Татарстан фотоларда
«Парижны күрергә һәм үләргә» дигән атаклы гыйбарәне хәтерлисездер. Юк, юк, Татарстанга килгәч, һич тә үләргә ярамый, ә менә мондагы матурлыкка сокланудан адым саен диярлек телсез тору – анысына рөхсәт.
10 июля 2017
ТАТАРСТАН ТҮБӘЛӘРЕ
Слава Степанов (блогер Gelio):
– Биеклекне һәрчак үз иттем: эш экстримда түгел, ә җан халәтендәдер, мөгаен. Шәһәрне бар колачында биеклеккә күтәрелеп кенә тоярга мөмкин, җирдә чакта һәммәбез дә – аның нибары кечкенә бер өлеше генә. Әле мәктәптә укыганда ук хыялымда кош биеклегенә күтәрелеп, әкияти шәһәрләр торгыза идем. Шуңа, мөмкинлек чыгуга, туган шәһәрем Новосибирскиның иң биек – 21 катлы йорты түбәсенә менүем гайре табигый хәл түгел. Озак вакытлар дәвамында югарыдан шәһәр күренешләрен күзәтеп, аларга сокланып кына утырдым, ә аннан кулыма «мыльница» килеп керде. Күп тапкырлар сокланган күренешләрне фотога төшереп, Интернетка урнаштырдым. Халыкка нык тәэсир итте ул фотолар. Бик күп яздылар. Шуннан соң 10 ел вакыт узды инде, ул арада хобби дигәнем чын мәгънәсендә һөнәргә әверелде. Новосибирск чоры тәмамланды: аның йөзләгән түбәсен йөреп-төшереп чыкканнан соң, дусларым белән башка шәһәрләргә юл тоттык.
Беләсезме, югарыдан төшерелгән сурәтләр теләсә нинди шәһәргә дә туры килми, әмма Казан – үзе бер тарих. Биредәге архитектура өлкәсендәге амбицияләр гаҗәеп фотолар ясарга мөмкинлек бирә! Төшерергә керешкәнче, мин дистанцион рәвештә карталарны өйрәндем, ракурслар сайладым. Аннары шактый ялыктыргыч эш башланды – боларның барысын да үзара яраштыру. Һич кенә дә зарлана алмыйм: Казанның кайсы гына бинасын алма, һәммәсенә менеп төшерә алдым, хосусый милек ияләренең берсе дә каршылык тудырмады.
Казанны беренче тапкыр Универсиада алдыннан төшердем. Бер күрүдә гашыйк булдым һәм монда тагын берничә кат әйләнеп кайттым. Шулай берсендә ТР Хөкүмәте өчен проект эшләдек. Бу чын мәгънәсендә карт‑бланш иде! Вертолеттан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм һава шартлары нинди булуга карамастан төшерү мөмкинлеген тәэмин иттеләр миңа. Ул чакта Казан күз алдыма перәннек кебек шәһәр булып килеп басты: җыйнак, төзек, менә дигән җәяүле маршрутлары бар, үзеннән тарих бөркелеп тора. Әмма мин әле ул чакта аның күз ачып йомган арада үзгәреш кичереп торуын абайлап өлгермәдем, соңрак кына тойдым моны. Шуңа да бу шәһәр белән «эшләү» тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак булып әверелде. КФУның Физика институты бинасына менгән мизгелне һич онытасым юк. Җылы гыйнвар киче, колакны яра торган тынлык һәм... күз явын алырдай шәфәкъ. Шәһәр минем алдымда бар матурлыгында җәйрәп ята – сокланудан тыным кысылды хәтта. Камераны бер читкә алып куйдым да, берара күз дә алмый сокланып карап кына тордым.
ТАТАРСТАН СПОРТЫ
Михаил Бормин:
– Спорт, бигрәк тә ул профессиональ дәрәҗәдә булса, «без иң яхшысы» дигән хокукка ия булыр өчен бөтен көчне түгәргә кирәклегенә инандыра. Ул фальшны өнәми һәм кире кага. Тагын кайсы һөнәрдә кешеләр уңышка шулкадәрле көч һәм күз яшьләре аша ирешә микән? Минем иң зур теләгем – үзем төшерә торган каһарманнарга лаеклы булырдай сурәтләр тудыру. Аларны күргәч, кешеләрнең спортны үз күзләре белән күрергә теләге туып кына калмыйча, спорт дөньясына кереп китәргә дә омтылышлары уянса, менә бу җиңү булачак. Шуны максат итеп, өч ел элек Казанга килдем мин. Һич шаярмыйм, Казан – минем өчен Россиянең иң шәп спорт шәһәре ул! Спортчы булмасам да, фотограф буларак, үз өлкәмдә иң шәп белгеч буларак танылып, үз Олимпыма үрмәләү мөмкинлеге бар. Бу эштә ярдәм иткәннәре өчен юлымда очраган һәркемгә рәхмәтлемен: спортчыларга – түккән көчләре һәм тирләре; коллегаларга – тәҗрибә уртаклашулары; басмаларга – фотоларымны урнаштырырга мәйдан биргәннәре өчен. Фото тамашачыдан башка яши алмый бит ул!
ТАТАРСТАН БАЛАЛАРЫ
Иван Заманухин:
– Олы улым Ярослав тугач, мин аны кулга алган беренче кеше булдым. Ул чакта безнең өчен бар да яңа иде – әти‑әни булырга өйрәнеп кенә килгән чаклар. Ә менә Мирослава тугач, инде ул кадәр курыкмадым, ул халәтнең чиксез ярату һәм наз белән тулы рәхәтлеген үземә туйганчы сеңдердем. Бәләкәчебез туганнан соң, беренче көннәрнең тиңсез мизгелләрен истә калдырырга, «тарих» өчен төшереп калырга ашыктым. Аның дөньяга беренче тапкыр гаҗәпләнеп караулары, нәп‑нәни бармаклары, тәпиләре, борыны... Нәкъ менә шул чакта мин фотографиянең бу төре белән Казанда чынлап торып берәүнең дә шөгыльләнмәвен абайлап алдым һәм гаҗәпкә калдым. Бу эшкә җитди рәвештә тотындым. Катлаулы хезмәт булып чыкты. Яңа туган сабыйларны фотога төшерер өчен махсус әзерлек кирәк икән. Нәни җан иясен ничек итеп теге яки бу рәвештә яткырырга, елый башласа, ничек тынычландырырга? Бу өлкәдә белем тупларга керештем. Сабыйларны фотога төшерү белән шөгыльләнүче Канада, Россия, Украина фотографларының мастер-классларын үзләштердем – бу бәһасе юк тәҗрибә булды...
Бүген сабыйларны фотога төшерү минем карьерамның бер өлеше генә түгел, йөрәгемне яулап алган шөгыль дә. Бәләкәч модельләрнең хис-тойгылары, үз‑үзен тотышлары шулкадәр риясыз һәм самими ки, алар янында үзең дә уңай энергетикага көйләнәсең, күңелеңә яктылык һәм дәрт тула.
ТАТАРСТАН «СТАРОСТАЛАРЫ»
Саша Гром:
– Казан миңа һәр тыкрыгы, борылышы саен матурлык һәм үзенә бер атмосфера бөркеп торган, әле ачылып өлгермәгән планетаны хәтерләтә. Иске ишегалларында хөкем сөргән җимереклек, ташландык рух ошый миңа. Менә, күпне күргән бер болдыр, ул ишелеп төшәм, дип тора. Йә булмаса, кемдер урамга чыгарып куйган, һәм онытып калдырган урындык – утыра тик моңаеп. Аңа шулай килешә дә – әйтерсең, гомер бакый биредә торган ул. Шушы сәерлекләр белән тулы мохиттә, ничек кенә пародоксаль булмасын, чын тормыш сулышы сизелә – пафоссыз, ялгансыз, ул ничек бар, шулай.
Менә инде елдан артык мин даими рәвештә «фотоау»га чыгам. Игътибарлылыкны сынау буенча бер уен, дисәк тә була моны. Заманча матур мегаполисыбызның иске ишегалларында яшеренеп яткан кызыклы тарихларны һәр чыккан саен күбрәк «алып кайтасы» килә. Ул тарихлар белән бүлешергә дә яратам. Хештыгым: #шлашлаиувидела.
ТАТАРСТАННЫҢ КӨНДӘЛЕК ТОРМЫШЫ
Солтан Исхаков:
– Тормышны бар чагылышында төшерергә яратам – портретмы ул, пейзажмы, натюрмортмы... Ә жанрлы фотография төре миңа һәрвакыт иң кызыклысы булды. Яхшы кадр төшерә алсаң, күңелгә рәхәт була – менә бит, мин аны «эләктереп» алдым! Тарихта бит заманыбызның, тормышның тере сурәтләре калачак, аның ритмын, сулышын, кәефен кешеләргә җиткерә алырдай кадрлар. Бүген алар безгә гадәти, көндәлек тормыш чагылышы гына булып күренсә дә, кыйммәтләре зур.
Көндәлек тормышны сурәткә төшергәндә, теләсә нинди вакыйгага реакция белдерергә әзер булырга тиешсең. Сине тәэсирләндерә алырдай нәрсәне дә булса «күрергә», «тотып алырга». Гади күренеш: кешеләр узып бара. Ис китәрдәй берни юк. Кинәт син бу хәрәкәттә үзенә күрә бер кабатланмас ритм барлыгын тоеп аласың, бу очракта кадр сюжеты буенча әллә ни үзенчәлекле булмаса да, төзелеше, рәвеше буенча әйбәт килеп чыгачак – димәк, төшерергә кирәк.
Иң яраткан портретларымның берсен ничек төшергәнне яхшы хәтерлим – канәфер тоткан ветеран сурәте иде ул. Кемдер бу ир‑атка чәчәк бүләк итеп китте, шул мизгелдә аның йөзенә бөтен хис-тәэсирләре бәреп чыкты, күзләреннән яшь тамып төште. Мин очраклы рәвештә янәшәсендә туры килдем һәм бу халәтне камерага «эләктереп» өлгердем. Бары бер мизгел! Аннан – чираттагы кадр. Әмма теге халәт инде башка кабатланмаячак...
ТАТАРСТАН ТУЙЛАРЫ
Ната Смирнова:
– Ун ел элек мин эшләгән газета редакциясендәге коллегабыз кияүгә чыкты. Фотографка яшьләрнең бюджетында акча җитеп бетми иде, шул чакта мин аларның туен төшерергә ризалаштым. Бик тә символик бәягә – миңа «Друзья» сериалының бөтен сезоннары да кергән дисклар коллекциясен вәгъдә иттеләр. Беренче зур тәҗрибәм булды ул.
Миңа төшерү процессы гаҗәеп дәрәҗәдә ошый. Туй көнендә, гадәттә, барысы да шат күңелле була. Чып‑чын бәхет һәм һәр мизгелне балаларча бер ихласлык белән кичерү – менә шул аеруча кыйммәт туйларда. «Икәү өчен» генә каралган туйлар – үзе бер могҗиза. Биредә бернинди ыгы‑зыгы юк, ярдәм итәргә, киңәш бирергә әзер торган туган-тумача да бозмый кадрны, «кызып өлгергән» дуслар да комачауламый. Монда бер-берсен яраткан ике кеше кадерле урыннарын иңләп йөри, кадрлар да гадәти, «тапталган» булудан туктый. Яшь парларның тышка бәреп чыккан эмоцияләре һәм детальләр – менә нәрсә иң әһәмиятлесе. Шундый мизгелләр була: яшьләр, үзләренә төбәлгән объектив барлыгын онытып, бер‑берсе белән мавыгып китәләр һәм шулкадәр ихлас, табигый сурәтләр килеп чыга. Мин шундый кадрларга балаларча сөенәм. Ә бит еллар узгач, гаилә тормышының барлык халәтләрен кичергәннән соң, аларның әнә шушы – бер-берсенә кадерле булган, бәхетле чакларына кайтасы киләчәк. Киләчәк, һичшиксез.
Добавить комментарий