Казан: тарихка сәяхәт
Экскурсовод җитәкчелегендә «Сулга карагыз, уңга карагыз» дип, манзара кыларга яратканнарны, «Татарстан» журналын култык астына кыстырып, Казан шәһәренең алты кызыклы урынын, ике музеен һәм бер бакчасын карарга чакырабыз.
Ахыры: В. И. Ленин музей йорты. Сәяхәт якынча ике сәгатькә сузылачак
1НЧЕ ОБЪЕКТ. ПЁТР I ХӨРМӘТЕНӘ ХРАМ
Метродан чыккач, брусчатка түшәлгән тау буенча күтәреләбез, герой-шагыйрь Җәлил һәйкәле яныннан узабыз һәм Кремль урамына чыгабыз. Артта Казан Кремле кала (сүз уңаеннан, аны аерым карарга була, бу очракта җентекле схема ясалган элмә такта ярдәмгә килер).
Гөмбәзендә сәгать урнаштырылган матур йортка таба атлыйбыз, ул сул якта пәйда булачак. Александр Пассажы – бүгенге сәүдә үзәкләренең элеккеге версиясе, хәзерге вакытта ул – реставрациядә.
Юллар кисешкән чатка килеп җиткәч (Пассаж каршы якта кала), татар шагыйре Муса Җәлил исемен йөрткән кечкенә генә урамга борылабыз һәм бераз гына түбәнгә төшәбез. Чуен койма артында, ишегалдында, гаҗәеп матур Петропавловск соборын күрерсез, ул Казан сәүдәгәре Иван Афанасьевич Михляев акчаларына Пётр I нең Казанга килүе хөрмәтенә салынган.
Россия православие храмнары өчен бик үк гадәти булмаган архитектураны күрәбез биредә: җылы, шатлыклы төсмерләр, бизәкләрендә чәчәк, виноград тәлгәшләре чагылыш тапкан, витражлы тәрәзәләр. Аны Флорентия осталары төзегән. Ул заманнарда Россия буйлап, эш эзләп, кызыл оек һәм очлы башлы туфлиләр кигән мәзәк кыяфәтле итальян «бригадалары» шактый күп йөргән. Әмма флорентиялеләрнең эше, кызганыч, рәтле булып чыкмый: төзелеп бетмәгән собор тиздән җимерелеп төшә. Сәүдәгәр чит ил кешеләрен куып җибәрә һәм чабата кигән үзебезнең балта осталарын һәм ташчыларны: русларны, татарларны, украиннарны, чуваш һәм мариларны яллый. Әлеге гүзәллекне алар тудыра да инде!
Иң элек храмның тышкы ягын тикшерик, соңыннан, террасага күтәрелеп, анда урнашкан карау мәйданына күз салыйк. Биредән шәһәрнең бай һәм төрле архитектурасына һәм Идел киңлекләренә манзара ачыла. Инде храм эчен дә карап чыгыйк.
Совет чорында чиркәү биналарында Росреставрация остаханәләре урнашканга күрә, язулар һәм бизәкләр, хәтта идәннәрнең чуен плитәләре дә соборның үзенеке сакланып калган. Храмның икенче өлешендә – гадәти булмаган һәм үлчәмнәре буенча тар зал белән ярашмый торган иконостас урнашкан, аны бер карауда гына колачлап бетерү мөмкин түгел.
Пётр Казанга бары тик бер хәрби максат белән генә килә. Ул җирле завод һәм фабрикаларны карап чыга. Адмиралтействоны ача, аның верфьләрендә тиздән озынлыгы 35 метр, палубасында 16 артиллерия тубы булган «Казан» корветы төзеләчәк. Корабль Фарсы иленә походта, Дербент һәм Баку крепостьларын алуда катнашачак. Сукно мануфактурасы хуҗасы Иван Михляев патша флоты өчен җилкәннәр тегүгә «тендер» отачак. Әйтергә кирәк, Петропавловск соборының мәһабәтлегенә һәм гүзәллегенә карап, әлеге хәрби заказ китергән табышның күләме турында фикер йөртергә буладыр!
Соборның эчке ишегалдында сәүдәгәр Михляевның үз йорты сакланып калуы – могҗизага тиң күренеш. Казанга килгән көнне патшага 50 яшь тулган була. Император үзенең юбилеен нәкъ менә биредә бәйрәм итә. Аны тантаналы итеп каршы алалар: 19 төрле ризыктан торган төшке аш, «эчү чиксез күләмдә». Сәүдәгәрчелек Россия флотының үсешенә юмарт акчалар бүләк итә. Кунакчыллыктан җылынып киткән Пётр өстәл артында йорт хуҗасы хөрмәтенә тост әйтә, һәм хәтта сакалыннан тартып китереп, үбеп тә ала. Юма телгә эреп киткән сәүдәгәр, җавап итеп, православие храмы төзү өчен патшаның үзеннән урын сорый.
Ә хәзер Кремль урамына кире кайтыйк һәм алга – университетка таба атлыйк. Вакытыгыз булса, XIX гасыр азагындагы өяз шәһәре атмосферасын саклап калган матур гына ишегалдына (керү юлындагы чуен коймага беркетелгән «КИУ» вензеле «Казан Император университеты» дигәнне аңлата) керергә мөмкин, шулай ук төп бинада урнашкан музейны карап чыгарга була. Биредә артефактлар куелган, мәсәлән, ишек янында торучы һәм студентларның таныклыгын тикшерүче швейцарның киеме һәм таягы; бөек математик һәм университетның беренче ректоры Николай Лобачевскийның язу өстәле һәм идән сәгате. Сәгать телләре инде икенче йөз ел туктамый йөри, борып торасы да юк, дип сөйлиләр, серен исә беркем белә алмый. Ләкин безне хәзер университет каршында торган бина кызыксындыра.
2НЧЕ ОБЪЕКТ. КӘЛӘШКӘ БҮЛӘК
Бина торак йортка караганда шкатулкага күбрәк охшаган. Архитекторы – руслашкан немец Карл Мюфке бер фасад астында ул бер-берсенә якын урнашкан өч йортны берләштерә. Йорт сәүдәгәр Алексей Капитонович Ушковның кәләше – профессор кызы Зинаида Высоцкаяга зиннәтле туй бүләге була. Яшьләр әле никахлашмаган, әмма йортның фасадында инде «ЗУ», ягъни «Зинаида Ушкова» вензеле балкып тора. Кызның хәлен күз алдына китерегез: кияү йортның ишекләрен ачып җибәрә, эчкә узарга тәкъдим итә, ә анда... Һәр зал үзенчәлекле өслүбтә бизәлгән: шинуазри, ампир, готика, рококо, барокко. Витражлар Париждан китертелгән, баскычлар – тамарисктан, паркет – сакурадан, тәрәзә һәм ишекләрнең тоткычлары – бронзадан, алары Кытайда коелган, балкон рәшәткәләрен Санкт-Петербург тимерчеләре ясаган. Эркер манараны хәтерләтә. Әлбәттә, кыз гаҗәпләнүдән телсез кала һәм шунда ук ризалыгын бирә.
Әмма матур башланган әкият бик кыска гомерле булып чыга. Гашыйклар, әлеге сарайда бары тик ике ел гына яшәп кала, аннан аерылышалар. Алексей Капитоновичның башын – театр, ә төгәлрәге – балет, тагын да төгәлрәге, сылу балерина әйләндерә. Ул аның пуантыларына кадәр үбәргә әзер була! Альтернатива булган Зинаиданың башмаклары, якут ташлар белән бизәлгән сәхтиян күннән булса да, сәүдәгәрне инде кызыксындырмый. Ул яшь һәм бай. Мәскәүдә, Пречистенкада, Казандагы йортының төгәл күчермәсен салдыра һәм яңа яры белән шунда урнаша. Сүз уңаеннан, революциядән соң, ул йортта Сергей Есенин белән Айседора Дункан яши.
Бүген Зинаида Ушкова йортында Идел буендагы иң бай китаплар тупланмасына ия Татарстан Милли китапханәсе урнашкан. Биредә экскурсия алырга һәм 15 минут эчендә «туй бүләген» тулысынча карап чыгарга мөмкин.
Ә хәзер «сковородка» (сходкага ашыгучы яшь Ульянов һәйкәле әйләнәсендәге мәйданны шулай дип атыйлар) аша үтеп, Лобачевский исемендәге китапханә янын нан узып, кубизм стилендә ясалган баскыч буйлап Ленин бакчасына төшәбез.
Биредә борынгы фонтан (ул Бельгия су үткәрү компаниясе тарафыннан алга таба контракт алуга өметләнеп бүләк ителгән) янындагы эскәмиягә утырып, эсселектән качарга мөмкин. Элек бакчаның бу урынында Николай мәйданы була. Май чабу бәйрәменә, Пасха һәм Святкига мәйдан уртасында таганнар һәм карусельләр урнаштырыла, шунда ук Яшка Мамонов балаганының җете чатырлары балкып утыра. Биш тиенгә петрушка, шамакайлар, фокусчылар һәм пәһлеваннар катнашындагы «репертуар»ны карарга мөмкин була. Бирегә яшь Федя Шаляпин да кергәләп йөри.
«Матур кызның толымына асып гер күтәрүен һәм шамакайларның ахмаклануын исем китеп карап тордым», – дип искә ала торган була Шаляпин. «Хөрмәтле публика» арасында, онга батып, тыз‑быз килеп йөрүче Алексей Пешковны (Максим Горькийны) күрергә дә мөмкин була. Татар кафтаны һәм түбәтәен киеп алган Алексей каешына бер тиенлек һәм биш тиенлек кайнар күмәчләр һәм төрле тәм‑том тутырылган тартмасын эләктергән. Товарын сатып бетергәннән соң, яңалары артыннан булочнаяга йөгерә. Без дә шунда ашыгыйк....
«Ленин бакчасы» тукталышында төшәбез, химик Александар Бутлеров («ул утырып тора») һәйкәлен артта калдырабыз һәм, Галактионов урамы буйлап, тауга күтәреләбез.
3 НЧЕ ОБЪЕКТ. ПЕШКОВ ЭШЛИ ТОРГАН ИКМӘК ПЕШЕРҮ ЙОРТЫ
Алексей Пешков Деренков икмәк пешерү йортында пешерүче ярдәмчесе булып эшли. Ул бер төн эчендә 6 капчык он изәргә тиеш була. Тынчу һәм он тузанына баткан икмәк пешерү подвалы әле дә сакланып калган. Йоклап китмәс өчен, монда эшләүчеләр кычкырып җырлый торган булалар. Хәзер монда язучының музее ачылган, иптәше Фёдор Шаляпинга багышланган экспозиция дә урын алган биредә. Аларның хорга җырчылар җыючы Казан опера антрепренеры Орлов-Сокольский янына җырлап карарга килүләре факты билгеле. Алёша Пешковны алалар, ә менә Федя Шаляпинны – юк, ышанасызмы-юкмы, тавышы булмау сәбәпле!
1884 елда Түбән Новгородтан бердәнбер максат – Казан университетына укырга керергә дип килгән Пешков Старогоршечная урамында (хәзер Ульяновлар ур., 60 йорт) танышлары Евреиновлар йортына урнаша. Йорт сакланып калган, ул Ленин музееннан (маршрутыбызның ахыры) сул якта урнашкан. Гаилә бик фәкыйрь яши. Алексей, артык кашык булырга теләмичә, кунып чыкканнан соң, шәһәр буйлап йөрергә яраткан. Аннан соң ул ночлежкага күчә. Сәүдәгәр Лупп Спиридонович Марусов тауда берничә таш йорт төзи, анда һәр почмак: «уты булганы» (ягъни тәрәзәлесе) да, булмаганы да арендага бирелә. Халык арасында ул «Марусовкая» дип йөртелә.
Боларның барысын да соңрак Горький истәлекләрендә искә ала: «Бу ач студентлар, фахишәләр һәм кешелекләрен җуя барган күләгәләр белән тулган зур ярымҗимерек йорт иде». «Минем университетларым» повестен язу идеясе нәкъ менә «Марусовка»да туа да. Кунып чыгу урынындагылар язучының «На дне» пьесасында чагылыш табалар.
Казанда җавапсыз мәхәббәт хисләре кичергән Алексей үз‑үзенә кул салырга да омтылып карый. Базарда өч сумга бердәнбер ядрәле револьвер сатып ала. Казансуның кеше сирәк йөри торган ярына барып, йөрәгенә төбәп ата, әмма ядрә үпкәсенә генә эләгә. Аны очраклы рәвештә үтеп баручы каравылчы Мостафа коткара һәм земство хастаханәсенә илтә.
4НЧЕ ОБЪЕКТ. ЛЕОНТИЙ КЕКИННЫҢ ТАБЫШ ЙОРТЫ
Горький музей-йортыннан чыкканда, берничә минутка псевдоготик өслүбтә салынган «Урта гасырлар замогы» янында туктап алыйк. Ул 1905 елда архитектор Генрих Руш тарафыннан миллионер сәүдәгәр Леонтий Кекин заказы буенча төзелә. Бу Казан архитекторының соңгы эше була.
Кекин Чистайда бөлгенлеккә төшкән кәгазь фабрикасын сатып ала (хуҗасы барон Врангель үзе була!) һәм бер ел эчендә аның чәчәк атуына ирешә. Керемнән кергән акчалар Казанда «замок» төзелешенә салына.
Кекин йорты түбәсенә кадәр наймга бирелә. Подваллар һәм беренче катлар лавкалар һәм лабазлар өчен каралган була. Икенче катта статский чиновниклар һәм пенсионер генераллар арендалый торган рәтлерәк фатирлар урнашса, мансардада ваграк чиндагылар һәм прапорщиклар яшәгән.
Алга таба Горький урамы (Кекин йорты артта кала) буйлап өскә күтәреләбез һәм светофорга якынаябыз. Чатта София Вагнерның (хәзер анда 3нче гимназия урнашкан) сәнгать мәктәбе бинасы сакланып калган, анда үз вакытында модернист рәссам Давид Бурлюк укып чыккан.
Каршыбызда – соры сталинка, анда шагыйрь Муса Җәлил музей-фатиры эшли (Горький ур.,17, 28 нче фатир). Сугыш вакытында әлеге йортта Демьян Бедный тәхәллүсе белән билгеле шагыйрь Ефим Придворов яшәгән. Иртәнге аштан соң ул Лядской бакчасында һава сулап йөрергә яраткан, без дә шунда юл тотыйк. Эскәмиягә утырып, биредә ул үзенең «Как родная меня мать провожала» дигән атаклы шигырен язган, соңрак ул халык җырына әйләнгән.
5НЧЕ ОБЪЕКТ. ГЕНЕРАЛ БАКЧАСЫ
Революциягә кадәрге «Большая Лядская» урамы хәзеге вакытта Горький урамы дип атала, һәм атама бары тик «Лядской бакча» исемендә генә сакланып калган, ул исә үз чиратында үзенең беренче бакчачысы – генерал-майор Александр Петрович Лецкой исемен бозып әйтүдән килеп чыккан. Сүз уңаеннан, әлеге тыйнак кына йортта 1798 елда император Павел I туктала.
Нәкъ менә Лецкой Пугачёв бунты вакытында Казан Кремле коменданты була. Пугачёв ул вакытта, билгеле булганча, шәһәрне ала, шулай да Кремльгә аның теше үтми, гәрчә туплар туры төзәп кирмәннең капкаларына һәм диварларына атса да.
Генерал, гөлҗимеш, алмагач һәм наратлар утыртып, шәһәр читендәге җирләрне матурлый. Биредә аллеяләр һәм эскәмияләр пәйда була, фонтан ата башлый. Бүген сез моның төгәл күчермәсен күрә аласыз.
Казанда якташыбыз шагыйрьГавриил Державин һәйкәле дә торгызылган. Тик элек ул башка урында торган. Анысын пролетарийлар, авыр чүкечләр белән ваткалап, кисәкләрен трампарк тимерчелегенә озатканнар да тормоз кысалары итеп эретеп койганнар. Борынгы Рим киеме – тогага уралган шагыйрь уйчан карашын еракка төбәгән. Кулында – балавыз тактага язу өчен кулланыла торган таякчык.
6НЧЫ ОБЪЕКТ. БУЛАЧАК ЮЛБАШЧЫ ЯШӘГӘН ЙОРТ
Беренче Тауда урнашкан Орловлар йортында 1888 елның көзеннән күп балалы Ульяновлар яши башлый. Бу вакытка булачак юлбашчы Владимир Ильичның, бабасы Александр Бланкның Казан губернасы Кокушкино авылындагы имениесендә китап укып, Үшнә елгасы ярында кармак салып, тыныч кына үткәргән сөргенлек чоры тәмамлана.
Орловлар йортының элегрәк үз бакчасы булмый, ул фасадлары белән урамга чыккан сәүдәгәр йортлары арасында качып утыра. Нәкъ Владимир Ульянов яшәгән һәм эшләгән бүлмә тәрәзәләре караган чокырда солдатлар һәм матрослар өчен арзанлы фәхешханәләр урнашкан була. Исерекләр авазы, сүгенү сүзләре һәм төне буена сузылган күңел ачулар Казан университетының элеккеге студентына Маркс һәм Энгельсның тыелган хезмәтләрен укырга комачаулый.
Тәрәзә пәрдәләре артында гади халыкның пычрак һәм оялырга мәҗбүр итә торган тормышы гөрли, ә язу өстәле артында Россиянең өстен аска китерергә, гаделлек һәм тигезлек тантана итә торган җәмгыять төзергә хыялланучы яшь Ульянов утыра.
Совет чорында бирегә туристлар төркеменең эзе суынып тормаган, ә хәзер исә кеше бик сирәк керә. Аның каравы, кытайлар Казанга бары тик бер максат – дөнья пролетариаты юлбашчысын хәтерләгән стеналарга кагылу өчен генә булса да киләләр. Әлеге йорт үзендә яшәгән атаклы кешесе белән генә түгел, бәлки, иң беренче чиратта, сакланып калган интерьеры белән дә кызыклы. Коридорлар буйлап йөреп, бүлмәләргә кереп, бик җиңел генә йөз ел элек булган заманнарга кайтырга, үзеңне гөрләп утырган самоварлы өстәл артында хис итәргә, самоварда, көзгедәге сыман чагылган, зур һәм бәхетле гаиләне күз алдына китерергә буладыр.
Добавить комментарий