
«Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли...»
«Без консерватив булуыбыз белән кызыклы»
02 октября 2017

Режиссер пультында – Әлфия Гыйләҗи, Татьяна Олудина, Рамил Һидиятуллин
«ӘНИЕМНЕҢ ҺӘР ИРТӘСЕ ТАТАРСТАН РАДИОСЫ БЕЛӘН БАШЛАНА»
Фирдүс Гыймалетдинов, «Татарстан» ДТРК директоры:
– Бездә һаман да 45–50 минутлы тапшырулар яңгырый. Бүгенге көндә бу уникаль күренеш. Кемдер моны архаизм буларак кабул итә ала. Хәзер радиоларда тапшырулар 8–10 минуттан да артык булмаска тиеш, дигән фикер дә бар. Килешеп бетә алмыйм, чөнки безнең татар кешесе сөйләшергә ярата. Ә бердәнбер сөйләшү радиосы булып, асылда, «Татарстан» радиосы калды. Сүз җитди әңгәмә турында бара.

Тыңлаучылар аудиториясе башлыча 40тан узган кешеләрне тәшкил итә. Нигездә, бу – хатын-кызлар. Әмма бу безне ир‑атлар һәм яшьләр тыңламый дигән сүз түгел. Шалтыратулар буенча аңлашыла: төрле буын һәм һөнәр вәкилләре бар. Авыл кешеләре яратып тыңлый. Бу да – традиция. Иртәнге алтыда башлыйбыз эшне, һәм безне Татарстанның районнарындагы халык кабызып куя. Минем әнине генә алыйк, кухняда аның иртәсе, еллар дәвамында гадәтләнгәнчә, «Татарстан» радиосы белән башлана. Минеке дә шулай. Авылларга якынаю өчен, республика буенча без хәзер FM форматына күчтек. Республика буйлап йөргәндә үзебезнең радионы һәрчак «тотам», бөтен төбәкләрдә диярлек трассада, авылларда ул бар.
Бездә «алтын фонд» саклана. Дусларым арасында нәкъ менә шул фондны тыңлаучылар бар. 60–70нче елларда яздырылган спектакльләрне юлга чыкканда машинада тыңлап барыр өчен махсус соратып алалар. Мин әлеге фондны сату яклы түгел. Без ул язмаларны акрынлап сайтка урнаштырып барабыз, әлбәттә, бушлай. Алар дәүләт архивында да саклана. Фондтан бизнес ясау «Татарстан» радиосы эше түгел. Без язмаларны югары кимәлдәге сәнгати тапшырулар өчен нигез буларак кулланабыз.
Татар телендә булган күңел ачу радиоларын да кире какмас идем мин. Кеше, дөньяга килгәч үк, опера тыңлый башламый, балет карарга бармый бит. Барлык төр татарча радиолар да үз максатын үти – телне саклый. Без үзебезнең зәвыклы тыңлаучы өчен эшлибез. «Татарстан» радиосының аудиториясе гасыр дәвамында билгеләнгән. Әйтик, винил пластинкаларның үз тыңлаучысы бар бит. Безнең радионың эчтәлеге дә шул винил пластинкалар шикелле – һәрбер татар кешесе аңа акрынлап барыбер килә. Конкрет бер композитор җырларыннан төзелгән тапшыруларны гына алыйк. Мин бәләкәй чакта да шундый иде алар, хәзер дә. Аларны заман таләбенә йөз тотып үзгәртүне кирәк дип исәпләмим. Без – консерватив радио. Без әнә шуның белән кызыклы да. «Культура» каналы кебегрәк... Һәм шул консервативлыктан китсәк, мөгез чыгарып, бер гасырлык мирасыбызны сызып ташларга мөмкинбез.
Федераль канал буларак, бирелгән вакыт кысаларында, штат мөмкинлекләрен файдаланып, милли бурычны үтәргә тырышабыз. Татарча тапшыруларның күләме рус телендәгеләргә караганда өч тапкырга артыграк. Без – «Россия24» эфирында иң күп вакыт алып торучы төбәк филиалы. Россиядәге җитәкчелек милли тапшыруларның яшәргә хокуклы һәм үз халкына никадәр кирәкле икәнлеген аңлап эш итә. Тәүлегенә биш сәгать ярым эфирга чыгабыз. Чагыштырып карасак, башка төбәкләрдә әлеге эфир вакыты сәгать-сәгать ярымны гына алып тора. Азмы ул, күпме безгә бирелгән вакыт, – һәркем үзе өчен хәл итә инде. Заманалар да, мөмкинлекләр дә үзгәреп тора. Әмма без бүгенге шартларда мөмкин булганның бөтенесен дә эшлибез.
«ЯШЬ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ҮЗ РАДИОСЫ БУЛЫРГА ТИЕШ...»
Россиядә «радио инкыйлабы» Мәскәүдән түгел, ә нәкъ менә Казаннан башлана. 1921 елның 1 маенда Казанның хәзерге Ирек мәйданында телефоннан сөйләшүне көчәйтүче рупор куела һәм ул хөкүмәт сәясәтен халыкка җиткерүче мөһим чарага әверелә. Берничә көннән «Известия» газетасы бу хәбәрне бөтен илгә тарата: «Казан шәһәрендә инженер Чистовский уйлап чыгарган телефон көчәйткече күрсәтелде. Телдән газета рупор аша укылды. Әлеге ачыш меңәрләгән кешедә соклану тудырды». Хәбәр Ленинның игътибарын җәлеп итә һәм ул Совнарком секретаре Н.П. Горбуновка күрсәтмә юллый: «Иптәш Горбунов! Мин бүген Казанда телефон тавышын көчәйтүләре турында укыдым. Сынап карау бик әйбәт нәтиҗәләр биргән. Тикшерегез! Әгәр дөрес булса, Мәскәүдә һәм Питерда да куярга кирәк!»
Н.П. Горбунов күрсәтмәсе белән Казаннан аппаратлар сатып алына, 1921 елның май ахырларында Мәскәү Советы бинасына рупор урнаштырыла. Ә Казанда... радио идеясе белән 1922 елның җәй ахырында хәрби җыеннан кайткан революционер, язучы Шамил Усманов мавыгып китә. Ул чакта әле Германия, Франция кебек техник яктан алга киткән илләрдә дә тапшырулар даими алып барылмый. Һәм менә Казанда талантлы инженер Александр Углов Мәскәүдән тапшырылган якшәмбе концертларын трансляцияли башлый. Бу хәл Шамил Усмановны үзебездә көчле радиостанция төзү фикеренә этәрә. «Яшь Татарстан Республикасының үз радиосы булырга тиеш» дигән идеяне яклап, ул VI өлкә партия конференциясендә чыгыш ясый. Әмма аны аңларга теләмиләр. Ул татарча һәм русча газеталарда мәкаләләр бастыра. Ахыр чиктә, мәсьәләне җентекләп аңлатып, нигезләп, Татарстан Халык Комиссарлары Советына язма юллый. Комиссия радиофикацияләү эшенең перспективалы булуын таныса да, техник һәм матди ягын сылтау итеп, проектны кире кага.

Радиога нигез салучы – Шамил Усманов.
Ул арада инде радиотапшырулар бөтен ил күләмендә яңгырый башлый. Республикалар бер‑бер артлы үз радиоларын булдыра. Эфирда Саратов, Ташкент, Махачкала, Харьков, Түбән Новгород станцияләре пәйда була. Ә Казан... дәшми. Татарстанда радио булдыру мәсьәләсе киңәшмәләрдә хәл ителү этабыннан уза алмый. Тынгысыз Усманов үҗәтләнүен дәвам итә: ул кат‑кат ВКП (б) өлкә комитетына, Халык Комиссарлары Советына мөрәҗәгать итә. Мәсьәлә, ниһаять, Октябрьнең 10 еллыгына әзерләнгән көннәрдә хәл ителә. Дәүләт комиссиясе Казанда артык кыйммәтле булмаган радиостанция төзергә мөмкин дигән карарга килә. Яшь оешманың җитәкчесе итеп әлеге дә баягы «Усманов иптәш»не билгелиләр. Һәм ул башы‑аягы белән оештыру, хуҗалык эшләренә кереп чума: җиһазлар юнәтә, белгечләр туплый, әле Мәскәүгә, әле Ленинградка чаба. Татарстан радиосы, ниһаять, билгеләнгән вакытта телгә килә.

Радиокомитетның халык музыка уен кораллары кече оркестры. 1935‑1937 еллар.
«Дулкынның озынлыгы 750 белән 800 буласын алдан сорашып белгәнгә, радиоалгычымны шул диапазонга көйләп куйдым. Менә берзаман: «Слушайте, слушайте! Тыңлагыз, тыңлагыз! Говорит Казань! Казан сөйли!..» – дигән сүзләр ишеттем. Йөрәк ярсый, күңел дулкынлана...
Әтием, бик зур игътибар белән тыңлаганнан соң:
– Молодец, Шамил Усманов! Булдырды бит, йөри торгач! – диде...»
Җәүдәт Фәйзи истәлекләреннән.
«СЕЗ ДӘ ЫШАНЫГЫЗ...»
1927 елның 7 ноябрендә, беренче тәҗрибәдән соң озак та үтми, Казан үз тапшыруларын даими яңгырата башлый. «Татарстан» радиосы яралган беренче айлардан ук, сәясәт белән бергә, әдәбиятка һәм музыкага да зур әһәмият бирә. Исмәгыйль Һилалов искә алуынча, беренче татарча концерт Углов лабораториясендә вакытлыча җиһазландырылган, кара калын тукыма белән эчләнгән кечкенә генә студиядән алып барыла. Ул 2–3 кешене генә сыйдырырлык була.
Радио тиз арада яшь иҗат көчләрен берләштерүче үзәккә әйләнә. «Татарстан» радиосының техник өлешен тынгысыз җанлы инженерлар хәл итсә, рухи ягын – язучылар, артистлар, композитор лар, галимнәр, җырчылар кайгырта. Ә караңгы авылларда яшәүче халык баштарак радиодан яңгырган тавышларны бер‑бер сихер дип пошаманга төшә. Бу хакта Шамил Усмановның бер язмасы да сакланган:
«Сөннәтле бүреген бик шәпләп бастырып кигән, билен каты итеп буган сары тунлы авыл егете радиостудиягә килеп керә. Кулында – авыл советыннан бирелгән язу. Анда «Радио эшләре белән танышу өчен җибәрелә» дигән.
– Абзыйлар, мине авыл халкы шушы сезнең рәдиү белән танышып, әртистләрне күреп, тыңлап, аннары шушы рәдиү аркылы бер‑ике авыз сүз әйтергә кушканнар иде, – ди.
Микрофон алдына килгәч тә, бик каты итеп тамак кырып ала:
– Мин Арча кантоны фәлән авылның Исмәгыйль Фәтхуллин булам. Агайлар, сез мине рәдиү белән танышып кайтырга дип җибәргән идегез. Менә мин килдем. Бөтен җырчыларны, уйнаучыларны күрдем. Рәдиүнең үзе белән сөйләштем. Хәзер инде мин рәдиүгә ышандым. Сез дә ышаныгыз... »
ИДЕЛ БЕЛӘН УРАЛ АРАСЫНДА ГЫНА ТҮГЕЛ...
«Алтын фонд» дигәндә, әнә шул күздә тотыла да: һәр чорның иң күренекле сәнгать әһелләре биредә эшли, языла, кунак рәвешендә генә булса да, килеп китми калмый. Әлеге традиция бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Кайчандыр үзенең оркестры эшләп килгән, чорының иң олы җырчыларын, музыкантларын яздырып барган, әдипләргә әдәби сүз өчен мәйдан биргән радио хәзерге сәнгатькәрләрнең дә иҗатын берәмтекләп барлый. Бу, әлбәттә, яңалыклар кебек федераль курсны ышанычлы, тигез алып баруы белән параллель рәвештә.
Балалар иҗатына да зур игътибар бирәләр монда. Әйтик, Бөек Ватан сугышы елларында радионың Балалар тапшырулары мөхәррире Гадел Кутуй кечкенә тыңлаучылар өчен махсус «Яшь герой маҗаралары» циклын ачып җибәрә. Соңыннан ул тапшыруларның бер өлешен язучы «Рөстәм маҗаралары» китабында да файдалана. Хәзерге көндә исә радиода балалар һәм яшүсмерләр тапшырулары мөхәррире вазыйфасын язучы Дания Гайнетдинова башкара. Ул эшләгән елларда гына да инде берничә буын сәләтле яшьләр «Татарстан» радиосының фатыйхасын алып өлгерде. Мин үземнең беренче тапкыр килеп, биредә курка-курка, ояла‑ояла гына шигырь укыган мәктәп укучысы чакларымны хәтерлим...

Алып баручылар: Камал Саттарова, Эльс Гадел.
– Без мәктәпләргә, балалар бакчаларына очрашуларга даими йөрибез, талантларны шуннан барлап, туплап, яздырып алып кайтабыз. Аерым‑аерым кайберләрен студиягә чакырып та яздырып алабыз. Белсәгез икән, бүгенге сәнгатьтә, спортта һәм башка өлкәләрдә танылып, үз урынын тапкан күпме күренекле шәхеснең балачакта безнең радио аша узганын... Бу безнең эшебезнең юкка булмавына, бәрәкәте барлыгына дәлил.
Әйтергә кирәк, сугыш елларында «Татарстан» радиосы үзенең эшчәнлеген нәкъ тыныч шартлардагы темпта, хәтта аннан да тыгызрак ритмда алып бара. Бөек Ватан сугышы елларында информацион программалар арттырыла. Электән тәүлегенә 2 сәгать 30 минут эшләп килгән радио 1941 елның сентябреннән 3 сәгать ярым дәвамында сөйли башлый. Элек иртәнге тапшырулар 6 сәгать 30 минутта эфирга чыкса, 5 сәгать 30 минутка күчерелә. Шул рәвешле, Башкомандующий фәрманнары һәм Совинформбюро белдерүләре Мәскәү тапшыруларыннан алда татар телендә бирелә.

Редакция хезмәткәрләре.
Җиңү килгәч, фронттан исән‑сау әйләнеп кайткан язучылар, музыкантлар, артистлар радиода яңа бер рух белән эшли башлый. Техник персонал ныгытыла. 1958 елда «Татарстан» радиосы инициативасы белән, автономияле республиканы берләштергән тарихи «Идел белән Урал арасында» тапшырулары эфирга чыга башлый. Бу тапшыру бүген дә Татарстан радиосының олы горурлыгы булып тора. Ул хәзер 7 республиканы берләштерә, үзенә күрә милли төбәкләрнең пульсациясен билгеләүче вазыйфасын башкара.
«Радиога мин 1945 елның язында урнаштым. Беркадәр балалар редакциясендә эшләгәннән соң, радиокомитетның ул чактагы рәисе Гариф Гобәй әдәби-драматик тапшырулар редакциясенә күчәргә тәкъдим итте. Минем өчен бәхетле көннәр башланды. Аз гына вакыт эчендә бик күп эш эшләнде, зур‑зур радиопостановкалар дөнья күрде. Лев Толстойның заманында бөтен СССРда шаулап барган «Анна Каренина»сы татар тыңлаучысына ифрат көчле тәэсир итте. Гомәр Бәшировның «Намус» романына нигезләнгән радиопостановка да тыңлаучыларыбызның күңеленә хуш килде...»
Әмирхан Еники истәлекләреннән.
1960–1980нче еллар радионың гөрләп эшләгән еллары буларак искә алына. Ә инде 1990нчы елларда, Милли азатлык хәрәкәте вакытында, ул гомумән дә үзенә күрә бер рупорга әйләнә. Шул еллардагы Татарстан Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты рәисе Илгиз Хәйруллин искә алганча: «Илдә үзгәртеп корулар колач җәеп, әдәби һәм сәяси сүзгә игътибар арткан саен, эфирда яңгыраган тапшыруларга халыкның гына түгел, җитәкчеләрнең дә игътибары артты, кайчакларда җилнең кайсы яктан искәнен дә чамалап булмый торган сәясәт диңгезендә ышанычлы компасларның берсе буларак та кабул ителә башлады».

«Татарстан» радиосы коллективы – җәйге бакчада.
ТАРИХИ, ЯКИ МИЛЛИ ИММУНИТЕТ
«Татарстан» радиосының бүгенге көндә умырткасын, үзәген тәшкил иткән тапшырулар дистә еллар дәвамында, сәяси һәм мәдәни вазгыять, алшартлар нигезендә барлыкка килгәннәр. Аларның һәрберсенең үз бурычы, үз аудиториясе бар. Чорлар һәм буыннар алмашынып тора, әмма биредә бу сизелми диярлек. Монда заманчалык белән традицион рух янәшә атлый. Бу хакта бүгенге радиотапшырулар хезмәте җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов та әйтә:
– Җитәкче буларак, минем өчен иң мөһим шарт – радиода өч буын вәкиленең дә эшләве. Шулчакта гына коллективта сәламәт рух була. Моннан тыш, туплаган тәҗрибәне, осталыкны без, һичшиксез, яшь буынга тапшырып калдырырга тиешбез. Ә алар, инде үзләренең заман рухын кушып, без җитәкләгән радионы алга таба үстерергә бурычлы. Әнә шуңа да яшь кадрлар мәсьәләсендә без бик сак, нәзберек һәм таләпчән...
«Татарстан» радиосы ул – халыкны дәүләт белән тоташтыручы канал. Безнең очракта – милләтне кайгыртучы бер үзәк тә. Чөнки, без шундый шартларга куелганбыз. Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай булып кала бирә. «КАМАЗ» төзелгән елларда без аның алдынгы сафларында булдык, суверенитет яуланган елларда – Дәүләт советында, мәйданнарда, халык арасында, телгә куркыныч янаган чорларда «Тел күрке – сүз» кебек тапшырулар әзерләп, татар теле сагына бастык. Бер генә мисалга тукталып узасым килә. Татарстан гимнының берзаман радиодан яңгыравы куркыныч астында калды. Мәскәүдән шалтыраталар: «Сез сеткадагы тәртипне бозасыз, Мәскәү тапшыруларына керәсез», – диләр.
– Нишләп, минәйтәм, – без яңалыкларны биштә, җидедә, сигездә тапшырабыз. Ә алтыда безнең үз тапшыруларыбыз башлана.
– Ярамый. Сезгә сетка буенча алты тулып ун минуттан гына башларга рөхсәт ителә.
– Әмма без биш тә илле җидедә – Россия гимнын, ә алтыдан Татарстан гимнын тапшырабыз...
– Берни дә белмим, рөхсәт ителми...
Югары җитәкчелеккә Россия белән Татарстан арасындагы дустанә, җылы мөнәсәбәтләрнең бары тик ике гимн да бер‑бер артлы яңгыраган очракта гына була алганлыгын, халыкның үз радиосыннан туган телендәге республика гимнын ишетергә хокуклы булуын айлар буе аңлатырга туры килгән чаклар да булды...
Тәүфыйк ага белән радионың сәхифәләрен барлаганда, мондый четерекле мизгелләргә күп тукталдык. «Болар инде – эчтәге эшләр, сеңлем, иң мөһиме – безнең катлаулы заман шаукымында да, шөкер, үзебез булып калуыбыз», – дип хушлашты ул азакта. Ә редакциядә, мин аның кабинетыннан чыкканда, чынлап та яшьләр кайнаша иде. Эш хакы белән әллә ни куандырмый торган шартларда да, бирегә, радиожурналистика өлкәсенә, әнә шулай энтузиаст кадрларның килүе – үзе бер феномен, дияр идем. Бу да безнең әлеге дә баягы консервативлыгыбыз, ә бәлки, четерекле вакытларда үзебезне саклар өчен уяна торган генетик ресурсларыбыз, хәтта ки тарихи-милли иммунитетыбыз турында сөйләмиме икән?
Нәсим Акмал, әдәби‑нәфис тапшырулар бүлеге мөхәррире:
– Кайчандыр, мин монда эшкә килгәндә, гаҗәеп олпат, затлы кешеләр арасына килеп эләктем, дип сөенгәнем хәтердә. Кайберләре хәзер дә эшли. Техник яктан да көчле командасы белән аерылып торды радио һәрвакыт. Тапшыруларның мөхәррирләре, алып баручылары булып озак еллар дәвамында республиканың танылган сәнгать әһелләре эшләде һәм эшли. Язучылар, композиторлар, тел белгечләре, артистлар...
Федераль дәүләт каналы буларак, радио сәясәтне яктыртуга зур игътибар бирде һәм бирә. «Депутат каналы», «7 көн» тапшырулары – шундыйлардан. «Татарстан» радиосы ул – халыкка дәүләт дәрәҗәсендәге мәгълүматны вакытында һәм дөрес итеп җиткерү, без ике арадагы арадашчы, дисәк тә буладыр. Тел турындагы тапшырулар, әдәби-музыкаль тапшырулар гомер-гомергә югары зәвык тәрбияләүгә юнәлтелгән булды. Безнең сайтка кереп, тапшыруларны тыңларга мөмкин. 90 еллык юбилей алдыннан элеккеге, сирәк, кызыклы язмаларны тәкъдим итәбез. Фондтагы уникаль язмаларны... Мәсәлән, моннан 30 ел элек эфирга чыга башлаган «Пар канатлар» тапшыруын. Озак еллар дәвамында аны Рәзин Нуруллин алып бара. Бервакыт аңардан: «Татарстанда син әңгәмә кормаган берәр һөнәр вәкиле калдымы икән?» – дип сорыйлар. «Кызганыч, әмма калмаган икән шул», – ди Рәзин.
Идел Кыямов, «Татарстан» радиосы алып баручысы:
– «Корстон»дагы бер мәдәни чарада Тукай шигырен укыдым, аны радионың директоры ишетеп алган. Берничә айдан әдәби-музыкаль бүлек редакторы Нәсим Акмал шалтыратып, мине радиога эшкә чакырды. Бу 2014 ел иде. Шуннан бирле радио белән араны өзгән юк. Армияне исәпләмәсәң, билгеле, әмма мин хәтта анда булганда да, радиога хатлар яза идем.
Раил Садретдинов, «Татарстан» радиосы алып баручысы:
– Башка авылга йөреп укыганлыктан, йокыдан иртә торыла иде. Ә «Татарстан» радиосы иртәнге алтыда эшли башлый. Башта Россия гимны яңгырый, аннан – Татарстанныкы... ә аннан радио үзе дә телгә килә: «Татарстан Республикасы башкаласы Казан сөйли!» Күзләр үзеннән-үзе ачыла, тәрәзә аркылы офыкта күренгән кояшка карап елмаясың...
Радио белән тагын да якыннанрак танышу мәктәптә укыган чакта экология буенча республика конкурсына килгәч булды. «Көмеш кыңгырау» тапшыруы өчен интервью биргән идем Дания апага. Университетта укыганда да чыгыш ясадым... Соңрак, телевидениедә эшләгәндә, һаман барып чыга алмый идем. Әмма күңелне барыбер «Татарстан» радиосы» дигән уй кымтырыклап торды... Кемдер аны искелек калдыгы, яшьләр өчен кызыксыз мохит, дип санар, әмма балачактан шул тавышлар, кешеләрне тыңлап үскәнгә, минем күңелгә бик якын ул.
Тәвәккәлләп, 2015 елның декабрь башларында радиога практика үтәргә килдем. Беренче тапшыруым 14 көн дигәндә әзер булды һәм ул бик җылы кабул ителде. 2016 елның язы тормышыма зур үзгәрешләр алып килде, миңа биредә эш тәкъдим иттеләр. Үз эшемнән чын ләззәт алып эшлим. Юкка гына Конфуций: «Яраткан эшеңне сайла һәм сиңа бер көн дә эшләргә туры килмәячәк» димәгәндер.
Добавить комментарий