Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Мин бу китапны гомерем буе яздым...»

«Мин бу китапны гомерем буе яздым...»

Яратып эшләдем, кирәк дип эшләдем, үземә дә күп нәрсә кызыклы иде.

09 марта 2017

Шулай дип башлады сүзен Равил абый Фәйзуллин. Ә сүзебез аның Татарстан китап нәшриятында яңа гына басылып чыккан «Татарстан язучылар берлеге» китабы турында. «Татарстан» журналы бу күпьеллык саллы хезмәткә, әлбәттә, игътибарсыз кала алмады.

1-%d0%be%d0%b1%d1%8f%d0%b7%d0%b0%d1%82
Беренче съездда катнашучылар. Беренче рәттә (сулдан уңга): Кави Нәҗми, Алексей Толстой, Максим Горький; икенче рәттә: Ләбиб Гыйльми, Хәсән Туфан, Гомәр Толымбай, Фатих Сәйфи-Казанлы, Галимҗан Нигъмәти.

Чөнки туплама ярты гасырга сузылган кеше һәм әдип гомерен, шулай ук аның заманына туры килгән вакыйгалар калейдоскобын үз эченә ала. Автор аның жанрын тәгаенләргә омтылыш ясапмы, әллә, киресенчә, бу очракта жанрны тәгаенләү мөмкин түгеллеген ассызыкларга теләпме, билгеләмә дә биргән: «публицистик уйланулар, тарихи фактлар, хатирә-күзәтүләр». Һәм язучылар берлеге дигән рәсми атама астына да, җәяләр эченә алып, «әдипләр берлеге» дип өстәүне кирәк тапкан.
Бүгенге заман укучысы гаять популяр булган нон фикшн жанрына өстенлек бирә. Равил Фәйзуллин, бу җәһәттән, нәкъ менә шул укучыга кызыклы була алырдай форманы сайлаган. Әлбәттә, мода артыннан куып түгел, чөнки бу хезмәтнең тамырлары әле нон фикшнга мода кергәнчегә кадәрге елларга ук барып тоташа. Автор үзе әйтүенчә, 50-60 ел дәвамында әдәби процессның эпицентрында торып ясаган күзәтүләрнең нәтиҗәсе ул. Үзенә күрә бер протокол, елъязма.
Мин китапны киң җәмәгатьчелеккә укырга тәкъдим итәм – бу безнең тарихыбыз, бу безне үткән белән тотыштыручы һәм дөньяга карашыбызны тагын да ныграк киңәйтергә мөмкинлек бирүче җеп-дисбе. Шуңа да китапка карата мөнәсәбәт белдереп, акыл сатып утыруны гына кирәк дип исәпләмәдем, бу хезмәт басылып чыгу уңае белән, Равил абыйның үзе белән тагын бер кат күрешеп, гәпләшеп алуны урынлырак таптым.
%d0%b7%d0%b0%d1%85%d0%be%d0%b4%d0%bd%d0%b8%d0%ba
Китапның тышлыгы.

- Равил абый, протокол сүзе рәсмирәк, күңелсезрәк яңгырый кебек. Сез бит инде аны җыелышларда махсус теркәп утырмагансыздыр. Ничек әзерләнде бу китап?
- Рәсми яңгыраса да, китапка ул бик яхшы туры килә, дип уйлыйм. Күз алдыңа китер, мин Татарстан Язучылар берлегенең идарәсендә генә дә даими 50 ел торган кеше. Ә идарә ул – язучылар оешмасының нәкъ менә җитди, хәлиткеч карарлар кабул итәр өчен съезд сайлап куйган эшче төркеме. Минем күз алдымнан бу 50 ел эчендә бик күп вакыйгалар узды. Инде шушы яшемә җиткәч, артка борылып карап, бу тәҗрибәне киләчәк буыннарга да калдырырга кирәк бит, дигән уй туды. Башка кешеләр калмады да шикелле инде моның өчен...
- Ләкин сез перспективаны киңәйтәсез...
- Башкача булмый да. Чөнки, әдипләр бер-берсе белән Татарстан Язучылар берлеге оешкан вакыттан гына аралаша башламаган бит. Мин язучыларга гына түгел, ә чын мәгънәсендә милләтнең рухи юлбашчысы, лидеры булган шәхесләргә тукталдым. Мәсәлән, Ризаэддин Фәхретдин, Фатих Кәрими, Дәрдемәнд... Шулай ук, уртак оешмалары барлыкка килгәнче, татарның талантлы яшьләрен белрләштергән Шәрык клубын искә алмыйча да мөмкин түгел иде... Әмма болары – кереш кенә. Үзенә күрә, темага алып кереп китү өлеше. Чын мәгънәсендә хроника 1934 елда Мәскәүнең Союзлар йортындагы Колонналы залында узган язучылар җыеныннан башланып китә. Һәм бүгенгегә килеп тоташа. Әйе, бу чын мәгънәсендә татар язучылары оешмасы барлыкка килгәннән бирле иҗтимагый-тарихи барышның бөртекләп, детальләп, вакыйгалап теркәлеп барган беркетмәсе.
Китап фактлар һәм детальләр белән тулы, шуңа өстәп, Равил Фәйзуллин алар артында нәрсә ятуын, вакыйгалар белән нинди көчләр идарә итүен дә күрсәтеп барырга омтыла үз укучысына. Әйтик, репрессияләр, шәхес культы елларына караган сәхифәләргә генә күз ташлыйк. Укучы буларак, болары миңа аеруча кызыклы. Чөнки, бу шомлы елларда язучы каләменең куәсе, иҗаты ягыннан гына түгел, ә намусы буенча да сынау үткән. Тарих битләрендә кемнең исеме нинди хәрефләр белән язылып калуын нәкъ менә үзеннән соңгы архивлар күрсәтә бит нигездә. Автор фактлар белән сак эш итә, аннан да бигрәк – нәтиҗәләр белән. Кистереп бәя бирергә ашыкмый. Фикер сөрешеннән әзерлекле укучы мөнәсәбәтне үзе сөзеп ала.
Ә менә урыны-урыны белән бәясен кистереп тә әйтеп бирә ул. Әйтик, 1959 елда булып узган съезд турында бәян иткәннән соң, китапның 3нче бүлеген болай йомгаклап куя: «Шул чорның, шул зур җыеннарның тагын бер характерлы ягы: СССР күләмендәме, Россия яки республикалар күләмендәме, язучылар съездына илнең иң югары постында торган җитәкчеләр төркем белән килә иде, чыгыш-докладлар ясап, банкет-приемнарда да утыра иде. Әдәбиятның, язучыларның дәрәҗәсе югары икәнен дәлилләүче күренеш бу, дип уйлыйм. Әдәбиятка ил башлыкларының мөнәсәбәтен, игътибарын күреп, гади халык та язучыларны зурлый, олылый иде...»
- Димәк, үзенә күрә бер вертикаль булган? Сезнеңчә, халыкның язучыга булган мәхәббәте белән хакимиятнең илтифаты арасында турыдан-туры бәйләнеш бармы?
- Хәзер инде болар бер-берсенә бәйләнмәгән кебек тә күренергә мөмкин. Әмма бар, минемчә. Халык хәзер язучының дәрәҗәсе түбән төшкәнне күреп тора, шуңа да аны бик олыламый. Инерция буенча бара әле ул хөрмәт – укытучыларда, китапханә хезмәткәрләрендә... Ә хакимияткә элгәреге заманда язучы идеология булдырыр өчен кирәк иде. Халык аңына тәэсир итәр өчен. Мин ул вакыттагы процедураларны яхшы хәтерлим. Союзга өлкә комитетыннан шалтыратып кына торалар иде. Бигрәк тә премияләр бирер алдыннан. Без инде үз кандидатураларыбызны тәгаенләп, барабыз җитәкчеләр янына. Алар әзерлекле кешеләр түгел иде. Безгә сүз бирәләр, әйтәбез тәкъдимнәребезне. Аннары алар сүз ала: менә без шушы язучыны лаек дип саныйбыз, диләр. Бу очракта инде килешергә генә кала. Һәм шунысы гаҗәп: алар ялгышып сайламыйлар иде. Һәрьяклап уйланган карар була иде ул. Әгәр Тукай премиясенең ул елларда кемнәргә бирелеп барганын күздән кичерсәк, без моңа инана алабыз. Анда очраклы кешеләр юк диярлек иде. Халык та белә, үз итә иде ул әдипләрне. Ә хәзер Тукай премиясен алган язучыларны халык бик үк белмәскә дә мөмкин.
2
Бер төркем татар язучылары Васильево ял йортында. Беренче рәттә (сулдан уңга): Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи; икенче рәттә: Әхмәт Исхак, Шәйхи Маннур. 1940 ел.

Без, кем генә булсак та, үзебездән соң бу дөньяга нәрсәдер калдырырга бурычлы. Ягъни син, элгәргеләрнең тәҗрибә-мирасын алып, аңа үзең яшәгән дәвердә туплаган һәм матди, һәм рухи байлыгыңны кушып, килер буыннарга тапшырырга тиешсең. Бу хезмәтнең дә төп мәгънәсе шул: «Әдәбиятыбыз дөньясында безгә кадәрлесе – килеп җиткән яки тапшырылганы – менә шушындый хәлдә иде; без яшәгән, без шаһит чорда менә шушындый талантлар иҗат итте, менә шундый вакыйгалар булды, шундый уйлар белән яндык; ә киләчәк, анысы инде, яңа буын, сезнең кулда!» диюне җиткерү иде.

- Ул чакларда Язучылар берлеге әгъзасы булу зур мәртәбә саналган. Аның матди ягы да үз ролен уйнамый калмаган. Ә хәзерге вазыйфасын нидә күрәсез Татарстан Язучылар берлегенең? Хәзер ул, формация буларак, иҗтимагый оешма рәвешен алгач, киләчәктә ул иҗатчылар өчен актуаль булырмы?
- Аның вазыйфасы элек тә, хәзер дә бер – әдипләрне бер төенгә, көлтәгә туплап тору. Без үзбаш яшәсәк тә, барыбер уртак бер нигезебез булырга тиеш. Без болай да хәзер хакимияткә әллә ни кирәк түгелбез, чөнки бүгенге коммерциягә генә корылган дөньяда әллә ни зур үзгәрешләр булдыра алмыйбыз. Әмма бүгенге язучының төп вазыйфасы – телне саклау, милли үзаңны күтәрү. Менә шушы безнең бүгенге идеологиябез.
- Әмма бүгенге язучы каләме белән тамак туйдыра алмый, монысы көн кебек ачык...
- Дөрес әйтәсең, мин бу хакта уйланам-уйланам да, шуны аңлыйм: сезнең буынга безнең буынга караганда күпкә авырррак. Без Язучылар берлеге әгъзасы булган заманда оешманың матди базасы нык, куәтле иде. Литфонд эшләп тора – санаторийларга, Иҗат йортларына бару мөмкинлеге. Әйтик, минем үземә Коктебельда шул заманның атаклы язучылары белән очрашып, якыннан аралашу насыйп булды. Безне кайгырталар иде. Хәзерге иҗатчыларга карата булган кайгыртучанлык шул юрганның озынлыгына бәйле, билгеле.
90нчы еллар, Милли-азатлык хәрәкәте белән бәйле сәхифәләргә, хөррият җиленең ничегрәк исүенә тукталган өлештә мин инде билгеле бер фактлар, детальләргә орынып, үз хроникам белән параллельләр үткәреп укый башлыйм. Шуңа да минем буын вәкилләре өчен китапның бу өлеше, нигездә, Автор-күзәтүче белән кайсыдыр урында килешү, хуплау, кайсыдыр урыннарда бәхәсләшү кыры булыр. Иң «авырткан урын» милли матбугат язмышына кагылышлы битләр булды. Равил Фәйзуллин, 25 ел дәвамында «Казан утлары» журналының баш мөхәррире вазыйфасын башкарган кеше буларак, биредә нәкъ менә шушы басма мисалында тулы бер татар матбугатының язмышы турында сүз алып бара. Китапта ул бу хакта сүзен оптимистик рухта йомгакласа да, безнең сөйләшү барышында бу оптимизмга шиклерәк мотивлар өстәлде. Бигрәк тә – минем тарафтан, бигрәк тә оптимизмның оптимизация төсмерен алуына мөнәсәбәтле рәвештә...
Китап фотоматериалларга бай, аларның уникаль җыелмасы буларак кына да, ул һәр татар интелллигентының китап киштәсендә урын алып торырга тиешле басма, дип бәяләнә алыр иде. Ә инде аларның һәрберсенең җентекләп тикшерелеп, барланып чыгуы – үзе бер олы эш.
4-%d0%bd%d0%b8%d0%b6%d0%bd%d0%b5%d0%b5-%d1%84%d0%be%d1%82%d0%be-%d1%85%d0%be%d1%80%d0%be%d1%88%d0%be-%d0%b1%d1%8b-%d1%8d%d1%82%d0%b8%d0%bc-%d0%b7%d0%b0%d0%ba%d0%be%d0%bd%d1%87%d0%b8%d1%82%d1%8c
Кол Галигә һәйкәл.

Равил абый үзен кайчакта архивариуска тиңли, һәм тикмәгә генә түгел, чөнки ул үз язмалары, архивлары мәсьәләсендә дә гаять төгәл кеше. Моңа әллә ничә тапкыр шаһит булганым бар. Беренче шигыре кайсы елны, ничәнче айда, ничәнче числода һәм кайсы басмада басылып чыгуын, коридорда очратып сорасаң, чатнатып әйтеп бирер!
- Фотоларны архивларда утырып, редакцияләрдән җыеп алу – бер хәл, Равил абый. Алардагы шәхесләрне, урын-вакыйгаларны барлау – менә анысы четерекле...
- Яшьрәк буын вәкилләре аларда сурәтләнгән шәхесләрнең күбесен инде белми дә. Шуңа да аларны җыеп, туплап калдыру – шулай ук намус эше. Без үткәнебезне белергә тиеш... Заманында Рафаэль Мостафин бик яхшы белә иде фотоархивларны. 70нче еллардан башлап, фотоларны Лирон Хәмидуллин да белә. Литфондта эшләгәч, ул күп нәрсәләрдән хәбәрдар.
- Равил абый, китап язучыларның оешмасы турында булса да, әдәби барышны барыбер дә кешеләр билгели. Әдипләрнең иҗаты, әхлакый йөзе, эстетикасы, аңлашыла ки, чордан-чорга үзгәреп килгәндер. Моны тоймый калмагансыздыр...
- Мин үземне бәхетле кеше саныйм – инде менә өченче буынны күздән кичерәм һәм өч буын иҗат әһелләре белән аралашам. Бу бит һәркемгә тәтеми! Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманчелар, мәсәлән, XIX гасырда туган кешеләр иде. Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Сибгат Хәким, Хәсән Туфаннар – ХХ гасырның йөзен билгеләүчеләр, безнең остазлар. Аннары инде – үз буыным, 60нчы елгылар. Һәм менә – сезнең буын. Инде дүртенчесе икән, кара син...  
Һәр буында шәхеснең төрлесе булган. Язучының әхлакый-мораль йөзе чор белән билгеләнми. Яшь белән дә... Шуны гына әйтМин бу эшне яратып эшләдем, кирәк дип эшләдем, үземә күп нәрсә кызыклы иде.ә алам: безнең арада бик вак, шәхси мәнфәгатьләр белән генә йөрүче, арзанлы кешеләр үрчеде соңгы вакытта. Ә әдәбиятны андый кешеләр белән үстереп, алга җибәреп булмый.
- Китапны әзерләгәндә, иң кыены нәрсә булды?
- Бернинди кыенлык та булмады. Мин бу эшне яратып эшләдем, кирәк дип эшләдем, үземә күп нәрсә кызыклы иде.
- Һәм соңгы сорау: ни өчен китап берничә телдә басылмады? Ул рус укучысы өчен дә кызыклы булыр иде, миңа калса.
- Шундый гыйбарә бар бит – өйдәге чүпне тышка чыгармыйлар. Безнең тарихыбызда да әнә шундый «тышка чыгармый» торган сәхифәләр бар. Бу басма әлегә – «өебездәге кулланылыш» өчен. Алга таба ул татар, рус, инглиз телләрендә дә басылачак, насыйп булса. Башка телләргә тәрҗемә ителеп, ул инде буклет буларак чыгар, дип көтелә.
 Фотолар китаптан алынды. 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: