
Үлемгә үч итеп...
Әтиләренең нинди булып хәтердә саклануы турында безгә Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна, оныкчыгы Михаил сөйләде.
17 февраля 2016
- Чулпан ханым, үзегезнең бик тә үзенчәлекле гаиләдә тууыгызны сез ничә яшьтә аңладыгыз?
- Минем бу турыда беркайчан да уйланганым булмады. Балачагым хәсрәтсез, куаныч тулы иде. Мине әти-әнием, бигрәк тә әтием бик яратты. Без аның белән бик тыгыз бәйләнештә идек. Ул мине күп карады, кайгыртты, үзе белән эшенә дә йөртте. Сугыш башлангач, билгеле, бөтен нәрсә үзгәрде. Без, сугыш чоры балалары, гәрчә балачак һәрвакыт балачак булып калса да, бу елларны фаҗига итеп кабул итәбез. Безнең сыйныфта кырык бала укыды, шуларның ике-өчесенең генә әтисе бар иде, калганнарыныкы йә фронтта һәлак булды, йә әсирлеккә төште.
Әти белән бәйле күңелсез хәлләр башлангач, безнең гаилә өчен авыр вакытлар җитте. Өстебезгә төшкән шикләнү күләгәсе яшәргә нык комачаулады, әни белән мин тулы изоляциядә идек. Әмма мин өлкән сыйныфларда укыганда, әтиемнең герой булуын бөтен ил белде...
- Әтиегез турында хакыйкатьне белгән мизгелне хәтерлисезме?
- Әлбәттә. 1953 елның 23 апрелендә «Литературная газета» мәкалә бастырды. Әлеге сан дөнья күрер алдыннан әниемнең газетаның баш мөхәррире Константин Симонов белән берничә тапкыр очрашып сөйләшүен хәтерлим. Ул да бик дулкынланган иде. Алар «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләрнең басылуы җәмәгатьчелектә нинди реакция тудырачагын уйлап борчылды. Шуннан соң «Правда» газетасында «Үлемнән көчлерәк» дигән мәкалә чыкты. Бу инде әтиемнең бөтен халык тарафыннан танылуына дәлил иде.
- Моннан соң кешеләрнең сезгә булган мөнәсәбәте үзгәрдеме?
- Якыннарның мөнәсәбәте үзгәрмәде. Әтием һәм әниемнең туганнары һәрвакыт әтинең бик намуслы, искиткеч кеше булуын белә иде. Әмма үзең белү генә бер хәл бит, ә тулаем танылу – бөтенләй икенче. Сугыштан соң безнең Столешников тыкрыгындагы йортыбызны күпләр читләтеп үтеп йөрде. Безне берничә тугры дустыбыз гына ташламады – шагыйрь Әхмәт Фәйзи, Язучылар берлегендә эшләүче Разия ханым Фәизова һәм, әлбәттә инде, Гази Кашшаф, аңа әтием үзенең әдәби мирасын васыять итеп калдырды. Билгеле, 1953 елдан соң әтинең дуслары һәм аны ихтирам итүчеләр саны артты...
- Әтиегезгә бәйле иң матур хатирәгез белән уртаклашмассызмы икән?
- Андый мизгелләр күп. Мәсәлән, әтием мине үзе белән «Алтынчәч» операсы репетициясенә ала иде. Бик бәләкәй булуыма карамастан, мин моны хәтерлим. Мин аның Язучылар берлегендәге эш урынында да булгаладым, ул мине кәнәфигә утыртып куя да, мин сабыр гына аны көтеп утыра идем. Сугыш башланыр алдыннан без Ялтага диңгезгә бардык, әтием мине ак фонтан тирәли кулында күтәреп йөртте, минем белән уйнады. Бу минем өчен бик кадерле хатирәләр.
Мин хәтта сугышның беренче көнен дә хәтерлим. Без Гази Кашшаф янына дачага барырга тиеш идек, һәм кинәт сугыш башланганын ишеттек. Әти-әниемнең шатлыклы кәефе төште. Без барыбер бакчага киттек, әмма андагы авыр, хәсрәтле атмосфера әлегәчә хәтеремдә саклана.
Әтием үзе теләп фронтка китәргә булгач, аны Казан янындагы кавалерия частендагы лагерьга укырга җибәрделәр. Без әни белән аның янына барып йөрдек. Миңа әтине күнегелмәгән хәрби киемнән күрү сәер иде. Бервакыт ул мине атка утыртты, ә мин, шатланасы урынга, кинәт елап җибәрдем. Миңа ул чакта дүрт яшь иде.
Әти белән хушлашу мизгеле дә хәтергә уелган. Мин ул вакытта каты авырый идем. Әти минем бүлмәгә керде һәм бик озак янымда утырды. Ул хәрби киемнән иде, һәм мин аңардан бүрегендәге йолдыз турында сорадым. Әти учларын тимер караватка куеп суыта да минем маңгаема куя – температурам бик югары булган, күрәсең.
- Әниегез нинди иде?
- Әнием бик тугры кеше иде. Әтине ул бик яратты. Икәү генә калгач, мин аңардан еш кына «бу әтиеңнеке», «әтиең шулай әйткән иде» дигән сүзләрне ишеткәләдем. Әти турындагы хатирәләр аның өчен бик кадерле булды. Әни бик энергияле һәм кыю кеше дә иде.
Әти фронтка киткәндә, без Казанда калдык. Хатларында әтием әнинең Мәскәүгә кайтуын үтенгән, анда аңа әти-әнисе ярдәм итә алыр иде. Башкалада безнең Столешников тыкрыгында кечкенә бүлмәбез булган. 1943 елда Мәскәүгә пропуск белән генә керткәннәр, әнием керергә рөхсәт ала алмаган. Шуннан соң без бер кичтә берничә хатын-кыз белән хәрби теплушкага кергәнбез. Бик шыпырт утырганбыз. Тик поезд китәр алдыннан безне солдатлар күреп алып, куа башлаган. Хатын-кызлар елап ярдәм сорагач, куып чыгарырга базмаганнар. Һәр тукталышта вагоннарны тикшергәннәр, без селкенмичә дә ятканбыз, солдатлар безне шинельләр һәм плащ-палаткалар астына яшергән. Шулай Мәскәүгә барып җиткәнбез.
Әнинең әти-әнисе олы кызлары һәм ике оныгы белән Мәскәү янында яшәгән. Тормышлары бик кыен булган. Бабам заводта эшләгән, анда карточка бирә торган булганнар. Без яшелчә бакчасында кайнаша идек. Балачагымдагы даими ачлык хисе һич онытылмый.
Әни бик тәвәккәл кеше, ышанычлы дус иде. 65 яшенә кадәр «Госплан» һәм «Госснаб»та икътисадчы булып эшләде. Аңа күпне күрергә туры килде... Сугыш беткәч үк, 1945 елда, әнине гел НКВДга йөрттеләр, аннан ул бик арып кайта иде. Ә кеше шундый халәттә булганда, якыннарына бигрәк тә эләгә. Миңа да күпне кичерергә туры килде... Андагы «әңгәмәләр»дән соң әни өйгә кайтканда, үземнең нинди халәттә булуымны мин хәзер дә хәтерлим. Өлкәнәйгәч кенә мин дөреслекне белдем, ә ул чакта әнинең кәефенең начараю сәбәпләрен мин аңламый идем, әлбәттә.
- Әтиегез төшегезгә керәме?
- Бәләкәй чакта керә иде. Хәзер инде керми. Ә менә әнине төшемдә еш күрәм.
- Чулпан ханым, кызыгыз, оныкларыгыз хакында сөйләгез әле, алар каһарман бабаларына нинди мөнәсәбәттә?
- Кызым Мәскәү консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбен һәм Гнесиннар исемендәге музыка академиясен тәмамлады. Ул музыка мәктәбендә укыта һәм бер үк вакытта «Арт-линия» фондында музыкаль проектларның сәнгать җитәкчесе дә булып тора.
Оныгым Миша – талантлы скрипкачы. Аңа 16 яшь. Ул инде концертларда катнашып, Голландия, Австрия, Германия, Дания, Польшада булды. 9 яшендә Италиядәге яшь скрипкачылар халыкара конкурсында гран-при яулады, «Мадрид төне» музыка фестивалендә – икенче премиягә, Париждагы Flame халыкара бәйгесендә – беренче премиягә, Мәскәүдәге «Ачык Европа» халыкара фестивалендә беренче премиягә лаек булды. Миша – «Россиянең яшь сәләтләре» Бөтенроссия конкурсы лауреаты. Аның Казанда да чыгыш ясаганы бар. Былтыр кыш ул С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан яшьләр оркестрына кушылып уйнады.
Лиза шул ук мәктәпнең беренче сыйныфында укый. Үткән ел Прагадагы халыкара конкурста беренче премия яулады, Россия шәһәрләрендә, Германия, Франция, Монакода гастрольләрдә булды. Лиза һәм Миша – В.Спиваков Хәйрия фонды стипендиатлары һәм икесе дә искиткеч тырышлар.
- Кызыгызда бабасы истәлегенә ихтирамны ничек тәрбияли алдыгыз?
- Без аңа бала чагыннан ук бабасы турында сөйләдек. Мәскәүдә әтигә һәйкәл куелганчы, аның туган һәм җәзалап үтерелгән көннәрендә, Җиңү бәйрәмендә әнием һәм кызым белән Билгесез солдат каберенә килә идек. Кызыма бабасының шигырьләрен укыдык, ул аларны ятлый иде. 12 яшеннән Таня әбисе белән Казан янында ял итте, без хәзер дә җәйне шунда үткәрәбез, кызым бу каланы бик ярата.
Һәм, табигый ки, ул боларның барысын да үзенә сеңдергәндер. Миша да әтиемне бик ярата. Ул искиткеч бала, бик игелекле. Бөтен кешене кызгана, беркемгә дә усаллык кылганы юк, бала вакытында хәтта бер генә уенчык пистолеты да булмады. Күптән түгел мин Мишаның бала вакытта сөйләгән сүзләрен язып барган китапчыгымны кабат укып чыктым һәм аның бик фикерле булуында тагын бер кат инандым. Бик бәләкәй чагында ук ул болай дигән иде: «Беләсеңме, минем карт бабакаем, мөгаен, үлмәгәндер. Ул, мөгаен, берәр ерак йолдыздадыр. Һәм, ихтимал, безне ишетәдер». Аның язу өстәлендә бабасының китаплары ята, ул аларны әледән-әле укый. Аны моңа беркем дә мәҗбүр итми. Оныгым бик тәэсирләнүчән. Педагогы фикеренчә, ул шуңа күрә шундый оста итеп скрипкада уйный да.
- Ә тышкы кыяфәте белән бабасына охшаганмы?
- Әтигә Таня бик охшаган, бигрәк тә бала чагында. Хәзер исә Лизаны охшаталар. Без Казанга килгәч, кешеләр мондый охшашлыкка еш кына гаҗәпләнә һәм соклана.
- Сез әтиегезнең кайсы шигырьләрен яратасыз?
- Мин бер генә шигырьне аерып әйтә алмыйм. Сугышка кадәр язылганнарын да – «Яшьлек», «Ялгыз учак» – яратам, алардан сафлык аңкый. «Моабит дәфтәрен», «Серле йомгак», «Була кайчак» шигырьләрен бик яратам. «Төрмәдә төш» шигырен еламыйча укый алмыйм, шулай ук әниемә багышлап язылганнарын. Тормышның төрле моментларында миңа аның төрле шигырьләре якын. Мин аларның һәркайсын әледән-әле кабат исемә төшерәм.

Михаил Митрофанов – Җәлил бабасы турында:
- Данлыклы бабакаем турында мин бала чагымнан беләм. Мин әле әниемнең әбисе Әминәне хәтерлим. Ул миңа еш кына бабамның шигырьләрен укый һәм аның турында сөйли иде. Аннары мин инде үзем укый һәм аның язмышы белән кызыксына башладым. Казанда Милли музейда ике бәләкәй китапчык – чын «Моабит дәфтәрләрен» күрсәтеп, аларга кагылырга рөхсәт иткәч, искиткеч тетрәнүемне хәтерлим. Мин Казанда еш булам, бабам сугышка чыгып киткән музей-фатирга киләм. Анда берничә тапкыр чыгыш ясаганым да бар. Муса бабамның халык көйләрен дә, классик музыканы да яратуын беләм, шунлыктан аларны яңгыратырга тырышам. Хәзер инде биредә минем сеңлем Лиза да бабам шигырьләрен яттан укый һәм скрипкада уйный.

Татьяна Малышева – бабасы турында:
- Бабам һәм аның характеры, тормыш сөючәнлеге, киң күңеллелеге, юмор хисе турында күп нәрсәне мин Әминә әбиемнән белдем. Бик яшьли аның шигырьләрен укый башладым. Әнием исә миңа бабамның аларга фронттан язган хатларын күрсәтә иде. Хәзер, «Арт-линия» фондының сәнгать җитәкчесе буларак, мин музыка-поэзия концертлары оештырам, анда Муса Җәлил шигырьләре яңгырый һәм сәләтле балалар төрле музыка уен коралларында уйный. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шундый концерт Мәскәүдә Тарих музеенда зур уңыш белән узды. Һәр җәй саен без Казанга кайтабыз һәм Муса Җәлилнең музей-фатиры хезмәткәрләре белән Татарстанның төрле шәһәрләрендә бабам иҗатына мөкиббән кешеләр белән очрашабыз. Һәм анда кабат аның шигырьләре яңгырый, һәм без балалар белән аның яраткан көйләрен уйныйбыз.
Добавить комментарий