намуслылыгына ышанды, шигырьләрен кадерләп саклады, аны яратудан туктамады.
Безгә – балаларга карата булган олы мөнәсәбәтен оныта алмыйм. Дөрес, ул бу тойгысын ачыктан-ачык күрсәтми. Ул бервакытта да тавышын күтәреп, ачуланып сөйләшмәс. Аның: «Кызым, татарча җавап бир», – дигән сүзләре истә калган. Йомшак, ягымлы тавышы хәтердә. Чиста, саф, әйтергә буладыр, музыкальлеге белән аерылып торган тавыш иде. Әти безнең музыкант булуыбызны бик тели иде. «Кызым, бәйләү белән утырганчы, музыка белән шөгыльлән», – дия иде. Һәм без, аның өч кызы да, өебездәге музыкага булган хөрмәт атмосферасы аркасында музыкаль белем алдык.
«ТӘРӘЗӘДӘН ИДЕЛ КҮРЕНӘ...»
Гомеренең соңгы ун елы эчендә композитор симфониетта, скрипка һәм оркестр өчен ике концерт, «Туган як» дигән өченче симфоник поэмасын иҗат итә. «Галиябану» операсының яңа редакциясен эшли, бик күп санда җырлар яза, халык җырларын эшкәртә, балалар музыкасына зур игътибар бирә. Бу чорны композиторның вокаль иҗатындагы кульминациясе дип атарга да буладыр. Музыка белгечләре әйтүенчә, җыр жанрындагы яңа төрнең тууына нигез булды аның эзләнүләре.
Мөнир Мазунов, язучы, журналист:
«Сугыштан соң язмыш мине Казанга китерде һәм мин радиога редактор булып эшкә кердем. Без беренче тапкыр шунда очрашып таныштык. Мансур Мозаффаров җыр текстларын алгач: «Бу җире миңа ошамый, бу җире болай, теге җирен тегеләй итәргә кирәк», – дип беркайчан да әйтми иде. Ул: «Уйлап карарга кирәк булыр», – дип әйтә иде. Әлбәттә, бу һич тә ул текстларга карата таләпчән түгел иде дигән сүзне аңлатмый. Берара вакыт үткәч, ул музыка язса, шун да ук хәбәр итә иде. Ә инде музыка язмаса, үзең аңла дигән сүз».
Мансур Мозаффаровның иҗатында зур урын алып торган ике күләмле әсәр – «Габдулла Тукай истәлегенә» һәм «Мулланур Вахитов истәлегенә» симфоник поэмалары. Болар – аның, музыкаль авангард вәкиле булуына карамастан, милли традицияләргә гомере буена тугрылыклы булып калган композитор икәнлеген раслаучы дәлилләр. Мозаффаровның җырларын гына түгел, ә күләмле, эре әсәрләрен дә гаять зур тирәнлек белән беррәттән, гади, ипле яктылыкка ия дип табалар. Гомеренең баешында Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә иҗат иткән «Саумы, кояш!» җырында бу якты, тормышчан лейтмотив ачык чагыла. Һәм тирән лиризмның, чоңгыл төбеннән күтәрелгәндәй бөтерелеп-бөтерелеп, дулкыннар сыман җәелеп китүе, эпиклыкка күчүе сокландыра.
Ә аннан да бигрәк – аның, зур шәхес, олпат иҗатчы һәм педагог була торып та, үтә гади, тыйнак, кече күңелле була кала алуы.
Мирсәет Яруллин, композитор:
«Мансур абый белән беренче танышуым 1951–1952 елларга туры килә. «Карагыз әле, тәрәзәдән Идел күренә!» – дигәне хәтердә.
1962 елны әти белән әни Казанга күчте. Мансур абый белән бик еш очрашалар иде. Өлкәннәрдән сирәк калган кешеләр иде алар. Әти Мансур абыйның расписаниесен яттан белә. Мансур абый ул вакытта укыту эшләрен инде киметкән иде. Мансур абыйның, буш көннәрендә минем әти Воровский тукталышыннан троллейбуска утырып Кольцога хәтле бара иде, Мансур абый белән очрашып, җәүяләп Идел портына китәләр, борылып, Киров дамбасына чыгалар, Кремль асты тукталышына җәяү киләләр һәм троллейбуска утырып безгә кайтып китәләр. Әти вафат булганчы – 1964 елга хәтле – бу шулай дәвам итте. Кыш, җәй, көз, яңгыр дип тормыйлар иде».
1966 елның 20 ноябрендә, озак авырудан соң, Мансур Мозаффаров вафат була. Тәрәзәсеннән, кайда гына яшәмәсен, эшләмәсен, һәрчак елмаеп сәлам бирүче кояш һәм дулкыннарын тәгәрәтеп агып ятучы газиз Идел күренгәндер кебек тоела миңа.

Композиторлар (сулдан уңга): Р. Яхин, Ш. Фәйзи, М. Мозаффаров, М. Коваль, Н. Җиһанов. 1959 ел.
ШУЛАЙ БЕРВАКЫТ…
Марат Әхмәтов, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясе профессоры:
– Әти мине 1943 елда Казанның Чайковский исемендәге 1нче музыка мәктәбенә бирде. Сугыш еллары. Безне «Татарстан» радиосына чакырдылар. Килдек тә, турыдан-туры эфирга чыгасы вакытыбызны көтеп, бакчадагы фонтан янында утырып тордык. Мин Екатерина Соколова дигән атаклы, татар музыка сәнгатен халыкка танытуда үзеннән зур өлеш керткән концертмейстер белән уйнадым. Мансур абый Мозаффаровның «Тын бакчада» әсәре иде ул. Икенче көнне безнең өйгә Мансур абый үзе килеп керде. Кәефе көр, күтәренке. Мине бик мактады. 7 яшьлек малай өчен зур мәртәбә иде инде бу, билгеле. Шуннан соң мине һәртөрле абруйлы концертларга чакыра башладылар.
Консерваториядә укый башлагач та, аны тәмамлап, үзем укыткан елларда да Мансур абый скрипка һәм фортепиано өчен язылган әсәрләрен һәрчак миңа ышанып тапшыра иде. Техник редакция ясар өчен. Җыентыкларына да шул минем редакциядә кереп киттеләр. Мансур абыйның скрипка өчен поэмаларын мин бөтен Союз буйлап яңгыраттым – Саратов, Ульяновск, Әстерхан, Себер, аннары чит илләргә алып чыгып уйнадым. Бик яратып кабул итә иде тамашачы аларны. Мозаффаровның музыкасы – югары кимәлдәге чын классика, шул ук вакытта гаҗәеп милли дә.
Мансур абый үзе гаять дәрәҗәдә интеллигент кеше иде. Бөтен тәрбиясе, рухы белән, нәселдән килгән ул интеллигентлык. Йомшак, кешегә карата искиткеч игътибарлы, чиста күңелле. Консерваториядә композиция бүлеген җитәкләгәндә бик күп студентларга ярдәм итте, киләчәккә юл ярды ул.
Илһам Шакиров, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты:
– Музыка училищесында бер ел укыганнан соң, консерватория студенты булдым. Беренче курстан ук сольфеджиодан безне Мансур ага укыта башлады. Ул консерваториядә композиторлар факультетының кафедра мөдире иде. Без класста 7‑8 җырчы гына. Ике сәгать буе Мансур ага өйгә биргән эшләрне тикшереп, яңа дәресләр бирү генә түгел, һәммәбезнең дә тормышы, ничек яшәве турында сораштырып өлгерә иде. Бер атна үттеме, юкмы ул безнең барыбызны да биш бармак кебек белә иде инде. Кемнең алдап-йолдап хәйлә белән укырга маташканын, кемнең чын күңелдән тырышканын, кемнең булырдай, кемнең төшеп калырдай икәнен бик тиз чамалап алды. Кайбер студентлар йомшаграк булып та, чынлап тырышканын күрә икән, Мансур ага искиткеч сабырлык белән аңлатырга, өйрәтергә омтыла. Ә фальшны колагы белән дә, күзе һәм җаны белән дә гаять тиз тоя...
Камера концерты яки симфоник концертмы, яңа опера яки балетмы – боларның берсен дә калдырмыйча тыңларга йөри иде Мансур абый. Ул кеше күзе артык ташланмый торган җиргәрәк урнашкан була, һәм бер генә нотасы да игътибардан читтә калмасын дигән кебек, бөтен барлыгы белән музыка дөньясына кереп чума. Бу заман белән бергә атларга, бер генә яңалыкны да төшереп калдырмаска тырышуының бер дәлиле.
Добавить комментарий