2020 елгы китаплар, яки бүләккә нәрсә кулай
Китап киштәсе. 2020 елгы китапларга күзәтү
18 июня 2020
2020 елда дөнья күргән яңа басмалар арасында күпчелекне шигырь җыентыклары, алар арасында да сайланма җыентыклар тәшкил итә. Бу санда шуларның берничәсенә күзәтү ясарга булдык.
ФӘНИС ЯРУЛЛИН
«АК БОЛЫТЛАР БУЛЫП АГЫЛА КҮКТӘН»
Нәшрият мөхәррирләре һәм китап кибетләрендәге сатучылар әйтүенчә, шулай ук мониторинг нәтиҗәләре буенча, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин китаплары укучылар тарафыннан һәрчак көтеп алына һәм яратып кабул ителә. Шигырь җыентыклары – бигрәк тә. Бу шагыйрьнең әсәрләре, алардан канатлы сүзләр, цитаталар да – социаль челтәрләрдәге аккаунтларда иң еш искә алына торганнардан.
2020 елда дөнья күргән тупланманың төзүчесе – язучының хәләл җефете Нурсөя Яруллина. Әлеге китапта Фәнис Яруллинның 1982–1997 нче елларда иҗат ителгән шигырьләре тупланган. Җыентык хронологик тәртиптә төзелгән һәм, иҗади процессны эзлеклелегендә күрсәтеп, әдипнең еллар дәвамында ниләр уйлаганын, нәрсә сулап яшәгәнен чагылдыра.
Фәнис Яруллин иҗаты һәм шәхесе бербөтен булып үрелеп, кушылып китә бу җыентыкны укыганда. Фаҗигале шәхси язмышын иҗади бәхетле язмышка әверелдерү сәләтенә ия булган әлеге әдипне без көчле рухлы, һәрчак үз кыйбласына тугры калган зат буларак күрәбез, аның эчке давылларын, зилзиләләрен үзебез аша үткәреп, шагыйрьнең яңадан аяз күк астына чыгуына сөенәбез. Шул рәвешле, катарсис кичерәбез. Укучы аның иҗатындагы әнә шул яктыга, яшәүгә омтылган көчне, энергияне тоя һәм иҗатыннан үзенә дә яшәү көче ала, дип уйлыйм.
Моннан тыш, иҗатчы буларак, ул күп темаларны һәм проблемаларны колачлый, киң спектрдагы сорауларга җавап эзли. Әнә шул тынгысызлыгы – икенче сокландыргыч сыйфаты. Аның хакында «Шәһри Казан» газетасында басылып чыккан Айназ Нуретдинова исемле бер укучының мәкаләсендә түбәндәге юллар бар: «Күңелдә бер сорау туа: гомерлеккә урын‑җиргә бәйләнгән кеше ничек бездән мең тапкыр күбрәк күргән икән? Ничек дөньяның барлык нечкәлекләрен дә тоя, аңлый белгән? Ул бит әле аңлап кына да калмый, кешеләрнең җаннарына, йөрәкләренә үтеп кереп, тетрәндерерлек итеп яза да белә. Фәнис абый һәр әсәренә күңел җылысын, җан ачысын, йөрәк ялкынын биреп яза. Шуңа күрә аның әсәрләрен укыган бер кеше дә тыныч кала алмый...»
Шулай язгандыр, күрәсең –
Яшим ике дөньяда.
Әйтерсең, бер үк вакытта
Коенам ике елгада. [...]
Ике дөньям – ике елгам
Беткән бергә чорналып:
Берсе шигърият дөньясы,
Икенчесе – чынбарлык.
Фәнис Яруллин шигырьләрен тоташ бер дулкында укыганда, аның хисләр һәм уйлар регистрын бар колачында кабул итәргә була. Бу җыентыкның уңай ягы һәм өстенлеге шундадыр, дип уйлыйм – бөтенлегендә. Тыйнак, җыйнак, һәм, бер үк вакытта, шагыйрьнең җитлеккән тормыш фәлсәфәсен чагылдырган саллы да тәэсир калдыра ул. Филолог буларак, мин, билгеле инде, аны Фәнис Яруллинның башка басылып чыккан җыентыклары, аның иҗаты турындагы тәнкыйди фикерләр һәм каләмдәшләренең шәрехләре контекстында кабул итәм. Шулай ук – көндәлекләре. Әмма бу җыентык гади укучы өчен дип аңлыйм, димәк, бу очракта – гадилектә галилек.
Тагын бер игътибарны җәлеп иткән фактор. Бүгенге заман укучысына, китапны кулга алгач та, бизәлеш әһәмиятле. Нәрсәгә төреп бирәләр бүгенге контентны – бу турыда бар яктан да кычкырып торалар, виртуаль платформалар, иң беренче эш итеп, «упаковка» төшенчәсен куллана. Бу җәһәттән, китапларга булган мөнәсәбәт тә аның тышкы кыяфәтеннән формалаша башлый, безнең башкалардан аерылып тора торган матур әйберне кулда тотасыбыз килә.
Бу җыентык үз сериясендә чыга торган башкалары кебек үк бизәлгән, димәк ки гадәти, дип кабул иттем, сатып алучы буларак. Эстетик яктан мин аны башкачарак – яңачарак күрергә теләр идем. Гомумән, мондый төр җыентыкларга яңа сулыш өрергә кирәк, дигән теләк бар...
Озын сүзнең кыскасы, «Ак болытлар булып агыла күктән» басмасы ул – киштәдән алып, күңелнең төрле халәтләрендә укый торган китап. Ә инде филологлар өчен – Фәнис Яруллинның шигъриятенә сылтама кирәк булып, тиз генә арада эзләп табар өчен кул астындагы уңайлы, кулай сайланма җыентык та...
ГАМИЛ АФЗАЛ
«АЙЛЫ КИЧЛӘР»
ГАМИЛЬ АФЗАЛ
«ЛУННЫЕ ВЕЧЕРА»
«Классик татар шигърияте» сериясендә басылып килә торган бу төр җыентыклар шәхсән минем үземнең күңелемә бик тә хуш килә. Бизәлеше, төзелеше ягыннан да күркәм, заманча, шул ук вакытта алар, гадәттә, кереш сүз белән чыгарыла. Әлеге кереш сүз укучыга әдипнең гомер һәм иҗат юлын бер кисемтәдә күрергә мөкинлек бирә – тупланманы кабул итәргә әзерли. Ә инде соңыннан гына актарып чыгарга ният итүчеләрне өстәмә мәгълүмат, юнәлеш белән тәэмин итә. Гамил Афзал җыентыгының керешендә әдип үз иҗат юлының кыскача сурәтен тәкъдим итә – аңа гына хас иронияле-ачы һәм лирик‑җанлы тел белән...
Проектның җитәкчесе һәм Гамил Афзалның ошбу җыентыгын төзүче – Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех. Рус телендәге басманы төзүчеләрнең тагын берсе – Әлфия Шәйдуллина. Татар теленнән шигырьләрне тәрҗемә итүче – Рауза Хуҗахмәтова.
Ике телдәге җыентык та – бер-берсенә көзгедәге сыман чагылышы. Татар шигъриятенең рус теленә тәрҗемәдә шулай тулыканлы тәкъдим ителеше – ул зур һәм четерекле хезмәт, моңа, әлбәттә, «афәрин» дияргә кирәк.
Җыентыкның буеннан-буена без Гамил Афзал поэзиясенең төрле кырлары белән танышабыз: аны лирик-фәлсәфи шагыйрь буларак та, иҗтимагый-трибун, юмор-сарказм тарафдары буларак та ачабыз. Болар бер-берсенә каршы килми, ә бик тә табигый рәвештә кушылып, үрелеп китә, иҗади бөтенлекне тәшкил итә.
Бу төр җыентыкның төп вазыйфасы – шагыйрь иҗатын мөмкин кадәр тулыканлы итеп күрсәтү, ачып салу, дип фаразлыйм. Бу җәһәттән ул, чыннан да, ихтирам уята, безнең алга әдипнең дөньясын шактый киң итеп, иркен итеп, колачында китереп бастыра.
Көн үтә, яктыра-кичегә,
Чәчәктәй гомерләр кечкенә.
Таралсын хәвефле болытлар,
Якты көн карасын кешегә.
Менә ул ап-ак-ак биләүдә,
Менә ул таякта – терәүдә...
Ике кат яшәмәс берәү дә,
Чәчәкләр бирегез кешегә.
Җыентыкларга тупланган әсәрләр арасында бик тә таныш шигырьләр белән беррәттән, үтә дә ягымлы, моңарчы күз уңыннан төшебрәк кала килгән шигырьләр дә очрый – алары китап сөючеләр өчен үзе бер бүләк. Мин андыйларын аеруча җылылык тойгысы белән, игътибарымны кат‑кат юнәлтеп, барлап укыдым. Көтелгән иҗатның көтелмәгән якларын ачу ләззәте – үзгә бер ләззәт чөнки.
Җыентык Гамил Афзалга 100 ел тулу уңае белән дөнья күргән.
ЛЕНА ШАГЫЙРЬҖАН
«НИ ДАУЛЫЙСЫҢ, ЙӨРӘК?»
Минем өчен Лена Шагыйрьҗанның җыентыклары арасында иң күркәме булып «Шагыйрьнең иман кодексы» дигән үз кереш сүзе белән бастырып чыгарган җыентыгы тора. Ул басмада шагыйрь иҗатын, китапларына таянып, сарайларга бүлеп чыккан иде: «Язгы сарай», «Җәйге сарай», «Көзге сарай», «Кышкы сарай».
Татарстан китап нәшриятында 2020 елда басылып чыккан җыентыкның төзүчесе – Илһам Ногманов. Китапны төзү принцибы башлыча шул ук булып калган: шагыйрьнең китаплары эзлеклелеге буенча бару һәм иң күркәм иҗат үрнәкләренә басым ясарга омтылу.
Аңлавымча, бу җыентык, шигырьләре һәм эрерәк тезмә әсәрләре урын алган китап буларак, Лена Шагыйрьҗан иҗатын яктырткан беренче том. Алга таба чәчмә жанрларга да урын биреләчәк. Болай иткән очракта, үзенә күрә әдип иҗатын җыеп, бергә төйнәп кую булачак – Лена апаның иҗаты моңа, әлбәттә, лаек. Укучы өчен ул зур бүләк булыр иде, дип уйлыйм.
Шәхсән үзем тагын китапларда шәрехләр, интертекстуаль кыр урын алуын да теләр идем. Нигездә, академик басмаларга, сайланма җыентыкларга хас мондый якын килү бүгенге көн укучысына иҗатчыны әйләндереп алган әдәби мохит турында күбрәк мәгълүмат бирер, кызыксындыра алыр иде шикелле. Мөгаллимнәр, студентлар өчен дә кирәк дип беләм мондый мәгълүматны.
Мин шигырьдә калам!
Шигырь – минем
балам.
Шигырь – минем дәвам ул.
Бу тормышның аягыңнан егар
агуына каршы дәва ул...
Шигырь илен ташлап китә күпләр:
Берсе – бу ил тар, ди, кысан, ди...
Берсе арган,
берсе парсыз калган.
Ялгызлыкка күпләр чыдамый...
Шигырь – Аллаң бит ул җаныңдагы!
Ятим калсаң, хәтта –
анаң да...
Мин шигырьдә калам –
Аллам да ул,
үзем дә ул,
газиз балам да!
ЯКУТ ШИГЪРИЯТЕ АНТОЛОГИЯСЕ
«Төрки әдәбият» сериясендә дөнья күргән бишенче китапта классик һәм хәзерге заман якут, ягъни саха шагыйрьләренең шигырьләре татар телендә тәрҗемәдә тәкъдим ителгән. Бу серия Татарстан китап нәшриятының соңгы еллардагы уңышлы проектларының берсе, дияр идем. Беренчедән, танып-белү: без кайчандыр совет иле буйлап таралып яшәп яткан шагыйрьләрне рус теленә тәрҗемәләрдә азмы‑күпме укып, күзаллап үскән булсак, бүгенге интернет-киңлекләр ачык бер заманда кайда кемнең барлыгын белмибез, ваемламыйбыз. Икенчедән, тәҗрибә: кем генә ничек кенә димәсен, тәрҗемә шагыйрь өчен үзе бер олы мәктәп ул, аның аша без дә үзебезне баетабыз, әдәбиятлар арасында да багланышлар барлыкка килә. Өченчедән, караш киңлеге: без үзебезнең басу-кырларыбызны киңәйтәбез, ызаннардан атлап чыгып, башка дөнья барлыгын күрәбез. Олы бер Контекстта яшәвебезне тоемлыйбыз.
Әлеге җыентыкны әзерләгән тәрҗемәләр арасында миңа да катнашу бәхете тәтеде. Һәм мин үземнең өлешемә тигән авторларның иҗатын бик тә якын иттем, шактый күп әдәбият актардым, анда яшәүче халыкның риваятьләрен, җирлеген, тормыш-көнкүрешен өйрәндем. Бер генә үкенеч калды: кызганыч, турыдан-туры подстрочник яисә якут шагыйрьләренең үз шәрехләре белән эшләп булмады, ул очракта без авторларның иҗатына тагын да якыная алган булыр идек, минемчә. Оригиналга якын булыр өчен, тәрҗемәчегә тел, образларга үтеп кереп, үзен эретергә, ызан-кысаларыннан атлап чыгып, җиде кат тирен түгәргә туры килә бит...
Якут шигъриятенең классик үрнәкләреннән бүгенге заманга кадәр нинди юл узуын күзаллау гаять кызыклы. Ул чагыштырмача яшь әдәбият булып исәпләнә. Әлбәттә, ничек кенә яңа булмасын, тамырлары, рухи аһәңе белән ул барыбер дә борынгы эпоска барып тоташа, алай гына да түгел, ул эпик катламны, заманчалаштырып, яңарта, шуның аша үзенең Үткәне белән Бүгенгесен бөр төенгә төйни. Бигрәк тә урта буын белән бүгенге заманның яшьрәк иҗатчылары арасында сизелә борынгылыкны модернлаштыруга сусау күренеше. Хәер, милли әдәбиятларда мин моны барыбызга да хас күренеш, глобализация шартларында үзебезне сакларга омтылуның бер билгесе, дияр идем.
«Чуум-пу!» –
ике болан сөзешкәндәй,
галәм белән галәм бәрелешкән,
һәм чәчрәгән меңәр йолдыз-очкын! –
мәңгелекнең кайтавазы булып вәхи төшкән:
«Чуум-пу!»
Шулай иң бөек сер туган –
тынычлык.
Шулвакытта
Яратучы (чындыр бу):
«Яхшы-ы, – дип җиңел көрсенгән, –
Чуум-пу...»
(Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемәсе)
Серле дә, кабатланмас та төрки кардәшләр иҗатын татар теленә тәрҗемә итүдә бер төркем шагыйрьләр катнашкан: Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Ленар Шәех, Фирүзә Җамалетдинова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Илһам Ногман, Гөлүсә Батталова, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев.
Китапның төзүчесе – Гавриил Андросов. Идея авторлары – Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла һәм Якутиянең халык шагыйре Наталья Харлампова.
Форматы буенча бәләкәй генә бу җыентык бүләк‑китап рәвешендә әзерләнгән.
Фотолар: ТКИ сайтыннан, goodfon.ru сайтыннан
Добавить комментарий